“NASIHATNAME LI-EHLE ZAMANA” (THE WRITTEN LEGACY OF MAKHRUI MUZAFFARIYA)
- Autores: Zinnatullina A.A.1
-
Afiliações:
- Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
- Edição: Volume 8, Nº 3 (2023)
- Páginas: 422-431
- Seção: Microhistory and Culture of everyday
- ##submission.datePublished##: 04.12.2023
- URL: https://ogarev-online.ru/2619-1636/article/view/358413
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2023-8-3.422-431
- EDN: https://elibrary.ru/KOJYAZ
- ID: 358413
Citar
Texto integral
Resumo
The article is provided to commemorate the 150th anniversary of the outstanding educator, teacher, and poetess Makhrui Gadbelvalievna Muzaffariya (1873–1945). The paper highlights the life and work of the teacher and gives a brief overview of her written heritage. The academic novelty of the study lies in the fact that the article analyzes in the most detail the book by M. Muzaffariya "Nasihatname li-ehli zamana", i.e. "Instructions to Contemporaries", which has not been an object of research until now. The manuscript of the book was prepared on April 21, 1900; it was censored on November 27 of the same year and was published in the printing house of Kazan Imperial University in 1901. The book is not large, it consists of 14 pages. The work was written in the form of instructions and recommendations. It includes three small chapters, which discuss mainly the issues concerning a woman’s life. In the first chapter, the author focuses on the problems of education and upbringing; the second chapter contains recommendations to mothers-in-law and daughters-in-law; and in the third chapter, the duties of husbands and wives are addressed. The book is also notable for the fact that it helps to identify or clarify the pages of M. Muzaffariya’s life, to find out the author's personal view of past events and to present the atmosphere of that time, since the content of the book is supplemented with examples from the educator’s life.
Palavras-chave
Texto integral
ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә киң яңгыраш тапкан «Мәшһүр хатыннар» шигырен ишетмәгән, аның йогынтысына бирелеп, үзендә белемгә, иреккә омтылыш сизмәгән татар хатын-кызы аз булгандыр, мөгаен. Әлеге шигырьнең авторы – мөгаллимә, шагыйрә, күренекле мәгърифәтче Маһруй Габделвәли кызы Мозаффария.
Маһруй Мозаффария 1873 елны Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Тәтеш районы) Олы Торма авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе, Габделвәли Габделсаттар улы, үз авылларында 50 елдан артык имам-хатыйб һәм мөдәррис булып торган кеше. Әнисе дә татар мәгарифе өлкәсендә билгеле урын тоткан шәхесләр нәселеннән – Зөя өязе Кече Кайбыч авылы мулласы Төхфәтулла хәзрәт кызы, Җаек шәһәрендәге атаклы «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе, Г.Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәтнең сеңлесе.
Маһруй ханым күп кенә мулла кызлары кебек, башлангыч белемне әтисеннән алып, алга таба үзлегеннән белемен арттыра. Гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, китаплар укырга ярата, бигрәк тә матур әдәбиятка өстенлек бирә. Бик яшьли гыйлемгә омтылган Маһруй 15–16 яшендә үк кыз балаларга үз өендә сабак бирә башлый. Ләкин бу яраткан эше белән авылларында озак шөгыльләнергә туры килми, 18 яше тулыр-тулмас аны Казанның Печән базары мәчете имам-хатыйбы Хуҗаәхмәд муллага1 икенче хатынлыкка кияүгә бирәләр. Казанга килгәч тә ул үз өендә кызлар өчен җәдит мәктәбе ача, дәресләр бирә, ә соңрак Хәдичә Әхмәрова2 тырышлыгы белән рәсми рәвештә ачылган рус-татар кызлар мәктәбендә дин дәресләре дә алып бара башлый. Бу мәктәптә ул ачылган көннән алып 1918 елга кадәр эшли. М.Мозаффария революция елларыннан соң да мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген туктатмый. Әүвәл туган ягы Тәтеш өязе авылларында агитатор булып йөри, Тәтеш өязендә укытучылар хәзерләү өчен ике айлык курслар ачылгач, аның җитәкчесе итеп билгеләнә, соңрак Казанга кайта, 5 нче шәһәр мәктәбендә укытучы булып эшли, мәктәпкәчә балалар оешмалары инспекторы вазыйфаларын башкара.
Бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ханымның үз балалары да тиешле тәрбия һәм белем алып, күренекле шәхесләр булып җитешәләр: кызы Мәхмүдә Хуҗаәхмәд кызы Мозаффария (1893–1969) – мөгаллимә һәм шагыйрә, улы Мансур Әхмәт улы Мозаффаров (1902–1966) – татар профессиональ музыкасына нигез салучы, махсус югары белемле беренче татар композиторы.
М.Мозаффариянең тормыш юлы һәм эшчәнлеге татарларда хатын-кыз мәсьәләсен тирәнтен өйрәнгән галимә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова хезмәтләрендә шактый киң яктыртылган. Хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклаган, гаиләдә һәм мәктәптә гигиена кагыйдәләрен куллану һәм бала тәрбиясе мәсьәләләрен күтәргән, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай кебек күренекле шәхесләргә багышлап язылган күп кенә мәкаләләре шактый җентекле өйрәнелеп, аларга тиешле бәя бирелгән (Гайнуллин, 1988: 65–66; Мәхмүтова, 2012: 343–361; Милләт аналары, 2012: 163–193).
Маһруй ханымны Беренче Россия революциясе елларында һәм аннан соңгы чорда әдәбият мәйданына чыккан татар хатын-кызлары рәтенә кертәләр. Беренче татар газета-журналлары барлыкка килгәч тә, матбугат битләрендә хатын-кыз авторларның төрле эчтәлектәге хезмәтләре күпләп дөнья күрә башлый. Бу чорда М.Мозаффариянең дә «Казан мөхбире», «Баянелхак», «Сибирия», «Мәктәп» кебек газета-журналларда шигырь һәм хикәяләре басылып тора. Мисал өчен, «Сөембикә» журналында гына шул заманның төрле актуаль темаларын яктырткан унга якын мәкаләсе урын ала. Ләкин мөгаллимә ханым язучылык эшенә инде ике гасыр чигендә үк керешеп киткән дисәк, һич тә ялгыш булмас.
Маһруй ханымны искә алган хезмәтләрдә мөгаллимә авторлыгында язылган берничә китап исеме аталып үтелә. Ләкин, ни сәбәпледер, әлегә кадәр бу хезмәтләр фәнни әйләнешкә кермәгән. Алай гына да түгел, алар турында «шундый исемле китап дөнья күргән», – дигән бер-ике сүздән гайре башка мәгълүмат бөтенләй юк (Гайнуллин, 1988: 66; Милләт аналары, 2012: 169; Абдулхакова, 1998: 105). Мәсәлән, М.Гайнуллин тарафыннан XIX гасыр ахырында һәм ХХ гасыр башында әдәбият мәйданына чыккан татар хатын-кыз язучыларына багышлап төзелгән «Өмет йолдызлары» җыентыгында: «Маһруй Мозаффариянең хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган «Яднамә» исемле китабы 1901 елда Казанда басыла», – диелә (Өмет йолдызлары 1988: 66). Мөгаен, әлеге җыентыкка нигезләнеп, «Татар энциклопедиясе» дә шундый ук мәгълүмат бирә (Татар энциклопедиясе, 2008: 250). А.Мәхмүтова хезмәтләрендә исә: «аның хатын-кызлар тәрбиясенә багышланган беренче китабы «Нәсыйхәтнамә» 1901 елда дөнья күргән», – дип языла (Мәхмүтова, 2012: 346–347).
Билгеле булганча, ике гасыр кисешендә татар җәмгыятендә күзәтелгән яңарыш хәрәкәте хатын-кызлар арасына да үтеп керә. Мәгърифәтче ханым һәм туташлар үзләренең тәрбиягә, үгет-нәсыйхәткә басым ясаган әдәби әсәрләрен, фәнни хезмәтләрен аерым китап итеп бастырып чыгарырга омтыла башлыйлар. Әмма татар җәмгыяте хатын-кызларның әдәбиятка килүләренә, күпләп хезмәтләр бастыруларына әлегә бик үк әзер булмый. Шул сәбәпле алар язган китапларның күбесе тиз генә басылмый, кайберләре бөтенләй дә дөнья күрми кала. Мәсәлән, күренекле мәгърифәтче һәм педагог Фәхрелбәнат Сөләймания 1906 елда «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер мәкаләсендә бу турыда ачынып түбәндәгеләрне яза: «бу гаҗизә туксан өченче елда һәмҗинесләремнең бала тәрбия кылуда соң дәрәҗә җәһалә (белемсез) вә косурларыны (җитешсезлекләрен) күреп, гаять ачынганлыгымдан вә алар аңларлык телдә бу хосуска гаид (моңа караган) китапларымыз булмагандан, гәрчә үземдә һәм мәгълүмат һич дәрәҗәсендә булса да, минем кадәр дә мәгълүматы булмаган һәмҗинесләремә (җенестәшләремә) бер файда булмасмы өмете илә хифзыссыйхәт (гигиена) вә бала тәрбиясе хосусында бер рисалә (брошюра) тәртип кылмыш идем.
Табгы (бастырырга) вә нәшер кылдырырга икътидарым (көчем) улмадыгыннан, табгы вә нәшер өчен күп адәмнәргә мөрәҗәгатъ кылып карасам да, һич колак салучы улмады.
Цензорга биреп, табгы кылдырырга мөсагадә (рөхсәт) алдым. Шуннан соң бер адәм кулында ята-ята нөсхәсе (данәсе) җуелды. Янә туксан дүртенче ел гавам (халык) арасында ачы бал эчү хәләл дигән хәбәрләр шаигъ улып (таралып), (...) исерткечнең һәркаюсы харамлыгы хосусында ачык ана телемездә бер рисалә тәртип кылмыш идем.
Анысы һәм табгы кылдыручы булмаганнан, ятып калган иде. Дүртенче елда тәкрар (кабат) Кәримовларга мөрәҗәгатъ итәрәк, шул ике рисаләне тиздән табгы вә нәшер кылырмыз дия вәгъдә бирмешләр иде. Һәйһат, ник табгы кылсыннар!» (Сөләймания, 1906). Әлеге мисал М.Мозаффариянең бер ел эчендә ике китап бастырып чыгара алу мөмкинлеген шик астына куя. Һәрхәлдә, белгечләр атап үткән «Нәсыйхәтнамә» китабы Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә саклана, ә «Яднамә» исемле китап белән әлегә танышу мөмкинлеге булмады.
Бу мәкалә кысаларында М.Мозаффариянең югарыда атап үтелгән «Нәсыйхәтнәма ли-әһле замана» (Мозаффария, 1901), ягъни «Замана кешеләренә нәсыйхәт» исемле китабына аерым тукталып үтәсе килә.
Нәсыйхатнамә – ул дидактик эчтәлекле, киңәшләр ярдәмендә яхшы эшкә өндәүне, үгет-нәсыйхәт бирүне максат иткән әсәр. Гомумән, XIX гасырның икенче яртысыннан башлап үгет-нәсыйхәт формасында язылган, кешене тормыш итәргә өйрәткән, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар биргән әсәрләр ишәя башлый (К.Насыйриның «Әхлак рисаләсе», «Тәрбия китабы», Р.Фәхретдиннең «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Нәсыйхәт», Х.Габәшинең «Тәрбияле бала» һ.б.). Шул ук вакытта, әдәбият мәйданына чыккан татар ханымнарының да укуга, һөнәр өйрәнүгә өндәгән, ата-анага итагатьле булу, гаилә мөнәсәбәтләрен дөрес төзү мәсьәләләрен яктырткан әсәрләре басыла. Мәсәлән, Г.Биктимериянең «Мәгашәрәт адабе» («Аралашу кагыйдәләре»), «Хөснел-васыять» («Күркәм васыять»), Ф.Сөләйманиянең «Гаилә тәрбиясе», «Мөгаллимәтел-бәнат»3 һ.б. китаплар. Әлеге хезмәтләрнең күпчелеге тормыш мисаллары белән баетылып, гарәп телендәге гыйбарәләр белән тулыландырылып, шәригать кануннарына нигезләнеп иҗат ителгәннәр. Хезмәтләрдән күренгәнчә, бу заманда ислам дине һәм милли үзенчәлекләр тәрбия бирүдә зур урын алып торганнар, ә татар зыялылары исә, әлеге үзенчәлекләрне чор таләпләренә туры китереп буйсындыра белгәннәр. Бүген, дингә яңача караш формалашкан чорда, мондый төр китапларнең әһәмиятләре бәхәссез. М.Мозаффариянең югарыда искә алынган хезмәте дә, исеменнән үк күренгәнчә, үгет-нәсыйхәткә, тормыш итәр өчен дөрес юнәлеш күрсәтүгә юнәлдерелгән, анда да бүгенге көндә актуаль булган кыз бала тәрбиясе, әдәп-әхлак, гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре күтәрелгән.
Китапның тагын бер әһәмиятле ягы бар – ул авторның нинди шәхес булуын тагын да якыннанрак ачыкларга, мөгаллимәнең тормыш сәхифәләрен төгәлләштерергә, авторның узган вакыйгаларга шәхси карашын белергә ярдәм итә. Чөнки хезмәт, эчтәлегеннән күренгәнчә, авторның үз тәҗрибәсенә таянып, башыннан узган кайбер вакыйгаларга нәтиҗә буларак язылган.
«Нәсыйхәтнамә...» китабының кулъязмасы 1900 елның 21 апрелендә язылып бетә. Шул елның 27 ноябрендә цензура тарафыннан китапны бастырып чыгаруга рөхсәт бирелә һәм ул 1901 елда Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителә. «Нәсыйхәтнамә...» кечерәк кенә форматтагы 14 битле китапчык. Эчтәлегенә килгәндә, ул өч өлештән тора. Беренче өлештә хатын-кызларга белем алу кирәклеге яктыртылган, балалар һәм хатын-кыз тәрбиясе буенча нәсыйхәтләр бирелгән. Икенче өлештә кайната һәм кайнаналарга, ә өченче өлештә ирләргә киңәшләр, файдалы фикерләр урын алган.
Китап: «Әй, туганнарым, абыстайлар вә бикәләр. Сезләргә гыйлемем йитешкән кадәр үз телемезчә нәсыйхәтнамә бер сүз әйтәм», – дип башланып китә (Мозаффария, 1901: 2). Авторның укучыларына җиткерергә теләгән төп сүзе – ул хатын-кызларны укуга, белем алуга өндәү. Мөгаллимә бу чор ханымнарының гыйлемгә кызыксынулары аз булуга борчылып: «Без, хатыннар, ни өчен бу кадәр гафилмез (игътибарсыз), укуга бер дә иҗтиһад итмибез (тырышмыйбыз)», – ди, һәм хатыннарга дөнья малына гына кызыгып яшәргә түгел, ә ирләр белән беррәттән гыйлемгә омтылырга, тормыш итәр өчен кирәк булган шөгыльләрне өйрәнүгә күбрәк өстенлек бирергә кирәклеген аңлатырга тырыша. Мәҗлесләрдә «күлмәк-калфак нә форма вә нә төсле икәнен» генә тикшереп утырмыйча, абыстай һәм остазбикәләрнең вәгазьләренә дә игътибар итәргә өнди. Белем алуның барлык кешеләргә дә: байларга да, фәкыйрьгә дә, яшь кешегә дә, карт кешегә дә кирәк икәнлегенә басым ясый. Шулай да дөрес тәрбия һәм төпле белем кешегә сабый вакытта ук бирелергә тиеш ди. Ул балаларны яшь агач белән чагыштыра: «Яшь агач никадәр кәкре булса да, төзәтүе асандыр (ансаттыр). Шуның кеби адәм дәхый сабый вакытта тәрбияне кабул итмәге асан буладыр», – ди. Шуңа күрә, ата-аналарга балаларын курыкмыйча остазларга укытырга бирергә тәкъдим итә (Мозаффария, 1901: 3–4).
Укыту ысулына килгәндә, М.Мозаффария кадим ысулын куллануны да, җәдит ысулын куллануны да кулай күрә, әмма үзенең җәдит ысулына өстенлек бирүен искәртә. Җәдит ысулы уку-язу танырга җиңеллек бирә, ди. Бу ысул белән бер елда яхшы гына укый-яза белгән һәм Коръән шәрифне дөрес итеп укырга өйрәнгән шәкертләре барлыгын да әйтеп уза (Мозаффария, 1901: 5–6). Белгәнебезчә, Казан шәһәрендә кызларны җәдит ысулы белән укырга-язарга өйрәтүне 1891 елда Маһруй Барудия4 башлаган булса, икенче адымны Маһруй Мозаффария ясый. Бу мөгаллимә ханымның ачык фикерле, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр белән хәбәрдар, методик яктан әзерлекле булуын күрсәтеп тора.
Китапның бу өлешендә автор яшь кызларга кияүгә баргач үзләрен дөрес тоту буенча да нәсыйхәтләр биреп үтә. «Кызлар, вакыт йитеп кияүгә барсагыз, ят шәһәргә яки ят йортка, кайната-кайнана, кайнешләрем бар дип, фарыз намазыгызны тәрк кылмагыз (ташламагыз). Әүвәл Аллаһ Тәгаләнең әмерен барча кылыңыз», – дип дини гамәлләр тиешенчә үтәлергә тиешлеген искәртә. Кайнана белән кайнатаны әти-әни белән бер дәрәҗәдә күрергә, иргә тиешле хөрмәт күрсәтергә кирәклегенә дә басым ясый (Мозаффария, 1901: 7). Димәк, М.Мозаффария дин нигезләренә тугры калган белемле һәм әхлаклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсен алга куя.
Икенче өлеш «Кайнана һәм кайнатага тиешле сүзләр» дип атала. Бу өлештә Маһруй ханым кайнана белән килен мөнәсәбәтләрен яктырта. Беренче чиратта ул кайнана белән кайнатаны килен булып килгән кешегә карата мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакыра. Билгеле, яңа гына гаиләсеннән аерылып киткән кыз балага яңа гаиләгә кереп китәргә, яңа мохиткә ияләшергә бик авыр. Ә ул заманда кыз балалар үз гаиләсеннән читкә чыгып йөрмәгәннәр, күп очракта, гомумән, гаилә әгъзаларыннан башка чит кешеләр белән аралашмаганнар да. «Мин үзем ата-ана сөхбәтеннән (аралашудан) башка сөхбәт күрмәдем. Хәтта анамыздан башка кемсәне белмәдем. Фәкать үз йортымыздагы мөгамәләне генә белдем. (...) Яңа вә яшь вакыт бу йортның (килен булып килгән йортның) мөгамәләсен ничек итәргә белмәймен, бәгъзе нәрсәнең исемен һәм белмәймен, чөнки дөнья күрмәгәнмен», – ди автор. Бу, әлбәттә, татар кызларының күпчелеге өчен гадәти күренеш булган. Шуңа күрә, автор, олы кешеләр яшьләрнең кайбер кимчелекләрен гафу итеп, юл куярга өйрәнергә тиешләр, дип саный. Алар үзләре дә кайчандыр килен булган кешеләр һәм үз башларыннан үткәннәрне онытмасыннар иде, дигән теләктә кала (Мозаффария, 1901: 8).
Яшь киленнәрне исә сабыр булырга чакыра. Сабыр булганда гына гаилә эчендә туган каршылыклардан өстен буласың һәм аларны җиңеп чыга аласың, ди. Һәм үзенең ничек итеп яңа гаиләгә килеп, бик күп авырлыклар аркылы үтүен һәм аларны җиңеп чыгуын дәлил итеп китерә. Автор сүзләренә караганда, М.Мозаффариянең кайнанасы бик дини кеше булган. Ул аны: «... кайнанам, мәрхүмә, гаять тәкъва (диндар) кеше иде. Һәрдаим кулында Кәламе шәриф иде. Хозурына чакырып вәгазь вә нәсыйхәт әйтер иде», – дип искә ала. Әлбәттә, кайнанасы аны гел күзәтеп, тикшереп, өйрәтеп торгандыр. Көндәше исә, урын өстендә ята торган авыру. Яшь киленгә аны тиешенчә тәрбияләп, карап торырга кирәк. Алардан кала, хәзрәтнең беренче никахтан туган ике баласы була. Унсигез яшьлек кыз балага мондый мохиткә килеп керүе җиңел булмавы күренеп тора. Әмма ул: «мин сабыр зафәр (җиңеп чыга, өстен була) дип сабыр иттем», – ди, һәм үзенең гаилә әгъзаларын бары тик яхшы сүз белән генә искә ала (Мозаффария, 1901: 8). Бу инде, Маһруй ханымның югары әхлаклы, итагатьле шәхес булуын дәллили һәм күп кенә кыз балаларга үрнәк булуын күрсәтә.
Өченче өлеш «Ирләр хосусында булган сүзләр» дип атала. Бу өлештә автор ир белән хатынның бер-берсе алдында торган бурыч һәм вазыйфаларын атый. Автор фикеренчә, гаилә тормышы ныклы булсын өчен, ирләр хатыннарын чит ирләргә күрсәтмәскә, хатыннарына карата золым (кимсетү) кылмаска, пәрдәдән чыгармаска тиешләр. Шул ук вакытта хатыннар да ирләренең теләкләрен тиешенчә үтәргә бурычлылар дип саный. Гаиләнең тату һәм аңлашып яшәве күп очракта хатын-кыз кулында булганлыгын да искәртеп уза. Без үзебезнең белемсезлегебез сәбәпле, ирләребез бер сүз әйтсәләр, биш сүз белән җавап биреп, гаиләдәге тынычлыкны бозабыз, ди (Мозаффария, 1901: 10).
Кайбер галимнәр әлеге китапны балалар әдәбияты өлкәсенә кертеп карыйлар (Абдулхакова, 1998). Ләкин, безнең карашка, «Нәсыйхәтнамә...»не кече яисә урта яшьтәге балаларга тәкъдим итү бик үк дөрес булмас иде, чөнки анда ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен шактый җентекле сурәтләгән өлешләр дә бар (Мозаффария, 1901: 9).
Китапның ахырында «Әфгалемез хакында берничә әбъят» («Шөгылебез хакында берничә бәет») дип исемләнгән шигъри юллар урын алган. Бу Маһруй ханым тарафыннан язылган тәүге шигырь булырга мөмкин.
«Нәсыйхәтнамә...» китабы яңарыш, мәгърифәтчелек дулкынының татар зыялылары арасына нинди зур тизлек белән үтеп кергәнен күрсәтүче бер дәлил. Китап дин кануннары аеруча көчле булган заманда, эчтәлегеннән күренгәнчә, гасырлардан килгән милли әдәп-әхлак нигезләренә таянып, дини карашлы шәхес тарафыннан язылган. Авторның ирләр турында: «...хатынын пәрдәдән чыгармасын» (Мозаффария, 1901: 10) дигән җөмләсе генә дә моны ачык чагылдыра. Ә инде аз гына вакыт узгач, авторның карашларының дөньяви булуын чагылдырган, бөтен татар дөньясына зур тәэсир ясаган «Мәшһүр хатыннар» шигыре языла5, М.Мозаффария үзе дә: «Мин беренчеләрдән булып чапанны ташладым», – дип искә ала (Милләт аналары, 2012: 166).
Нәтиҗә ясап әйткәндә, «Нәсыйхәтнамә...» китабы тәрбияви максатны күз алдында тотып язылган, анда, нигездә, уку-укыту, мәгърифәт һәм әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Автор укучыларны тормыш өчен кирәк булган белемнәр тупларга, һөнәр өйрәнергә чакыра. Өлкәннәргә карата итагатьле булырга өнди, гаиләдә, тормышта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйли. Маһруй ханым шул ук вакытта, тәрбия бирүдә төп рольне уйнаучы затларның, ягъни әти-әнинең, һәм, гомумән, өлкәннәрнең тәрбияле, әдәп-әхлаклы булырга тиешлекләрен күз алдында тотып, олыларга да мөрәҗәгать итә, аларның нинди сыйфатларга ия булырга, яшьләр каршында абруйларын ничек сакларга кирәклеге турындагы фикерләрен әйтә, киңәшләрен бирә. М.Мозаффария китабында күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе бүгенге көндә дә актуальлекләрен югалтмыйлар. Мәсәлән, шул ук сабырлык, юл куя белү һәм, бигрәк тә, олыларга карата хөрмәт мәсьәләсе. Китапта бүгенге көндә бик үк актуаль яңгыраш алмаган кайбер фикерләр дә урын алган. Тарихи яктан якын килгәндә, аларның да, һичшиксез, әһәмияте бар, чөнки шул заманның тормыш-көнкүрешен күзаллау өчен мөһим чыганак булып торалар.
Чыганаклар
ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәсьәләсе / төз.-авт. Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих ин-ты, 2020.
Мозаффария М. Нәсыйхатнамә ли-әһле замана. Казан, 1901. 14 б.
Сөләймания Ф. Мөселман хатыннарыннан Вәкил әфәндегә бер-ике сүз // Вакыт. 1906. 11 май.
Татар тәрбиясе: Г.Биктимерия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре / төз.-авт. Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих ин-ты, 2021.
1 Мозаффаров Хуҗаәхмәд Мозаффар улы (1840–1907) – дин эшлеклесе, Ш.Мәрҗани шәкерте. 1871 елда Казанның Печән базары мәчете имам-хатыйбы итеп билгеләнә. 1893 елда яше җитмәгән кыз балага никах укыган өчен вазыйфасыннан азат ителә.
2 Хәдичә Шаһиәхмәд кызы Әхмәрова (1861–1945) – Казанда беренче булып хөкүмәт хисабына татар кызлары өчен рус-татар мәктәбен ачучы. КТУШ инспекторы Шаһбазгәрәй Әхмәровның тормыш иптәше.
3 Әлеге мөгаллимәләр һәм аларның хезмәтләре турында тулырак «Татар тәрбиясе: Г.Биктимерия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре» китабында карарга мөмкин (Татар тәрбиясе, 2021).
4 Барудия (Үтәмешева) Бибимаһруй Исхак кызы (1862–1904) – мөгаллимә, Г.Барудиның тормыш иптәше.
5 Шигырь беренче тапкыр 1907 елның көзендә «Әл-ислах» газетасында басылып чыкса да, А.Х.Мәхмүтова сүзләренә караганда, ул 1904–1905 еллар аралыгында ук язылган булырга тиеш.
Sobre autores
Alsou Zinnatullina
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
Autor responsável pela correspondência
Email: jamash.00@mail.ru
ORCID ID: 0009-0009-6195-3837
Código SPIN: 9285-5462
Research Fellow at the Center of History and Theory of National Education
Rússia, 7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian FederationBibliografia
- Abdullina A.R. (1998) Tatar children’s book of the early 20th century: 1901–1917. Diss. Cand. Philology Sc. Kazan. (In Russ.)
- Gaynullin M. (1988) Stars of hope. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)
- Mӓkhmütova A.Kh. (2012) The Time has come: Let us rise: essays. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)
- Mothers of the nation: Historical, documentary and biographical collection (2012). Comp. and author A.Kh. Mӓkhmütova. Kazan: Jyen Publ. (In Tat.)
- The Tatar encyclopedia. (2008) Vol. 4. M–P. Kazan: Tatar Encyclopedia Institute Publ. (In Russ.)
Arquivos suplementares

