From the history of national shoe production in the Tatar villages of the Rear-Kazan Area (a case study of the Yamashurma village)

封面

如何引用文章

全文:

详细

At the present day, the history of the development of national shoes with leather mosaics has been well studied by researchers. In the given article, the author, using the case study of the Yamashurma village, tries to explain the connection between the Rear-Kazan embroiderers and the entrepreneurs of the Kazan settlements. The stages of formation of artels, which originate from the end of the 19th century, are presented.

For the first time, information was introduced into scientific circulation about the participation of women from the Yamashurma village in the Second All-Russian Exhibition of Small Craftsmen, held in 1913 in St. Petersburg. The article prioritises the sources from the funds of the State Archives of the Republic of Tatarstan and the Arsk Municipal Archives.

全文:

Милли каюлы читекләр, чүәкләр җитештерү – XIX–ХХ йөз башында Казан бистәләрендә һәм Казан арты татар авылларында киң үсеш алган кәсепләрнең берсе. Һөнәрчелекнең бу төре – этнографлар, сәнгать белгечләре һәм тарихчылар тарафыннан яхшы ук өйрәнелгән. Күп кенә үрнәкләре бүгенге көндә музейларда саклана (Фукс, 1991; Воробьев, 1953; Валеев, 1969; Валеев, 1984; Валеев, 2002; Гулова, 1983; Валеева-Сулейманова, 1995; Саттарова, 2013).

Казан арты татар авыллары халкы буыннан-буынга әлеге һөнәр белән шөгыльләнгән һәм аяк киеме тегүне традицион гаилә кәсебе буларак саклап калган. Бу һөнәр революциягә кадәр гаҗәеп бер үзенчәлекле кәсеп формасында шәхси йортларда башкарылган. Чималны гадәттә Казан шәһәреннән алдырганнар.

Ямаширмә авылы (хәзерге Биектау районы) Казан артында иң борынгы тарихи авылларның берсе. Бүгенге көндә авыл зиратында Алтын Урда чорына караган 1382 елгы кабер ташы саклана. Бай тарихы булган авыл халкы элек-электән иген үстерү белән беррәттән, һөнәрчелектән һәм сәүдә итеп өстәмә табыш алган. XIX йөз ахырында авылдагы 100 кешенең төрле кәсепләр белән шөгыльләнгәнлеге билгеле. Мәсәлән, олаучы 15 ир заты Казан шәһәренә йөк ташыган (Экономическое…, 2022: 329–331). Моннан тыш, 25 мунчала җитештерүче, 20 чабата үрүче, берәр тегүче, балта остасы һәм пыяла куючы, 3 мич чыгаручы, 2 умартачы булган. Бер елга иң зур табышны умартачы һәм мунчала җитештерүчеләр алган (20 шәр сум). Мич чыгаручы 15 сум, олаучылар 12 шәр сум акча эшләгәннәр. Иң аз табыш чабата үрүчеләрдә – 5 сум булган. Авыл халкының чит җирләргә, хәтта Уфа губернасына да, барып ялланганнарлыклары билгеле.

Авылның хатын-кызлары читек, чүәк тегәләр. 1902 елгы “Казан өязендә иң киң таралган кәсепләр турында статистик белешмә” исемлегеннән күренгәнчә, Чыпчык волосте Ямаширмә авылында чигү, читек җөйләре тоташтыру белән 50 хатын-кыз, 50 яшүсмер егет, 150 кыз бала шөгыльләнгән (Татарстан Республикасы Дәүләт архивы (ТР ДА), 11 эш: 24–40).

1913 елны Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган “Икенче Бөтенроссия вак һөнәрчеләр күргәзмәсе”нең Казан губернасы челтәр бәйләү, чигү үрнәкләре, алтын чигү (золотошвейное), трикотаж эшләнмәләре бүлеге күрсәткеченә караганда, Казан өязе Чыпчык авылыннан Старостина Авдотья Васильевнаның бәйләнгән челтәр әйберләр, Ямаширмә авылы хатын-кызларының чигү үрнәкләре белән катнашканлыклары ачыкланды. Гатауллина Бибигафифә ефәк белән чигелгән чүәк, Әхмәтсафина Бәдерхәят, Вәлиуллина Гайшәбикә, Хөснетдинова Бибигайшә, Шәмсетдинова Бибисәйдәләр каты кәгазь белән җөйләгән читек үрнәкләре күрсәтәләр. Күргәзмә март аеннан май урталарына кадәр эшли. Кагыйдә буенча, урын өчен түләү алынмый, экспонатлар, сатылмаган очракта, май ахырына кадәр кире алынырга тиеш булалар.

Күргәзмәдә катнашучы кызлар бу кәсеп белән ХХ йөз башыннан ук шөгыльләнгәннәр. Бер елда 300 сумлык чимал сарыф ителгән, алынган табыш 50 сум булган (Указатель…, 1913: 170–171). Подрядчы чимал белән тәэмин итеп, эшләнмәләрне бер башкаручыдан икенчесенә тапшыруны оештыруда арадашчы ролен үтәгән. Әзер товар Казанда сатылган.

Арадашчылар белән эш итү кайвакыт һөнәрчеләргә, табыш алу урынына, киресенчә, зыян гына китергән. Алга таба җитештерүчеләр әртилләргә берләшеп эшләүне кулай күргәннәр.

Бу һөнәргә авыл кешеләре каян өйрәнде икән дигән сорау туа. Ямаширмә авылы халкы Казан шәһәрендә яшәүчеләр белән элекке заманнардан ук аралашып яшәгән. Беренчедән, авыл егетләре Казандагы Татар бистәсеннән кыз алганнар, туганлашканнар, кунакка йөрешкәннәр. 1764 елгы 3 ревизия материалларында Үтәгән Тилмәшевнең Кәримә Ишмәт кызына, Ишморза Ишкинның Салихә Ишбулды кызына өйләнгәнлеге турында мәгълүмат бар (Россия Дәүләт борынгы актлар архивы (РДБАА), 1182 эш: 285–285 и.я.). Икенчедән, алар шәһәрдәге завод-фабрикаларда эшләгәннәр. 1870 елда авылдагы 1227 кешенең 321е эшче булганлыгы билгеле (Экономическое…, 2022: 299).

Язучы Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” дигән автобиографик повестендә “Ул елларда Ямаширмә бүтән авылларга караганда бик зур да, баерак та иде. … Ирләре Казанда эшләп акча таба, кызлары, киленнәре кышларын байларга читек кайыйлар”, дип искә алына (Бәширов, 1967: 38). Авылга бу һөнәрне бистә кызлары, яисә Казанда ялланып эшләгән крестьяннар алып кайткандыр дип уйларга җирлек бар.

1790 елларда Казанның популяр итекчесе Мостафа Фәйзуллин, Оренбург губернасының Сәет Бистәсендә булганда, үрнәккә дип, ирләр өчен Бохарада тегелгән кәвешле читекләр сатып ала. Казанга кайткач, әлеге үрнәккә нигезләнеп, ирләр һәм хатын-кызлар аяк киемнәре эшли башлый, аңа башкалар да кушыла (Обзор…, 1896: 55).

XIX йөзнең беренче яртысында сәүдәгәр-сәнәгатьче Абдуллин һәм Фәйзуллиннарның фабрикалары булса, 1869 елдан 2 гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Галиев “азиат аяк киеме” тегү[1] һәм сату эшен башлап җибәрә. Әйтеп үтик, аның күн эшләнмәләре Чикаго һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә узган күргәзмә-ярминкәләрдә бүләкләр ала, медальләргә лаек була (Галеев (Галиев), 2023).

XIX йөз ахырында Казанда бу кәсеп белән шөгыльләнүче унлап эре фирма санала. Барлык эшмәкәрләр диярлек татар милләтеннән, араларында берсе генә әрмән була. Сәүдә кибетләре Печән базарында урнашкан. Товарлар шулай ук Түбән Новгород, Минзәлә, Эрбет һәм башка шәһәр ярминкәләрендә сатыла. Биредән алар Себергә, Кавказ аръягына, Төркестанга, аннары Бохарага, Хивага һ.б. җирләргә дә озатыла (Рылов, 1887: 196). ХХ йөз башында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев 25 мең сум капиталы булган «М.И. Галиев уллары белән» дигән Сәүдә йортын төзи. Әтисенең эшен улы Газизҗан дәвам итә (Галеев (Галиев), 2023). Шәһәр эшмәкәрләре Казан арты авыллары һөнәрчеләре белән элемтәдә торалар.

Революциядән соң Казан шәһәрендә “азиат аяк киемнәре” җитештерү буенча “Азиатское обувное т-во” (1919), “Ичиги” (1919), “Азад” (1924), “Трудовик” (1924), “Берләшкән көч” (1925), “Умид” (1925), “Чувяк” (1926), “Таткустпромсоюз” (1926), “Азиатская обувь” (1928) һ.б. әртилләр ачыла (ТР ДА, 303 эш: 1–28; 478 эш: 10, 17, 25 и.я., 54, 78, 81–81 и.я.; 793 эш: 252 и.я.). Әмма, кирәкле күләмдә чимал белән тәэмин ителмәү сәбәпле, аларның күбесе тиз арада ябылып бетә. Шуңа күрә берләшеп кооперативлар төзергә мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә барлык кәсепчеләрне берләштергән “Таткустпромсоюз” кооперативы барлыкка килә, ул соңрак “Таткожвалпромсоюз” дип үзгәртелә.

1926 елның 29 маенда “Таткустпромсоюз” кооперативы составында Арча кантоны Дөбъяз волосте Битаман авылында (хәзерге Биектау районы) “Алга” әртиле ачыла. Анда Бикнарат, Әсән, Кодаш, Олы Көек, Кече Рәс авылларыннан 48 кеше эшли (ТР ДА, 578 эш: 39). Бу әртил Казан арты читекчеләренең беренче берләшмәсе була.

Казан губернасында инкыйлабка кадәр 1 млн. пардан артык “азиат аяк киеме” җитештерелгән. Әмма революция елларында милли күн эшләнмәләр җитештерү күләме күпкә кими. Татсовнарком продукциянең күләмен арттыру юлларын эзләргә мәҗбүр була. Мәсәлән, 1928 елда “Таткустпромсоюз” кооперативы елга 10 мең пар аяк киеме эшләп чыгарган. Татсовнаркомга җавап биргән эш кәгазендә “Татарстан Республикасы кантоннарында булган җитештерүчеләрнең мөмкинлекләре шактый зур булуын истә тотып, берләшеп елга 200 мең пар аяк киеме җитештереп булыр иде”, дип белдерәләр (ТР ДА, 849 эш: 36). Алга таба шартларын да күрсәтәләр: 1) тиешле күләмдә күн чималы белән тәэмин итү (урда токымлы сарык, кәҗә тиресе яки эшкәртелгән кәҗә, тәкә тиресе); 2) әйләнештәге акчадан бүлеп бирү (тире чималы белән тәэмин ителгән очракта – өч айлык, яисә әзер күн товарлары белән тәэмин ителгәндә – ике айлык эшләнмәләр).

1928 елның 14 гыйнварында Арча кантоны Тукай волосте Өнсә авылында татар халкының бөек шагыйре исемен йөрткән “Тукай” әртиле ачыла (ТР ДА, 959 эш: 66). 1941 елда “Тукай” составыннан Колачы авылы пайчылары аерылып чыгып, “Труд” әртиле оештыралар һәм “Кожвалпромсоюз” идарәсенә буйсыналар (Арча муниципаль архивы (АМА), 46 эш: 1).

Ямаширмә авылы чигүчеләре “Тукай” әртиленә карыйлар. Бу елларда әле кәсепчеләр үзләренең өйләрендә эшлиләр. Авыр сугыш елларында икмәк җитештерү, фронтны азык-төлек белән тәэмин итү карт-коры, хатын-кызлар һәм балаларга йөкләнә. “Тукай” әртиле эшчеләре милли аяк киемнәре җитештерү белән беррәттән, солдатлар өчен киез итекләр ямау белән дә шөгыльләнәләр (АМА, 3 эш).

Архивта 1945 елның ноябрь аендагы эш хаклары турындагы хисап исемлеге (ведомость) сакланган. Барлыгы 13 хатын-кыз 746 сум 50 тиен акча эшләгәннәр. Аның 144 сум 79 тиене төрле салымнарга тотылган. Чиста керем 601 сум 71 тиен тәшкил иткән. Уртача хезмәт хакы 46 сум 30 тиен булган. Иң югары керем алучылар: Исхакова Фатыйма (223 сум 74 тиен), Галиәхмәтова Кәшифә (67 сум 82 тиен), Сафина Бәдерхәят (59 сум 24 тиен), Шәмсетдинова Гөл... (52 сум 95 тиен), Гәрәева Асия (48 сум 55 тиен); ә аз эш хакларын: Исмәгыйлева Фатыйма (8 сум 90 тиен), Закирова Миңлегөлләр (10 сум 73 тиен) алган. Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, калганнарның ноябрь аенда хезмәт хакы күләме 21 сум 48 тиеннән 27 сум 77 тиенгә кадәр булган (АМА, 43 эш: 56).

Сугыш елларында милли күн эшләнмәләр җитештерү күләме кими. 1941 елда җитештерү планы 48,12% ка гына үтәлә, чиста табыш 136990 сум 67 тиен тәшкил итә (92,5%). Чимал белән тәэмин итү тиешле күләмдә үтәлми: 227400 урынына 190136 сумлык кына килә. Идарә утырышы 1941 елгы хезмәтне канәгатьләндерерлек түгел дип таба һәм җирле колхоз белән берлектә килешү төзү юлы белән кәсепчелекне ныгытуга аерым игътибар бирергә тәкъдим итә (АМА, 1 эш: 12–12 и.я.).

Бөек Ватан сугышыннан соң продукциянең сыйфатын яхшырту һәм җитештерүчәнлекне арттыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. “Таткожвалпромсоюз” идарәсе, беренче чиратта, СССР Министрлар Советының 1948 елның 14 апрелендә чыккан 1229 номерлы карарының үтәлешен тикшерүне көн тәртибенә куя. Әртилләрнең эшчәнлеген ныклап тикшерергә, алыпсатарларга каршы көрәшергә дигән карарга киләләр. 1949 елда берләшмә утырышында көндәлек контрольне ныгыту һәм ярдәм күрсәтү йөзеннән берләшмә әгъзасы Габдрахмановны “Тукай” әртиленә билгелиләр. Продукция складларын тикшерү нәтиҗәсендә, “Тукай” чигү цехында эшләнгән чүәкләрнең 35нче размерлары гына булуы ачыклана. Чигелешләре һәм күннең эшкәртелүе тупас, чүәкләр төссез дигән нәтиҗәгә киләләр. Брезентлы “азиат туфли”ләренә ихтыяҗ булмау сәбәпле, аларны җитештерүдән алырга, балалар читекләрен, мозаикалы күн туфлиләрнең һәм тукымадан тегелгән балалар пинеткаларының сыйфатларын яхшыртырга, бәяләрне киметү чараларын булдырырга, яраксыз дип табылган аяк киемнәрен кире әртилләргә кайтарырга дигән карар кабул ителә (АМА, 47 эш: 11, 15).

1958 елда “Тукай” әртиленең Ямаширмә чигү цехы составында 15 кеше исәпләнә. Әртил сугыш вакытында балалар бакчасы булган йортта урнаша. Чигүчеләрнең барысы да диярлек 7–8 сыйныф белемле, 16–20 яшьлек сугыш чоры балалары. Араларында иң өлкәне Закирова Зөләйха (1931 елгы). Цех җитәкчесе булып Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәсәнов Ситдыйк Хәсәнша улы2 (1914 елгы) эшли (АМА, 120 эш: 11–12). Ул – сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр сугышкан фронтовик. Өлкән сержант дәрәҗәсендә Көнбатыш фронт артиллерия батальонында санинструктор булып хезмәт итә. 1942 елда “Сугышчан казанышлары өчен”, 1944 елда сугыш кырыннан яралы солдатларны, офицерларны һәм Ленинград өлкәсендәге Перевоз авылы янындагы каты сугышта разведчикларны коткарган өчен “Батырлык өчен” медальләре һәм 1944 елда “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә (Россия Оборона министрлыгы үзәк архивы (РОМҮА), 2424 эш).

Чигү һөнәренә укучы кызларны остазлар өйрәтә. 1958 елның 1 декабреннән 10 көнлек курслар да оештырыла. Үзәк берләшмәдән инструктор Мостафина Илсөя ярдәмгә җибәрелә (АМА, 85а эш: 19).

1960 елның 17 октябрендә 1 номерлы приказ нигезендә Хәсәнов Ситдыйкны каравылчы итеп күчерәләр. Аның урынына Мөхетдинов Борһан Мөхетдин улын (1911 елгы) билгелиләр. Б.М. Мөхетдинов та Бөек Ватан сугышы ветераны, инвалид (сугышта бер кулын югалткан), 1958 елда “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән фронтовик (РОМҮА, 1 тартма). Цех җитәкчесенең эшләрен тикшереп тапшыруны инженер Сабировка йөклиләр.

Цехка өлге ярдәмендә киселгән әзер төсле күннәр үзәктән китерелә. Чигү осталары каюлы күнгә чүәк, башмак, читек башы һәм балтырларын каеп тегәләр. Эшләгәндә махсус калып, мүлинә җебе, дуңгыз кылы кулланыла. Әзер товар үзәк әртилгә җибәрелә. Махсус тегүче җөйнең уникаль техникасын кулланып төпләп бетерә. Кулдан тоташтыру ысулы “Казан (татар) җөе” дип аталган.

Казан арты авылларындагы әртилләр берничә тапкыр берләштерелә. Биектау һәм Арча районнарында урнашкан цехларны 1960 елның 5 октябреннән (290 номерлы боерык) “Арча милли аяк киемнәре фабрикасы” итеп үзгәртәләр. “Тукай” әртиле Мүлмә бүлекчәсе дип йөртелә башлый. 1961 елда “Тукай” (Мүлмә), “Сигнал” (Суксу), “Фрунзе” (Олы Әтнә) фабрикаларын берләштерү нәтиҗәсендә “Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе” (ПОНО) төзелә. Берләшмәнең филиаллары Ямаширмә, Дөбъяз, Әтнә, Мүлмә, Өнсә, Урта Аты, Утар-Аты, Сәрдә, Тимерче авылларында була (АМА, 85а эш: 19).

1961 елдан Ямаширмә филиалы яңа бинада эшли башлый. Тау башында агачтан төзелгән зур гына агач йортны мин хәтерлим әле. Бинаның барлык мәйданы 52 кв. м, шуның 39 кв. м.-ы җитештерү цехын тәшкил итә. Эш цехы җылытылган, электрлаштырылган була (АМА, 429 эш: 3). 1960 елның 21 декабреннән 7 сәгатьлек эш көненә күчәләр: иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр. 1 сәгатьлек төшке аш вакыты билгеләнә, түләүле ял карала.

 

Фотода 1970 елларда “Арча милли аяк киемнәре” җитештерү берләшмәсендә эшләнгән каюлы читек
(Ямаширмә авылы Сафиуллина Әминә Хәбибулла кызыннан (1918–1998) алынды). Озакламый бу экспонат музейда үз урынын алачак.

 

Цехлар, бригадалар, эшчеләр арасында социалистик ярышлар үткәрелә. “Социализм байрагын тагын да югары күтәрик” дигән лозунг астында түбәндәге йөкләмәләр кабул ителә: “1) Партиябезнең карарларын эштә кулланма итеп алып .... яхшы сыйфатлы итеп, Конституция көне 5 декабрьгә үтәп чыгарга;

2) Союздан бирелгән сортлы лимитның I сортын 92%ка, II сортын 6,5%ка, III сортын 1,5%ка үтәргә: а) сыйфатны яхшыртырга, б) квалификацияне күтәрергә (техникум, индивидуальный һәм алдынгы укуларын үткәрергә), в) әртил членнары арасында социалистик ярышны җәелдерергә;

3) Социалистик ярыш договорын айга бер мәртәбә тикшереп, нәтиҗәсен эшчеләргә аңлатып барырга;

4) Эшләп чыгарган продукциянең үз өстенә төшү бәясен киметергә;

5) Производствода булган техникалардан дөрес файдаланырга;

6) Бер генә туздыруны, урлашуны һәм алачак-бирәчәкләрне булдырмаска;

7) План үтәүгә зыян китермичә колхоз идарәсенә ярдәм итәргә” (АМА, 101 эш: 1).

Әртилнең үзенең профсоюз комитеты була. “Тукай” әртиле җитәкчелеге (Н.Я. Яруллин, 1961 елдан З.С. Сабиров) идарә белән берлектә профсоюз әгъзаларына ярдәм күрсәтергә тырышалар. Балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләү (мәсәлән, 1961 елны каршылаганда 500 сум), ял йортларына юлланмалар белән тәэмин итү һ.б. чаралар карала (АМА, 106а эш).

“Тукай” колхозына эшчеләр җитмәгәнлектән, 1961 елның 15 мартыннан Гыйләҗева Асия3 белән Сибгатуллина Розаны колхозга эшкә чакыртып алалар.

Шулай ук Биектау районы хезмәт ияләре депутатларының район советы карары нигезендә урып-җыю чорында эшчеләрне чигү цехыннан колхозга эшкә чыгаралар. Мәсәлән, 1961 елның 7 августыннан 10 көнгә ун хатын-кызны (Сәгъдиева А., Мөмәммәтъярова М., Исмәгыйлова А., Ногманова Ф., Сафина М., Хәйретдинова Ф., Гайнетдинова М., Нигъмәтуллина Ф., Хәбибуллина И., Гыймадиева М.) 53нче боерык нигезендә колхозда уңыш җыярга чакырып алалар (уртача эш хакының 50% сакланган) (АМА, 106а эш: 18). Димәк, социалистик ярыш договорының “План үтәүгә зыян китермичә, колхоз идарәсенә ярдәм итәргә» дигән пункты үтәлгән.

1963 елдан филиалны Әхмәтҗанова Халидә Мөбәрәкҗан кызы җитәкли (1948 елгы) (АМА, 120 эш). Соңыннан аны Гәрәфиева Радания Рәис кызы (1956 елгы) алыштыра4.

1984 елдан Ямаширмә авылындагы участок цехы яңадан икенче бинага күчә. 84 кв. м булган бу йорт берләшмәгә 30 мең сумга төшә. Барлыгы бу участокта 22,8 мең шартлы пар товар җитештерелгән. 1988–1989 елларда цехка ремонт ясала, ял итү һәм ашау почмагы булдырыла, участок территориясе төзекләндерелә, куаклар, чәчәк клумбалары утыртыла (АМА, 566 эш: 8).

Бер гасырлык тарихы булган каюлы читекләр эшләү һөнәре 1992 елдан түбәтәйләр, калфаклар эшләүгә кайтып кала. Бүгенге көндә һөнәрчеләр “Туран Арт” фонды белән хезмәттәшлек итәләр.

Ямаширмә авылында туристларны авыл тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, сәнгате белән таныштыру мөмкинлеге зур. Тәвә кошы фермасы, кул эшләре осталарының остаханәләре эшли, төрле шифалы үләннәр җыеп, алардан чәй ясаучылар да бар. Мәктәптә Бөек Ватан сугышы һәм авыл тарихы музейлары бар. Мәдәният йортында халык театры, “Чияләр” җыр ансамбле иҗат итә.

“Туран Арт” фонды җитәкчесе Хәйбрахманова Суфия Камай кызы тырышлыгы белән “Халык һөнәрләре һәм гамәли сәнгать” музей-остаханәсе эшли. Килгән кунаклар да тиздән, авыл халкы, мәктәп укучылары белән беррәттән, ХХ йөздә үзенең каюлы читекләре, чүәкләре белән бөтен дөньяга танылган милли аяк киемнәре цехы эшчәнлеге тарихы һәм экспонатлары белән таныша алырлар.

 

ЧЫГАНАКЛАР

 

Арча муниципаль архивы (АМА). 500 ф. 1 тасв. 1 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 3 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 43 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 46 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 47 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 101 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 120 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 429 эш.

АМА. 500 ф. 1 тасв. 566 эш.

АМА. 500 ф. 1-л. тасв. 85а эш.

АМА. 500 ф. 1 л. тасв. 106а эш.

Бәширов Г. Туган ягым – яшел бишек // Казан утлары. 1967. 8 сан. 38–69 б.

Галеев (Галиев) Мухаммадзян Ибнаминович // Tatarica. Онлайн-энциклопедия. URL: https://tatarica.org/ru/razdely/istoriya/novoe-vremya/personalii/galeev-galiev-muhammadzyan-ibnaminovich (мөрәҗәгать итү датасы: 29.05.2023).

Материалы исследования промыслов населения Казанской губернии. Казань, 1887.

Обзор кустарных занятий в Казанской губернии. Казань, 1896.

Россия Дәүләт борынгы актлар архивы (РДБАА). 350 ф. 2 тасв. 1182 эш.

Россия Оборона министрлыгы үзәк архивы (РОМҮА). 3 ф. 686044 тасв. 2424 эш.

РОМҮА. 60 шкаф, тартма 1.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы (ТР ДА). 81 ф. 14 тасв. 11 эш.

ТР ДА. Р–303 ф. 1 тасв. 303 эш.

ТР ДА. Р–787 ф. 1 тасв. 478 эш.

ТР ДА. Р–787 ф. 1 тасв. 578 эш.

ТР ДА. Р–787 ф. 1 тасв. 793 эш.

ТР ДА. Р–787 ф. 1 тасв. 849 эш.

ТР ДА. Р–787 ф. 1 тасв. 959 эш.

Указатель второй Всероссийской кустарной выставки в С.-Петербурге 1913 года, устроенной Главным управлением землеустройства и земледелия. Санкт-Петербург: тип. «Якорь», 1913.

Экономическое положение сельского населения Заказанья (XIX – начало ХХ века): сборник документов и материалов / сост., автор предисловия, примечаний, научно-справочного аппарата Х.З. Багаутдинова. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2022.

 

1 Сәүдәгәр М.И. Галиев фикеренчә, “азиат аяк киемнәре” атамасы беренчел үрнәкләрнең Азиядән китерелүенә бәйле.

2 Кайбер документларда Зәйнулла улы дип күрсәтелгән (ред. сн.).

3 Сыер савучы булып эшләп, Сафина (Гыйләҗева) Асия 1971 елны Ленин ордены белән бүләкләнә.

4 Гәрәфиева Радания Рәис кызы 2023 елның 29 августында “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

×

作者简介

Khalida Bagautdinova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

编辑信件的主要联系方式.
Email: halida12_61@mail.ru

Researcher of the Department of History of the Volga and Cis-Urals Regions

俄罗斯联邦, 7A, Baturin St., Kazan 420111

参考

  1. Fuks K.F. (1991) Kazan Tatars in statistical and ethnographic relations. Kazan. (In Russ.)
  2. Gulova F.F. (1983) Tatar national shoes (art of leather mosaic). Kazan: Tatknigoizdat Publ. (In Russ.)
  3. Sattarova L. (2013) Sahtiyan chitek, Sauri heel.... Kazan. (In Tat.)
  4. Valeev F.Kh. (1969) Ornament of the Kazan Tatars. Kazan. (In Russ.)
  5. Valeev F.Kh. (1984) Folk decorative art of Tatarstan. Kazan. (In Russ.)
  6. Valeev F.Kh. Tatarskiy narodnyy ornament. Kazan, 2002. (In Russ.)
  7. Valeeva-Suleymanova G.F. (1995) Decorative art of Tatarstan: 1920s – early 1990s. Kazan. (In Russ.)
  8. Vorob’ev N.I. (1953) Kazan Tatars. Kazan. (In Russ.)

补充文件

附件文件
动作
1. JATS XML

版权所有 © Bagautdinova K.Z., 2023

Creative Commons License
此作品已接受知识共享署名 4.0国际许可协议的许可

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».