Rukiya Mukhammadish on the role of Tatar women in the life of the people
- 作者: Murtazina L.R.1
-
隶属关系:
- Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
- 期: 卷 9, 编号 1 (2024)
- 页面: 30-37
- 栏目: Intellectual discourse in the Tatar women’s society and about a Tatar woman
- URL: https://ogarev-online.ru/2619-1636/article/view/265667
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2024-9-1.30-37
- ID: 265667
如何引用文章
全文:
详细
В статье анализируются суждения видной представительницы татарской эмиграции, педагога, журналиста и общественного деятеля Рукии Мухаммадиш о татарской женщине и ее роли в судьбе татарского народа. К работе прилагается публикация Рукии Мухаммадиш, взятая из газеты «Милли Байрак», издававшейся в Маньчжурии в городе Мукден в 1935–1945 годах. Издание внесло большой вклад в просвещение и укрепление национального самосознания татар Дальнего Востока. Представленный источник посвящен теме роли женщины в национальном воспитании, жизни и истории народа.
В статье «Женщина в жизни нашей нации» Р.Мухаммадиш стремится показать роль и место женщины в семье, в жизни народа и государства. Основываясь на различные исторические источники, она описывает правовое положение женщин в тюркском обществе. Просветительница подчеркивает, что женщины отличались смелостью, решительностью, участвовали в решении не только семейных, но и государственных вопросов. Женщины Золотой Орды участвовали в делах государства, а в Казанском ханстве – правили страной. Воспитание, которым занимались матери, абыстаи, помогало сохранить ислам, родной язык, народные традиции. Таким образом, женщины выполняли обязанности не только перед семьей, но и перед народом, страной. Эта национальная особенность татарских женщин, по мнению Р.Мухаммадиш, должна быть сохранена. Целью публикации просветительницы является поднятие национального самосознания (милли барлык) татарских эмигрантов и распространение среди них исторических знаний. Актуальность документов газетного характера заключается в том, что они являются ценными источниками для изучения жизни и особенностей развития общественно-педагогической мысли татар-мухаджиров.
全文:
Рокыя Мөхәммәдиш (1908–1989) – Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирәтенең күренекле вәкилләреннән берсе. Ул татар дөньясында күренекле журналист, миллият темасына бәйләнешле күп мәкаләләр авторы, Мукден шәһәрендә 1935–1945 елларда дөнья күргән «Милли байрак» газетасының сәркатибе һәм чыгарылыш мөхәррире буларак билгеле. Моннан тыш, җәмәгатьчелек аны танылган татар галиме Надир Дәүләтнең әнисе буларак та белә.
Р.Мөхәммәдишнең (кияүгә чыкканнан соңгы фамилиясе Дәүләткилдиева) педагогик эшчәнлеге 1928 елда Токио шәһәрендәге «Мәктәбе исламия» татар башлангыч мәктәбендә рус һәм инглиз телләре укытучысы буларак башланып китә. Аннан соңгы тормышы журналистлык хезмәте, иҗтимагый эшчәнлек белән бәйле. Ләкин, кайда, ничек кенә хезмәт куйса да, аның өчен мәгариф мәсьәләләре һәрчак беренче урында тора – ул озак вакытлар «Ерак Шәрыктагы Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының милли-дини комитеты»ның мәгариф шөгъбәсе рәисе була, матбугатта милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган язмалар белән чыгыш ясый.
Гомумән алганда, «Милли байрак» газетасында басылып чыккан мәкаләләрнең байтагының Р.Мөхәммәдиш тарафыннан язылганлыгын искәртеп китү дөрес булыр. Аның язмалары «Рокыя Мөхәммәдиш» дип, «Илсөяр», «Үтәмеш» тәхәллүсләре белән күрсәтелгән (Ерак Көнчыгыштагы, 2015: 5). Чын исем-фамилиясе белән билгеләнгән мәкаләләрен генә исәпкә алганда да, 1936 елда, мәсәлән, Мөхәммәдишнең иллегә якын язмасы басылып чыгуын күрергә мөмкин (гомуми саны 400 тирәсе)1. Моннан тыш, Рокыя ханымның 1928–1939 елларда Г.Исхакый мөхәррирлегендә Берлин, Варшава шәһәрләрендә чыккан «Милли юл» («Яңа милли юл») журналында да милли мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре дөнья күрә. Алар арасында аерым шәхесләр (Гариф Кәрими, Йосыф Акчура), Ерак Көнчыгышта татарлар тормышы, Идел-Урал җәмгыяте эшчәнлеген тасвирлаган язмалар бар.
«Милли байрак» газетасы аша Р.Мөхәммәдиш мөһаҗирлектәге татарлар арасында мәгърифәтчелек тарату эшен башкара. Аның мәкаләләре, бер яктан, турыдан-туры мәгариф мәсьәләләренә – Ерак Көнчыгышта милли тәрбия, мәктәпләр оештыру, аларның эшчәнлеге, татар телендә язылган дәреслекләр, уку куланмалары, шул төбәктәге татар укытучыларының эшчәнлеген тасвирлауга, күренекле татар педагогларына багышланган булса, шул ук вакытта ул ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында киң мәгънәсендә мәгърифәт таратуны да максат итә – татар тарихы сәхифәләре, үткән тарихыбыз һәм милли каһарманнарыбыз, атаклы шәхесләребез тормышы аша милли тәрбия бирү, милли үзаң булдыру мәсьәләләренә багышлаган язмаларын бастыра. Татар телендә язылган, татар тематикасына багышланган әдәбият, тарих дәреслекләре бик аз булган яисә бөтенләй булмаган шартларда, бу милли тәрбия бирү һәм тарихи аң-белем таратуда иң әһәмиятле, һәм күп очракта бердәнбер чара була. Авторның «Без кем?» сәхифәсе астында дөнья күргән мәкаләләрендә Болгар чорыннан алып, ХХ гасырның беренче чирегенә кадәрге татар тарихы мәсьәләләре яктыртыла. Бу чыннан да бик актуаль проблема була, һәм ул «Милли байрак» газетасы сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсен тәшкил иткән (Муртазина, 2023: 255).
Р.Мөхәммәдишнең хатын-кыз, аның милләт тормышында, милли тәрбиядә һәм белем бирүдә тоткан урынын ачыклауга багышланган мәкаләләре нәширлек эшчәнлегендә аерым бер урын алып тора. «Милли байрак» газетасында басылган «Аналарыбызның милли бурычы» дигән беренче мәкаләсендә ул борынгы заманнардан алып аналарның төрки халыклар тормышында тоткан тотрыклы урыны, исламият кануннары нигезендә әлеге урынның тагын да ныгуы, гаиләдә аналарга карата булган мөнәсәбәт, аларның вазыйфалары, хокуклары, яңа вазгыять шартларында аналарның милләтне, милли барлыкны һәм гаилә учагын саклаудагы рольләренең тагын да артуы хакында сүз алып бара (Мөхәммәдиш, 1935). Шул ук фикерләр газетаның 1936 елгы 31 гыйнвар санында дөнья күргән «Милли тормышыбызда хатын-кыз» язмасында да дәвам иттерелә (Мөхәммәдиш, 1936).
Төрки дөньяда хатын-кызның бик борынгыдан ук тоткан урыны аның гаиләдәге ролендә генә түгел, ирләр белән бергә ил тормышында, ил язмышын хәл итүдә дә катнашуында да чагылыш таба. Һәм дәверләр кичешендә бу вазгыять башка милләт хатыннарының «киң хокук өчен тартышу»ыннан күреп түгел, ә тарихи традиция, гадәт буенча алып барылган. Автор билгеләп үткәнчә, хатын-кыз гаиләдә хуҗалыкны алып бару өчен җаваплы булган. Ләкин, шул ук вакытта, тарихтан билгеле булганча, хан хатыннары, моның белән генә тукталып калмыйча, хәтта ил белән идарә итүдә, тәхет мәсьәләләрен хәл итүдә дә катнашканнар.
Хатын-кыз – ана һәм балаларга тәрбия бирүче, һәркем тормышында зур әһәмияткә ия булган зат та. Алай гына да түгел, ул – әби, остазбикә, мөгаллимә дә. Шуңа да «яшь буынның халкыбызның чын балалары итеп җитешүләре дә әбиләребезнең, остазбикә, абыстайларыбызның хәзер бәһасе булмаган хезмәтләреннән, фидакарьлекләреннән вөҗүдкә килә алды». Буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән әбиләребез тәрбиясе халкыбызга аның чолганышы бик чуар булган заманнарда да «үзенең динен, милләтен кыл кадәре дә үзгәртмичә саклап калырга» ярдәм иткән.
Автор татарларда укымышлылык дәрәҗәсен күрсәткән үзенчәлекләрнең берсе булган хатын-кызларның белем алуы мәсьәләсенә дә туктала. Мәктәпләр ачарга мөмкинлек булмаган заманнарда кыз балаларны абыстайга илтеп, сабак бирүләре турында яза. Шул сәбәпле укый белмәгәннәр чагыштырмача күп булмаган, ә соңрак дәверләрдә бу вазгыять тагын да уңай якка үзгәргән ди.
Хатын-кызларның татар халкы тормышында, аның мәгарифе үсешендә тоткан урыннарын билгеләп, Р.Мөхәммәдиш аларның «милли үзлекне саклауда үзебезнең югалган көчебезне туплауда» бик зур хезмәт башкаруларын ассызыклый. Һәм бу хәл ватаннан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен аеруча әһәмиятле булган. Авторның билгеләп үтүенчә, баланың рухияте формалашуда, милли хисләре ныгуда беренче чиратта әниләр, әбиләр һәм мөгаллимәләр бурычлы. Шуның өчен дә, Ерак Шәрыктагы хатын-кызыбыз да, халкыбызның борынгыдан сакланып килгән шушы матур гадәтен саклап, «искедән бирле килә торган хокукларына таянып, милли хәятебезне алып барышуда ярдәмгә килергә, милләтебезнең һәр мәсьәләләренә катнашып китәргә тиешлеләрдер».
Әлеге язма Р.Мөхәммәдишнең татар хатын-кызының җәмгыятьтә, гаиләдә һәм тәрбиядәге роленә карашларын, мөһаҗирлектәге татарларның миллият, милли тәрбия турындагы фикерләрен ачыклауда зур әһәмияткә ия. Ул татар хатын-кызының милләте, аның яшәеше һәм киләчәге турындагы хис-тойгыларын күрсәтеп тора. Һәм, бер үк вакытта, кешенең яшәгән урыныннан һәм чорыннан бәйсез рәвештә, татар тәрбиясендә бик борынгы заманнардан ук килгән халык педагогикасының, халыкның тәрбия өлкәсендәге гореф-гадәтләренең актуальлеген раслый.
КУШЫМТА
Рокыя Мөхәммәдиш. Милли тормышыбызда хатын-кыз
Иске дәверләрдән бирле төрек2 хатын-кызы үзенең халкы арасында хөрмәтле урынын саклап килә. Төрек халкының иң иске күчмә тормышы белән яшәгән дәверләрендә үк төрек хатыны кабиләнең эчке эшләренең һәрберсенә иштиракъ итә (катнаша): сугыш вакытында аяклы малларны саклый, гаскәргә азык хәзерли, хәтта, кирәге булганда, сугыш сафына да баса. Илнең киңәшләрендә, төшенчәләрендә катнаша. Күчмә тормышның холыксыз вакытларында ул уңайсызлык китерә торган, бәрәкәтне туктата торган авыр йөк төсен алмый, үзе дә шунда иштиракъ итүе аркасында хәятны җиңеләйтеп килә. Табигый утрак кабиләнең ир кыйсеме (өлеше) хатын-кызларның һәр эшендә, һәр мәсьәләдә катнашуына өйрәнеп киткән, шунлыктан төрек хатын-кызларының хокуклы булуы башка милләт хатыннары кебек хокук өчен тартышудан килеп чыкмаган, тарихи ганганә (гадәт) буенча бер буыннан икенче буынга күчә килгән. Төрек халыклары утраклы булып, дәүләт төзегән дәверләрендә хатын-кыз халкы эчендә үзенең иске урынын югалтмаган. Бу вакытларда берничә хатын алу гадәт ителгән булса да, олуг хатын һәр эштә баш булып, бөтен гаиләнең барышына хуҗалык итеп килә. Хан хатыннары бу дәверләрдә хөкүмәт эшләренә, тәхет мәсьәләләренә кадәр катнашалар. Безнең бабаларыбыз Болгар төрекләренең тарихларында хан хатыннарының чит илләрдән килгән илчеләрне каршы алулары, мәмләкәтнең дин вә мәгариф мәсьәләләренә катнашулары мәгълүм. Болгар ханы Алмас3 ислам дине кабул иткәндә, Болгар иленә килгән гарәп язучысы Ибн Фадлан хатирәләренең биргән мәгълүматына караганда, Алмас ханның хатыны да илчеләрне ире белән бергә каршы алып, илчеләр өстенә көмеш тәңкәләр чәчкән. Бу кечкенә генә тарихи вакыйга Болгар хатын-кызларының илнең һәр адымнарында иштиракъ итүләренә дәлилдер. Алтын Урда дәүләте дәверләрендә хан хатын-кызлары, хөкүмәт эшләренә катнашып, Алтын Урда кул астындагы төрле олысларга ярлыкларга кадәр бирәләр. Шунлыктан рус кенәзләре сарайга хан хозурына килгәндә, хан хатынына бүләкләр китереп, үтенечләрен гарыз итә (җиткерә), күп вакытта ярдәм дә ала торган булганнар. Алтын Урдадан калган тарихи язулар арасында Алтын Урда ханбикәләренең рус дин башлыкларына салым түләүдән азат итеп биргән ярлыклары саклана. Казан ханлыгының соңгы көннәрендә хан тәхетендә Сафа углы Үтәмеш урынында мәмләкәтнең эшләрен Казан халкының иң сөекле ханбикәләре Сөембикә идарә итә. Халкы өчен иң зур авырлыкларны кабул иткән, бөтен җаны-тәне белән милләтен һәлакәттән коткару юлында тырмашкан ханбикәсен безнең халык әле дә күңелендә бер якты хатирә итеп саклый. [...]
Яшь буынның халкыбызның чын балалары итеп җитешүләре дә әбиләребезнең, остазбикә, абыстайларыбызның хәзер бәһасе булмаган хезмәтләреннән, фидакарьлекләреннән генә вөҗүдкә (барлыкка) килә алды. Халкыбызның бөтен тирә-ягын рус чолгап алган тормышында үзенең динен, милләтен кыл кадәре дә үзгәртмичә саклап кала алуы шул ук әниләрнең, әбиләрнең бала-чаганы, яшь-җилкенчәкне рус тәэсиреннән ерагайтырга тырмашуында булды. Төрек халыкларында хатын-кызга бер вакытта да хөрмәтсез күз белән карамаганга, һәр урында тигезлек бирелеп килгәнлектән, безнең хатын-кызларыбыз ирләр белән беррәттән тормышыбызның һәр яңалыгында иштиракъ итеп килделәр. Мәктәпләр ачарга ирек булмаган заманнарда да безнең халык баласының ирен-кызын аермыйча, абыстайга илтеп: «Ите сиңа, сөяге миңа булыр», – дип тапшырганлыкларыннан, бездә, хатын-кызлар арасында, рус кулында [...] торуыбызга карамастан, язу танымаган, халыкча әйткәндә, «төрки танымаган» хатыннар бик сирәк. Язу яза белүчеләр безнең әбиләребез заманасында сирәк булса да, әниләребез дәверендәге кызлар язу белсә, егетләргә хат яза дигән игътикад (ышану) беткәнгә, бу әхваль тәмам үзгәреп өлгерде.
Соңгы вакытларда ысул җәдид мәктәпләре ачылып, мәгариф эшләребез киң күләмдә куелганлыктан соң, хатын-кызлар белән ирләр мәктәпләренең программалары арасында һичбер аерма калмаган иде. Иске сабак абыстайлар дәверенә бу мәктәпләрдән әллә никадәр мөгаллимәләр җитешеп, халыкны агарту, укыту юлына кереп киттеләр. Мәгариф мәсьәләләрендә безнең хатыннарыбыз, тарихи ганганә буенча, ирләр белән бер сафка басып, милли үзлекне саклауда үзебезнең югалган көчебезне туплауда, әлбәттә, үзләре дә сизмичә, бик зур хезмәт иткәннәр. [...]
Хатын-кызларыбыз һәр җирдә, һәр дәвердә әбиләрнең, әниләрнең юлы белән баруларында дәвам итәләр. Һәр җирдәге оешмаларыбызның тулы хокуклы әгъзалары булып, мөгаллимә вә оешмаларның хәятендә файдалы гонсырлар (өлешләр) буларак хезмәт итәләр. Соңгы вакытларда кичерә торган көннәребезнең мөһимлеген аңлап, Ерак Шәрыктагы хатын-кызыбыз да искедән бирле килә торган хокукларына таянып, милли хәятебезне алып барышуда ярдәмгә килергә, милләтебезнең һәр мәсьәләләренә катнашып китәргә тиешлеләрдер. [...] меңәр еллар тарихы булган, ганганәви (гадәти, традицион) хокукларыннан ераклашмаска тырышырга тиешлеләрдер. Хатын-кызларыбыз читкә чыгып яки дошман котыртуы аркасында ирләре тарафыннан милли тормыш сафыннан чыгарылсалар, безнең милли барлыгыбызның бинасының бу почмагы кителгән, милли кәрваннарыбызның барышы авырланган булачак, милли вөҗүдебез, фалиҗ (паралич) суккан кебек, үзенең табигый юлында туктап калачак. Вә шуның аркасында мәгълүм халыклар үз көннәренә үзләре хуҗа булыр вакытлары җиткәндә, без милли барлыгыбызны бер ноктага туплый алмаган хәлдә, бер канаты сынган кош кебек очалмый, максатыбызга ирешә алмый калачакбыз. Бу яктагы хатын-кызларыбыз шуны аңлап, бөтен авырлыкларга, каршыларына куелган төрле коткыларга карамыйча, [...] хокукларын кулларыннан җибәрмәскә тиешлеләр. Хәятебезнең һәр барышында ирләре, агай, әниләре белән кулга-кул тотынышып, милли байрагыбыз янына җыелырга, милли кыйблага карап бер аяктан атларга тиешлеләр. Ике ганганә – әбиләрнең, әниләрнең васыятьләре шуны таләп итә.
ЧЫГАНАКЛАР
Мөхәммәдиш Р. Аналарыбызның милли бурычы // Милли байрак. 1935. 1 ноябрь.
Мөхәммәдиш Р. Милли тормышыбызда хатын-кыз // Милли байрак. 1936. 31 гыйнвар.
1 Хисап «Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар мөһаҗирләренең мирасы («Милли Байрак» газетасының библиографик күрсәткече)» белешмәлеге нигезендә алып барылды.
2 Биредә: «төрки» мәгънәсендә.
[3] Сүз Идел Болгары дәүләте хөкемдары Алмыш хан турында бара.
作者简介
Lyalya Murtazina
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
编辑信件的主要联系方式.
Email: lyalyamur@mail.ru
Cand. Sc. (Pedagogy), Leading Researcher at the Center of History and Theory of National Education
俄罗斯联邦, Kazan参考
- The legacy of the Turkic-Tatar Mukhadzhirs in the Far East (bibliographic index of the “Milli Bayraq” newspaper) (2015). Kazan: Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences Publ. (In Tat.)
- Murtazina L.R. (2023) History of the Golden Horde in the Tatar emigrant press of the 1930s–1940s (Based on the materials of the “Milli Bayraq” newspaper). In: Golden Horde Legacy. Materials of the VII International Golden Horde Forum. Issue 5. Kazan: 254–259. (In Russ.)
补充文件
