Государственная регламентация заключения брака и проведения свадебной обрядности у татар в середине 1970-х годов: свидетельство одного документа

Обложка

Цитировать

Полный текст

Аннотация

В архиве отдела этнологических исследований Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан обнаружен документ о том, как в середине 1970-х гг. в Татарской АССР осуществлялось государственное управление традиционной духовной культурой татарского народа. Источник представляет собой рекомендации по заключению и регистрации брака, проведению свадебной обрядности. Они были подготовлены Р.К. Уразмановой, старшим научным сотрудником Института языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова Казанского филиала Академии наук СССР, кандидатом исторических наук. Материалы были изданы в 1977 г. отделом записи актов гражданского состояния Совета Министров Татарской АССР заданию Совета Министров Татарской АССР (Постановление № 228 «О состоянии работы по внедрению новых гражданских обычаев в быт Татарской АССР и мерах по их совершенствованию» от 7 апреля 1976 г.). Брошюра является библиографической редкостью и представляет собой ценное свидетельство о советской национальной политике. Документ раскрывает как органы советской власти стремились изменить традиционный комплекс свадебной обрядности. Некоторые из обычаев и обрядов осуждались, высмеивались, другие поощрялись и обрастали новыми смыслами. Самой поощряемой частью свадьбы являлась официальная регистрация брака. Сценарий ее проведения стал основной частью рекомендаций партийных органов ТАССР. Он дает богатую информацию о том, как в советское время изменялась культура свадьбы у татарского населения.

Полный текст

Свадебная обрядность представляет собой сложную систему обычаев и обрядов, на которую влияет целый комплекс причин исторического, социально-политического и правового характера, особенности развития этнической общности и бытующих в ее среде религиозных воззрений. Известно, что при всей вариативности свадьбы у разных этнических (субэтнических) групп татар со специфичными комплексами и нередко характерной для конкретной общности терминологией обрядов, структурообразующие элементы были едиными для всего народа (Уразманова, 2014: 90).

Коренные социально-экономические преобразования в СССР предопределили существенные изменения в обрядах и праздниках народов страны, но наиболее значительные трансформации коснулись свадьбы. Выделяется три этапа перестройки свадьбы у татар в советское время: 20-е годы, с начала 30-х до 60-х годов и с начала 60-х годов до 90-х годов ХХ столетия (Уразманова, 2014: 106). Все они характеризуются тем, что свадьба стала частью государственной национальной политики. На третьем этапе «основой для государственного регулирования брачной обрядности стало принятое Советом Министров РСФСР Постановление 1964 г. (Постановление Совета Министров РСФСР №203 «О внедрении в быт советских людей новых гражданских обрядов» от 18.02.1964 г. – прим. авт.), направленного на борьбу с религиозными суевериями путем внедрения в социуме новых гражданских праздников и обрядов с целью «воспитания советского патриотизма, коммунистического отношения к труду», а также укрепления семейных ценностей» (Ханипова, 2024: 186). Продолжением работы партийных органов уровня РСФСР стала деятельность региональных органов государственной власти. Ее ярким свидетельством является найденный документ – подготовленные в соответствии с Постановлением № 228 «О состоянии работы по внедрению новых гражданских обычаев в быт Татарской АССР и мерах по их совершенствованию» (от 7 апреля 1976 г.) рекомендации по проведению свадьбы среди татарского населения ТАССР. Работа по их подготовке была проведена отделом записи актов гражданского состояния Совета Министров Татарской АССР, по заданию Совета Министров Татарской АССР и при участии Р.К. Уразмановой, старшего научного сотрудника Института языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова Казанского филиала Академии наук СССР, кандидата исторических наук. Публикуемый материал раскрывает процесс изменения свадебного комплекса у татар в 1970-е годы, появления в нем новых обрядов и элементов. Он показывает образ «правильной свадьбы», который внедрялся в это время в сознание татар.

 

ТАТАРСТАН АССР МИНИСТРЛАР СОВЕТЫНЫҢ ЗАГС БУЛЕГЕ

Өйләнешү, никахны теркәу һәм туй йолалары буенча кайбер киңәшләр

Казан 1977

 

Бу тәкъдимнәрне, Татарстан АССР Министрлар Советының “Татарстан АССРда яңа гражданлык йолаларын көнкүрешкә кертү эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» 1976 ел 7 апрельдәге 228 нче карарына туры китереп, Татарстан АССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге чыгара.

Тәкъдимнәрне СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, тарих фәннәре кандидаты Р.К.Уразманова әзерләде.

 

§ 1. Өйләнешү йолалары

Өйләешү, кияүгә чыгу – һәр кешенең тормышында бик әһәмиятле, тирән эз калдыра торган вакыйга. Иң элек, ул ике сөйгән йөрәкнең бергә тормыш башлап җибәрүе. Ләкин бу вакыйга аларның ата-аналарын, туган-тумачаларын да игътибарсыз калдырмый. Хөкүмәтебезне дә яңа гаилә барлыкка килүе кызыксындыра.

Билгеле булганча, өйләнешүнең үз тәртибе, кагыйдәләре, гадәтләре, йолалары бар. Алар башка йолалар кебек үк үзгәреп тора. Урта буын кешеләре алдында гына да, өлкәннәр турында әйтәсе дә юк, өйләнешү йолалары, туй үткәрү гадәтләре зур үзгәрешләр кичерде. Аларның асылы нидән гыйбарәт?

Иң беренче өйләнешү йоласын башлап җибәрүче димләүне алыйк.

Бу гасыр башында гына да әле өйләндерү, кыз бирү күбесенчә димләп үткәрелгән. Ул чорда кыз белен егет туйга кадәр бер-берсен еш кына белмәгәннәр дә. Ата-аналары, туганнары үзара килешеп хәл иткәннәр моны. Кайчак яшьләрнең, бигрәк тә кызның ризалыгын сорап та тормаганнар.

Революциядән соң, дөресрәге, егерменче еллар азагында “ябышып чыгу” киң таралган. Билгеле, моның үзенә күрә сәбәбе дә бар. Шул чордагы экономик авырлыкка бәйле булган ул. Чөнки димләп бирү билгеле бер дәрәҗәдә материаль чыгымнар таләп итә: туй, кунак-төшем, күп санлы бүләкләр алу һ.б. Ә инде “ябышып чыкканда” туй чыгымнары күпкә кими – туйны кияү өендә генә, бик зурламый гына үткәргәннәр. Бүләкләр дә артык күп булмаган. Экономик сәбәпләрдән тыш шуны да истә тотарга кирәк: гомумән, ул еллар революцион үзгәрешләр нәтиҗәсендә яшьләрнең иске гореф-гадәтләргә буйсынмавы, алар урынына яңа революцион традицияләр барлыкка китерергә тырышулары белән характерлана. “Кызыл туй”ның тууы нәкъ шул елларга туры килә. Болардан тыш, “Ябышып чыгу”ның киң таралуында ата-анасының кайбер яшьләрне көчләп кияүгә бирүе дә сәбәпче булган.

“Ябышып чыгу”, икенче төрле әйтсәк, кызның ата-анасы ризалыгын сорамый гына кияүгә чыгуы, 1960 еллар азагына кадәр дәвам итте. Хәер, киң таралгач, гадәткә кергәч, “ябышып чыгу” сүзе онытыла да башлады. Бу “кичә фәлән кыз кияүгә чыккан икән”, дип әйтүгә кайтып калды. Ләкин тормыш яхшыра барган саен, ашык-пошык өйләнүләр яшьләрдә дә, олыларда да канәгатьсезлек тудыра башлады. Әкренләп, яңадан димләү гадәте тормышта урын алды. Ләкин димләүнең мәгънәсе хәзер бөтенләй башка. Белмәгән егеткә кызның ризалыгын сорамый-нитми генә, көчләп кияүгә бирү, яки калым-мәһәр килешү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Күбесенчә, бу бары тик кызның ата-анасының ризалыгын сораудан гына гыйбарәт. Димче булып еш кына берәр туганы белән егет үзе бара. Ул килешеп кайткач, ата-анасы барып, буласы кодалар белән яхшырак танышып, туйны ничегрәк һәм кайчан үткәрү турында вәгъдәләшә. Безнеңчә, бу бик күркәм, һәм бер үк вакытта бик кирәкле дә гадәт. Ләкин республиканың кайбер районнарында “ябышып чыгу” да әле бетмәгән.

Хәзерге чорда болай кияүгә чыгу гадәте белән килешеп булмый. Ни өчен дисәк, кызны үстергән ата-ана хөрмәт урынына, яшьләрнең шундый ваемсыз, битараф булуларын күргәч, бик авыр хәлдә кала: сыкрана, җәберләнә. Әлбәттә, ата-ана йөрәге гафу итүчән: алар тора-бара килешәләр, күнәләр. Ә башкача нишләмәсеннәр соң? Әмма, барыбер, ата-ана күңелендә ризасызлык, канәгатьсезлек тойгысы кала. Гадәттә егет кешенең бүген кыз алып кайтачагын аның туганнары белеп тора. Ата-анасы олы яшьтә, бай тормыш тәҗрибәсе булуга карамастан, кыз ягын кисәтү хакында уйламыйлар.

Нишләп соң алдан әзерләнеп, җыенып, борынгы гадәтнең яхшы якларын искә алып, егет үзе, яки аның кеме дә булса кызны сорап бармаска? Барыбер иртәгәсен алар тарафыннан: “Кызыгыз бездә”, – дип белдерелә бит. Туганлашасы кешеләр булгач, алдан ук бер-береңне яхшырак белеп, аралашып торсаң, киләчәк мөнәсәбәтләр дә, һичшиксез, шомарак булыр иде. Кызларның ашыгулары да урынлы микән? “Ашыккан-ашка пешкән” дигән мәкальне халык белми әйтмәгәндер. Моны онытмау шарт. Гомумән, туйга кадәр халык һәм дәүләт алдында законлаштырылмый гына яшь кияү белән кәләшнең бергә тора башлавы беркайчан да булмаган. Чынлап та, бергә тора башлагач, тормыш мәшәкатьләренә чумгач, туйның кирәгә дә шул гына бит.

Кияүгә “ябышып чыгу” гадәте сакланып килә торган авылларда моны игътибарсыз калдыру дөрес түгел. Бу хакта халык арасында аңлату эше алып барырга кирәк, чөнки законга да сыймый торган хәл бу.

Биредә өйләнешүгә караган икенче мәсъәләгә тукталу урынлы.

Совет хөкүмәте, хатын-кызларның хокукларын яклап, язылышуны үз кулына алды.

Рәсми төстә расланган никах кына дөрес, законлы санала. Соңгы елларда кертелгән гаилә төзү һәм никах турындагы яңа закон буенча, язылышырга гариза биргәч, яшьләр бер ай көтеп торырга тиеш. Бу үзенчәлек гаилә коруга җитди караш йөзеннән, яшьләр бер-берсен һәм туганнарын яхшырак белсеннәр, дигән максаттан чыгып кертелде. Шуның белән бергә, язылышу тәртибен тантаналы итеп үткәрү дә таләп ителә, чөнки яңа совет гаиләсенең барлыкка килүе дәүләт күләмендә дә әһәмиятле, хуплап алына торган вакыйга.

Тантаналы итеп никахлашу нәрсәдән гыйбарәт соң? Беренчедән, аны уткәрү өчен аерым шартлар тудырылу кирәк. Җирле Советларның башкарма комитетлары җитәкчеләре тантаналы язылышу өчен кирәкле шартлар тудыру ул – җитәкчеләрнең рәхимлелеге һәм киң күңеллелеге генә түгел, ә бәлки РСФСР Министрлар Советының карарын үтәү дә икәнен истә тотарга тиешләр. Әлеге карарда болай диелгән: “Автономияле республикаларның Министрлар Советлары, край, өлкә Советлары башкарма комитетлары яңа гражданлык йолаларын тормышка кертү өчен, уңайлы биналар, җиһазлар булдыру, шушы максатларда культура йорты һәм Культура сарайлары, клублар, театр биналары һәм утырыш залларын биреп тору юлы белән ЗАГС органнарына кирәкле шартларны булдырырга тиешләр”.

Шул ук фикер Татарстан АССР Министрлар Советының 1976 ел 7 апрельдәге № 228 карарында да әйтелгән.

Соңгы вакытта республика шәһәрләрендәге ЗАГС биналарын ямьләндерүгә, аларны җиһазлауга аеруча игътибар бирелә башлады. Авылларда да бу юнәлештә беренче адымнар ясала.

Аерым шартлар тудыру – ул, яраклы бина хәзерләү белән бергә, язылышуның үзен дә билгеле бер тәртиптә үткәрү дигән сүз.

Ләкин күп кенә күзәтүләр һәм төрле районнардан Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы ЗАГС бүлегенә җибәрелгән берничә еллык мәгълүматларны җентекләп өйрәнү тантаналы никахлашу йоласының бездә әле җитәрлек дәрәҗәдә аныклап җиткерелмәгәнлеген күрсәтә.

Йолаларны өйрәнү, күзәтүләр күрсәткәнчә, язылышуны чын мәгънәсендә тантаналы итеп үткәрү өчен түбәндәгеләрне истә тоту урынлы.

1. Авыл Советы бинасында бүлмәләр кечкенә, кысан булса, һәр парның язылышуын үткәрер өчен клублардан файдалану шарт. Ә бит еш кына язылышуда берничә пар берьюлы катнашсын дип тырышалар. Авыл җирендә бу гел булып тормый. Бер генә пар булгач, язылышуны клубта үткәрү белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Бу дөрес түгел. Кайберәүләр өчен никахлашуны зур тантана ясап үткәрү, ә икенче кешеләрне игътибарсыз калдыру соңгыларын үпкәләтүе мөмкин. Яңа гадәт кертергә тырышканда, бу моментны беркайчан да онытырга ярамый. Гадәт булгач, ул бөтен кешегә дә кагылырга тиеш.

Кайбер авылларда клуб бинасының бүгенге таләпләргә җавап биреп җиткермәве мөмкин. Андый очракларда авыл Советы бинасында тантаналы язылышу үткәрер өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудыру турында кайгырту кирәк. Ул шартлар нәрсәдән гыйбарәт соң? Тантаналы никахлашу үткәрелә торган урын кирәкле дәрәҗәдә җиһазланган булсын. Иң элек сүз яраклы мебель – матур өстәл, җитәрлек күләмдә матур урындыклар, аяк астына җәеп куярдай келәм, я юллык-җәймә булдыру турында бара. Ул бинада кирәгенчә яктылык булдыру әһәмиятле. Стеналар шып-шыр буш булса – күңелсез. Бүлмәсенә карап, я рәсем, портрет, ТАССР гербыннан барельеф булдыру – бик урынлы. Чәчәксез тантана мөмкин түгел. Моны бөтенесе дә аңлый. Кайбер авыл Советларында тантаналы язылышу үткәргәндә чыгарып куяр өчен пластмасса, яки мамык, ефәктән ясаган чәчәкләрне алып вазага утыртып куялар. Моның белән килешеп булмый, чөнки ясалма чәчәк, нинди генә матур булса да, ясалма инде ул. Ә гөрләп торган тантананы ясалма әйбер бизи алмый.

Татар авылларында һәрбер йортта диярлек төрледән-төрле гөлләр үсә. Ел буе чәчәк атып утыручы гөлләр дә шактый. Ни өчен соң аларның иң матурларын авыл Советы биналарында үстермәскә?

Кышын, чәчәк тапмаган чагында берәр яшел үсенте, яки нарат, чыршы ботагы яшьләр кулында бик матур булып тора.

2. Гариза бирергә килгән яшьләргә булачак язылышу тәртибен аңлату, кайбер киңәшләр тәкъдим итү зарар итмәс. Шул исәптән:

а/ кайчан һәм кайда язылышу үткәреләчәк;

б/ язылышу вакытында ике шаһит булу шарт. Башка дуслар, туганнар, хезмәттәшләр килгән хәлдә тантана күңеллерәк була. Шуны да әйтерга кирәк, никахлашуга яшьләрнең ата-аналары да килә башлады. Бу, безнеңчә, бик уңай күренеш. Мондый җаваплы минутларда ата-ананың катнашуы бу вакыйганың әһәмиятен күтәрә.

Тантаналы язылышу була дип белдерү элеп кую яки радио аша игълан итү – артык эш, чөнки тантаналы язылышу – мәзәк, концерт түгел. Ә менә авыл Советы секретареның гариза бирүче яшьләргә булачак тантаналы никахлашуга чакырып открытка җибәрүе әйбәт була. Ата-аналарын чакыру да урынлы. Ә яшьләр үзләре авыл Советы секретареннан, яки почтадан сатып алынган чакыру открыткаларын үз дусларына һәм туганнарына тантаналы язылышуга чакырып, көнен, сәгатен әйтеп, тараталар;

в/ кием турында кисәтеп куюның кирәге юктыр, чөнки хәзер яшьләр аны үзләре белеп эшли. Ләкин район үзәгендә яки башка урында яшьләр өчен махсус кибет, яки ателье эшләсә – моны тәкъдим итәргә кирәк. Яшь кәләшнең күлмәге ак кына булу мәҗбүри түгел икәнлеген истә тоту да зыян итмәс. Алсу, күк, хәтта кызыл төсне дә модельләр тәкъдим итә башладылар – үзеңә килешкән төсне сайла! Хәер, махсус ак туй күлмәге татар халкы өчен борынгыдан ук хас түгел. Ә менә матур калфак кыз йөзен бизәп, ачып кына җибәрер иде;

г/ соңгы елларда тантаналы никахлашуга, ара якын булса да, машина белән килергә тырышалар. Машиналарны ленталар, чәчәкләр белән бизиләр. Машиналарга курчаклар утыртып кую, шарлар тагу, машинаны ленталарга төреп бетерү – артык эш. Ә нигә атларны бизәп, кыңгыраулар тагып килмәскә? Авыл җирендә торып та мондый гаҗәеп матур, дулкынландыргыч күренештән үзеңне мәхрүм итү кирәк микән?

д/ матур күренешләрнең тагын берсе – тантаналы язылышудан соң яшьләрнең Гражданнар яки Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары һәйкәленә чәчәк куюы. Бу – яшьләрнең аларга рәхмәт билгесе. Моның шәһәрләрдә, район үзәкләрендә киң таралуын әйтергә кирәк. Ләкин әлеге күркәм күренеш авыл җирендә сирәк очрый. Шуның өчен яшьләр гариза бирергә килгәндә үк, булачак тантананың барышын аңлатканда, аларга моның кирәклеге турында киңәш итү бик урынлы;

е/ агач утырту да матур, уңай күренеш. Язылышкан көн генә димәгән. Я язын, я көзен, бер көн билгеләп, яңа гаилә коручыларга агач утыртуны тәкъдим итсәң, катнашмаучылар аз булыр иде. Урыны гына кадерле урын булсын. Утырткан агачлар малдан таптатып бетерердәй җирдә генә булмасын;

ж/ тантаналы никахлашу вакытында кайчакта яшьләрне үбештерәләр. Әгерҗе районында, мәсәлән, “Шулай кирәк дип белдек”, диючеләр дә булды. Моның белән килешеп булмый. Чөнки кеше алдында үбешү һәм аны карап тору элек-электән безнең халыкта тыйнаксызлык санала. Мондый «яңа» гадәтне көчләп кертү – бөтенләй кирәкми;

з/ авыл җирендә кайчакта тантаналы язылышу вакытында ук яшьләрнең эшләгән җирләреннән бүләк бирәләр. Иптәшләре дә кечкенә бүләк китерә /олырагын туйда бүләк итәләр/. Тантаналы язылышу вакытында бүләк бирү кирәкме икән? Хезмәттәшләренең җылы теләкләр әйтеп тәбрикләүләре – бик җитә. Ә бүләкне гадәттә туйда тапшыралар.

Әгерҗе районының Исәнбай авылында һәм республикабызның башка кайбер авылларында бик күркәм күренеш гадәткә керә бара. Аларда Октябрь бәйрәменә багышланган тантаналы кичәдә шул ел дәвамында яңа гаилә коручыларны сәхнәгә чакырып, чын күңелдән котлыйлар һәм колхоз исеменнән бүләк тапшыралар. Елдан-ел шундый тәртип булгач, яңа гаилә коручылар бу кичәгә алдан ук хәзерләнеп, киенеп-ясанып киләләр. Нинди хөрмәт бит бу!

и/ тантана музыкасыз күңелле булмый. Яшьләрнең үзләре белән ияртеп килгән гармунчы яки баянчыга гына ышанып калулары бик үк дөрес түгел. Моны тантаналы никахлашуны оештыручылар кайгыртырга тиеш. Музыка яшьләрне, кунакларны каршы алу моментында, тантананың рәсми өлешендә һәм тәбрикләүләр вакытында яңгырап торсын иде;

к/ тантаналы никахлашуның тагын бер мөһим шарты – өлкәнрәк, дәрәҗәле кешеләрнең, гадәттә, авыл Советы депутатларының, яшьләрне тәбрикләве. Аларга булачак тантана турында алдан әйтеп куялар, тантанага, кешесенә карап, үзенең әйтәсе сүзләрен, киңәшләрен әзерләп килсен өчен бу шулай эшләнә;

л/ тантаналы никахлашуны әлеге эшкә җаваплы авыл Советы секретарена гына тапшыру көтелгән нәтиҗәне бирми, әлбәттә. Шуның өчен 1964 елда ук, бу эшкә ярдәм итү йөзеннән, махсус комиссияләр оештыруның кирәклеге турында РСФСР Министрлар Советының махсус карары чыкты, мондый комиссияләрнең эшләрен әйбәт оештырган очракта – нәтиҗәсе дә күренә. Андый авылларда никахлашуны чын мәгънәсендә тантаналы итеп үткәрәләр. Мисал итеп Аксубай районы Иске Ибрай авылын китереп була. Биредә комиссия җитәкчесе булып күп еллар инде укытучы Тәскирә Саматова эшли. Комиссия 5 кешедән тора. Анда культура, медицина хезмәткәрләре, комсомол секретаре һ.б. актив катнаша.

Авыл Советы бинасы әйбәт, иркен булуга карамастан, никахлашуны еш кына Культура сараенда оештыралар. Авыл халкы бу яңа йоланы яратты. Хәтта яшьләрнең ата-аналары Тәскирә ханымга килеп яшьләргә җиткерәсе фикерләрен, сүзләрен белдереп, язылышу вакытын әйтүен үтенүчеләр дә бар.

 

§ 2. Тантаналы язылышуның якынча тәртибе

1. Бина бизәү:

Клубта үткәргәндә, лозунглар язып куярга мөмкин. Текстны халык мәкальләреннән алып була.

Залны бизәгәндә милли орнаментлардан киңрәк файдалану зыян итмәс иде. Ә бәлкем борынгы кызыл башлы сөлгеләр белән бизәргә, бит элек-электән сөлге – иң кадерле туй бүләкләренең берсе. Ике йөзек туй эмблемасы була ала.

Язылышуның үзен гадәттә сәхнәдә үткәрәләр. Залдан сәхнәгә күтәрелә торган баскычка ук юллык-җәймә җәеп куялар. Сәхнә уртасына – келәм. Сәхнәдә өстәл. Өстәл өстендә букет (елның вакытына карап). Бакча чәчәге булса да, кыр чәчәкләре булса да – букет зур булмасын /уртача күләмдә – гүзәлрәк була/. Чәчәк булмаса – зур булмаган гөл. Чәчәкле булмаса, яшел генә матур гөлләр дә аз түгел. Букетлардан тыш йөзекләрне салып куяр өчен матур савыт куела. Бәлки ваза астына матур итеп чигелгән салфетка салып куярга? Аерым папкага язылышу китабы, паспортлар, язылышу турында таныклык салынып куелган була.

Сәхнәдә – дүрт урындык бер җирдә – ата-аналар өчен, ике урындык – ике шаһиткә. Калган кунаклар залда утыра.

2. Бинасына карап, яшьләрне каршы алуны алдан уйлап кую яхшы. Һәрхәлдә, ике-өч пар бер көнне язылыша икән, барысын да берьюлы клубка, сәхнәгә чакыру дөрес түгел, чөнки һәрберсе өчен ул бик зур вакыйга. Кешесенә карап, әйтәсе сүзләр дә үзгә булуы мөмкин. Күмәк тәбрикләү әйбәт түгел. Кунаклар, яшьләр күрсәтелгән сәгатькә киләләр, өске киемнәрен салып, залга керүгә хәзерләнәләр. Пычрак аяк киеме белән залга керү – күңелсез. Өске киемнәрен салу өчен кыз белән егеткә аерым бүлмә булса, бигрәк тә әйбәт.

3. Шул ук вакытта залда, яки икенче бер бүлмәдә авыл Советы секретаре тиешле документларны тутыра.

4. Алып баручы башта яшьләрнең әти-әниләрен, шаһитларны һәм башка кунакларны залга чакыра, алар үз урыннарына утырышалар (бу вакытта музыка яңгырау урынлы була).

5. Алар урнашып беткәч, яшьләр керә. Икенче ишектән, үз бүлмәләреннән залга чыгарга мөмкинлек булса, бигрәк тә матур. Тантаналы музыка яңгырый. Барча кунаклар басып яшьләрне каршы ала. Алар җәелгән юллык-җәймә буенча сәхнәгә менәләр һәм келәмгә басалар.

6. Тантаналы язылышуны алып баручының чыгышы бер-берсенә нык бәйләнгән ике өлештән тора. Шуның берсе мәҗбүри-зарури (юридик-норматив) өлеше, әйтик, болай яңгырый:

“Хәзер совет социалистик республикалар Союзы гражданнары Кәримова Рәмзия Фәйзи кызы белән Исламов Таһир Сәлим улының тантаналы никахлашуын башлыйбыз. Никахлашуны теркәү алдыннан сезгә, хөрмәтле иптәшләр, сорау бирергә рөхсәт итегез.

– Таһир Сәлимович, сез өйләнүегез, икегезнең гаилә коруыгыз турында яхшылап уйладыгызмы?

– Әйе.

– Рәмзия Фәйзиевна, риза булып, үз теләгегез белән тормышка чыгасызмы?

– Әйе.

Ә хәзер, кадерле яшьләр, икегезнең дә ризалыгыгызны раслап язылышу китабына кул куюыгызны сорыйм.

– Сезне, Рәмзия.

– Сезне, Таһир.

–  Бу никахны раслап, шаһитларның кул куюларын сорыйм.

РСФСРның никах һәм гаилә кору турындагы Законы нигезендә шаһитлар, туганнар, якыннар-дуслар янында авыл Советы депутаты каршында һәм үзегезнең теләгегез буенча Сезне ирле-хатынлы дип игълан итәм”.

Икенче өлеше – мәҗбүри – юридик булмаган, ирекле рәвештә кыз белән егетне матур итеп, җылы сүзләр белән котлау өлеше. Монда гаилә коруның җаваплылыгы, бер-береңне хөрмәт итү, саклау, көндәлек тормышта булышу, ягъни бер-береңнең кадерен белү турында кыска гына итеп әйтелә.

Тантаналы язылышуны алып баручының котлау сүзе, язылышучыларның кемлегенә карап, шактый үзгә булуы мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге тәртиптә дә яңгырый ала:

“Хәзер Кәримова Рәмзия Фәйзи кызы белән Исламов Таһир Сәлим улының тантаналы никахлашуын башлыйбыз.

Хөрмәтле кияү, хөрмәтле кәләш, хөрмәтле кунаклар!

Бүген, кадерле яшьләр, сезнең һәм туганнарыгыз, дусларыгызның иң бәхетле, тантаналы көннәренең берсе. Сез яңа гаилә тормышын башлап җибәрәсез, һәм бу көн сезнең күңелегезгә якты, шатлыклы бәйрәм көне булып кереп калсын.

Сезгә чын йөрәктән зур бәхетләр телибез! Сезне монда китергән изге хисләр мәңгегә саклансын. Бер-берегезне яратып һәм хөрмәтләп, тормыш юлларыннан кулга-кул тотынышып барыгыз. Бу көн сезнең өчен күңелле генә түгел, бик җаваплы да. Сез тормышыгызда җитди адым ясыйсыз, үз өстегезгә зур бурычлар аласыз”.

Тантаналы никахлашуның матур йоласы булып яшьләрнең мәңгелек сөю хисләрен һәм бер-берсенә тугърылыклы булуларын белдерә торган балдак алышу гадәте керде.

– Яшьләр, балдакларыгызны бер-берегезгә кигезегез.

– Гаиләгезнең беренче документын – никахлашу таныклыгын сезгә авыл Советы депутаты иптәш Гәрәев Кәрим ага тапшырыр”.

Депутатның сүзе һәм тәбрикләве озын булмый. Ул, гадәттә, гаилә коруның шәхси тормыш өчен һәм дәүләт өчен булган әһәмияте тарында әйтә. Мәсәлән:

"Хөрмәтле Рәмзия һәм Таһир!

Авыл Советы башкарма комитеты исеменнән Сезнең тормышыгызда булган күңелле һәм шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Сез, яңа гына биргән вәгъдәләрегездә нык торып, Совет илебезнең нигезе булып саналган гаилә тормышын матур итеп корып җибәрүегезгә чын күңелдән өметләнеп, ышанып, никахлашу таныклыгын тапшырам.

Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәтләгез, тормышыгызда һәм мәхәббәтегездә саф һәм эчкерсез булыгыз. Илебезне /Ватаныбызны/, халкыбызны сөегез. Сезнең гаиләгез лачын кебек балалар үстерер, дип ышанабыз”.

Никахлашуны алып баручы тантаналы дәвам итә.

Шуннан соң яшьләрне әти-әниләре, шаһитлар, башка кунаклар котлый. Әлбәттә, барысы да берьюлы түгел, ә бер-бер артлы. Монда ашыгу урынсыз. Ләкин котлау дигәч тә, ул мәҗбүри тәртиптә речь әйтү түгелдер. Озын теләкләр, тостлар гадәттә туйда әйтелә.

Шул ук югарыда әйтелгән Иске Ибрай авыл Советында яшьләрне тәбрикләгәндә бик уңай, халык арасында киң таралган туй йоласыннан файдаланалар.

“Бал белән авызланганның теле татлы булыр,

Май белән авызланганның теле йомшак булыр”, – ди халык.

Шулай бал-май каптырып егет белән кызны котлыйлар. Тантаналы язылышу дәвам итә.

“Кадерле Рәмзия һәм Таһир! Яңадан бер мәртәбә сезне тәбрик итәм, бәхет һәм мәхәббәт, озын гомер телим.

Илебездә никахлашуның матур йоласы булып бер гадәт: сугышта һәлак булган якташларыбызның һәйкәленә чәчәк кую – керә. Сез дә, үзегезнең бәхетле көнегездә Ил өчен, безнең барыбызның да тынычлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызның якты истәлегенә башларыгызны иярсез һәм чәчәк куярсыз дип уйлыйм”.

7. Авылда туйлар бик үк еш булмый. Тантаналы язылышуны клубта үткәргән хәлдә, яшьләрнең анда озаграк булулары да мөмкин. Шуның өчен клуб хезмәткәрләренең алар өчен кирәкле шартлар тудыруы мөһим, шул исәптән музыка турында да онытмаска кирәк.

 

§ 3. Туй

Туй мәҗлесләре – өйләнешүнең үзәк, иң дулкынландыргыч, гомерлеккә истә кала торган өлеше. Туй гомердә бер генә тапкыр булганга күрә, һәркем аны матуррак, истә калырдай итеп үткәрергә тырыша.

Туй барышы элеккегедән шактый үзгә хәзер. Күбесенчә, ул гаҗәеп күңелле, уен-көлкеле, җыр-бию, яңа гаилә төзүчеләргә карата изге теләкләр белән уза. Яшь килен белән кияүнең беренче көннәрне кешегә күренмәүләре, үзәк туй мәҗлесендә катнашмаулары /гадәт кушмый иде!/ тарихта гына калды инде. Хәзер алар туйга ямь биреп, иң түрдә утыралар.

Туйга озак хәзерләнү хас. Шуңа да карамастан, кайчакны мәҗлес сүлпән бара, матур итеп әйтелгән тәбрик-котлаулар да килеп чыкмый. Андый очракта кунаклар да тизрәк китү ягын карый. Мондый хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Билгеле, һәр очракка яраклы рецепт бирү мөмкин түгел. Ләкин күп кенә күзәтүләр нәтиҗәсендә туган кайбер фикерләрне әйтеп үтү һәм шуларны истә тоту артык булмастыр.

1. Хәзерге вакытта туй мәҗлесенең барышы аны алып баручының осталыгына, сәләтенә бәйле. Шуның өчен мәҗлесне алып баручыны алдан ук билгеләп, аның белән сөйләшеп кую бик мөһим. Хәер, халык өчен бу гомумән яңа күренеш түгел. Элек-электән үк аргыш кодалар булган /әйтик, керәшеннәрдә/. Алар сүзгә бай, җырга оста кешеләрдән билгеләнгән. Ә туйның ничек барышы шулар кулында дияргә мөмкин.

2. Аш-суны озаклап, җентекләп хәзерләгән кебек үк, туй барышы турында да алдан ук уйлап кую кирәк. Еш кына бу нәрсә игътибардан читтә кала. Үзеннән-үзе килеп чыгар әле кебек. Ә чынлыкта алай булмый.

Чакырыласы кунакларны билгеләгән кебек үк, мәҗлесне ачып җибәрү, кемгә һәм кайчан сүз бирү, җырланасы җырлар, уеннар, гармунчы, башка музыка турында алдан ук кайгырту бик мөһим. Тәбрикләүчеләр белән сөйләшеп кую да яхшы. Алары әзерләнә тора. Ә бу үзе генә дә кешене дулкынландырмый калмый. Боларның барысын да кем эшләргә тиеш соң? Әлбәттә, яшьләрнең якыннары, туган-тумачаларыннан берсе. Дуслары ярдәм итешсә дә зарар булмас. Шуның өчен, борынгы гадәтне онытмыйча, “кияү егетләрен” билгеләп кую (алар инде сүзгә оста, тапкыр, оештыра белүчеләр булсыннар) мәслихәт. Ә инде яшь килен кияү егетләренә иң матур сөлгеләрен бирергә әзер булсын (алар 2–3 кеше булырга мөмкин).

3. Шуны да истә тотарга кирәк: өстәл янына утыргач кына тамада билгеләү килешмәгән кебек, тамаданың, хуҗа кеше табындагыларның ризалыгын сораганчы ук мәҗлесне башлап җибәрүе дә килешеп бетми.

4. Тостлар туйда күп тә, төрле дә була. Ләкин алар белән бик мавыгырга да ярамый. Белгәнебезчә, тост әйтүчеләр, гадәттә, соңгы сүзләрен эчәргә тәкъдим итү белән тәмамлыйлар. Тостлар берсеннән-берсе әйбәт, матур, эчтәлекле – эчми калыр хәлең юк. Ә тостны яклап һаман әз-мәз “төшерү” белән мавыгып китсәң, яшьләр турында да, гомумән туйда утыруың турында да онытып җибәрүең мөмкин.

5. Өйләнешкән яшьләрнең ата-аналарына, ике як кода-кодачаларга сүз бирүне онытырга ярамый. Сүз алгач, югалып калмас өчен, аларның әйтәсе килгән фикерләрен алдан ук уйлап куюлары яхшы.

6. Өйләнешүчеләр турында да онытмаска кирәк. Котлау, тәбрикләү сүзләре белән бер рәттән, яшь кияү белән киленне үзара ярыштыру, аларның осталык-җитезлекләрен сынап карау туй барышын тагын да җанландыра.

Ярыштырулар күп төрле булуы мөмкин. Менә шуларның берничәсе:

а/ кыз белән егеткә икесенә дә төргәк бирелә. Кат-кат кәгазьгә төргән төргәктән, нык бәйләнгән “серле” әйберне чишеп алырга кирәк. Эчендә – я имезлек, я бәләкәй курчак. Кем тизрәк чишеп бетереп, эченнән чыгара ала?

б/ туй алып баручы – яшьләрне өй уртасына чыгара. Ике кодагыйны чакырып чыгара. Бер тәлинкәгә 100 тиен сала. Шуны кыз белән кияү берәмләп чүплиләр. Кем күбрәк алырга өлгерә – шуның кулында гаилә кассасы булачак, имеш. Ике кодагый һәрберсенекен саный – егетнең әнисе – киленнекен, кызның әнисе – кияүнекен;

в/ бик кызык итеп “бала киендерү” уза.

Олы курчак – шәрә бала. Бала чүпрәкләре – гадәти чүпрәкләр.

Ике коданы уртага чыгарып: “Балаларыгызның бала чагын искә төшерегез әле”, диләр. Күпме маташсалар да, аларның бала киендерүләре килеп чыкмый. Соңыннан килен бала киендерә.

г/ чәк-чәк чыкканда аны килен белән кияү чыгарганда бик күңелне. Чыгып, аз гына кунакларны сыйлап алсалар да начар булмастыр.

Яшьләрнең табын түрендә утырулары мәҗлесне бизи, әлбәттә. Ләкин ким дигәндә 3–4 кич буена эссе һавада тирләп-пешеп, теләгәндә чыгып керү мөмкинлегеннән мәхрүм булып утыру бер дә килешерлек түгел. Моның белән аларны табын курчагына әйләндерергә тырышабыз түгелме соң? Азрак хәрәкәт итсәләр, осталыкларын күрсәтеп, кунакларның күңелен күтәрсәләр дә начар булмастыр.

д/ халыкта күркәм шундый бер гадәт тә булган. Яшь киленнән, ашлы-сулы булсын дип, “килен токмачы” кистереп караганнар. Хәзерге туйларда да килен үзенең осталыгын күрсәтеп алса, ямь өстенә ямь генә булыр.

7. Туйда яшьләрне үбештерү белән чамадан тыш мавыгу – килешмәслек хәл. Мисалга, Әгерҗе якларында тост алдыннан “әче” дип, аш-бәлеш алдыннан “тоссыз” дип, чәк-чәк чыккач “балсыз” дип һәм башка күп кенә сәбәп табып яшьләрне бертуктаусыз үбештерергә тырышалар. Бу кайберләренә ошап та киткән кебек. Ләкин туйда яшьләр генә түгел, аларның ата-анасы һәм башка олыларның булуын да онытмаска кирәк. Кайчак аларның кайберләре уңайсызланудан өйдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки, әйткәнебезчә, кеше алдыңда үбешү һәм аны карап тору элек-электән безнең халыкта тыйнаксызлык санала.

8. Туйның икенче өлешендә аш-су эзәрләүчеләрне табын янына чакырып, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү – игътибарга лаек күренеш. Бер туйда, мәсәлән, рәхмәт сүзе белән бергә аш-су хәзерләүче ике хатынның билләренә килен алъяпкычы бәйләделәр. ЗАГСтан алып кайтучы шоферга йон бияләй бирделәр. Кайчакта, туй мәҗлесендә көтелмәгән “гаиб” кунак булуы мөмкин. Бәлкем аңар да берәр бәләкәй бүләк бирергә, мәсәлән, килен кулъяулыгы. Кибетнеке булмыйча, үзе эшләгән булса, бигрәк яхшы.

9. Туйның азагына таба яшь кияүгә сүз бирелә. Ул икесе исеменнән дә әти-әниләренә һәм кунакларга рәхмәтен белдерә.

10. Тәнәфес вакытында бию-уеннар оештырыла. Арча якларында, мәсәлән, соңгы елларда еш кына яңабаштан элекке күмәк җырлы биюләрне, шул исәптән “Наза”ны уйный башладылар. Аларга олырак яшьтәгеләр дә бик теләп кушыла.

11. Туйда, әйткәнебезчә, җырланасы җырларны я машинкада бастырып, я кулдан күбәйтеп булса да, әзерләп куярга кирәк. Чөнки еш кына күп кеше, җырның сүзләрен белмәгәнгә, җырламыйча аптырап утыра.

12. Бик күңелле, яхшы туй истәлеге булып “Теләкләр альбомы” була ала. Альбомны алдан ук алып куялар. Беренче битенә кыз белән егетнең фоторәсемнәре, аларның туйда катнашучыларга үтенечләре (мөрәҗәгатьләре) – үз теләкләрен язып калдырырга. Ул альбом (эченә ручка салынган) туй барышында кулдан-кулга йөри, кунаклар теләкләрен яза бара. Туй барышына комачауламый.

13. Кайбер яңа туй йолалары күңелне борчый. Мәсәлән, туйда өйгә көчкә сыярлык күп итеп кунак җыю – шуларның берсе. Хәзер кемнәр генә чакырылмый: чыбык очы туганы да, дусты да, таныш булганы да, танышның танышы да дигәндәй – берсе дә калмый. Кирәкме икән бу?

Кунак урынсыз калса яки утырган урыны бик тыгыз, уңайсыз булса, кунак – кунак түгел, күңеле дә шат, көр булмый. Тилмереп кенә утыра. Үзең шул хәлдә булсаң, охшармы? Шуны истә тот.

14. Берничә сүз туй бүләкләре турында. Ата-бабадан калган гадәт буенча, туйга бүләксез килмиләр. Яңа гаилә коручыларны хөрмәтләү һәм аларга ярдәм йөзеннән китерәләр аны. Бүгенге көндә дә бу гадәт дәвам итә. Еш кына берничә кеше, акчаларын берләштереп, ниндидер зуррак, көнкүрешкә бик кирәкле әйбер – я телевизор, я кием шкафы, я булмаса башка шундый берәр кирәк-ярак бүләк итү гадәткә көрә бара. Кайбер авылларда, мәсәлән, туйга чакырылган кешеләр, кибеткә барып, үз акчаларын кибетчегә калдыралар. Җыелган акчага карата – күләмлерәк әйбер дә алына.

Ә менә табынга бүләк урынына акча калдыру – мәҗлесне бизәми. Кайчакта бит берәрсе (еш кына алдан сөйләшенеп) күп итеп акча сала – башкаларга аннан күпкә калышырга оят! Кәсеңне әрче! Бүләккә килгән әйберне табынга махсус чыгарып, аны җентекләп тикшерү һәм хакларын әйтеп күрсәтү дә килешми. “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дигәндәй – бүләкнең төрле булуы мөмкин.

Кайбер кунакларның уңайсызлануы бар. Бүләкләрнең кайчак зур һәм кыйммәтле булуы дә борчый. “Кешедән калышмаска” дип тырышу да зарарлы күренеш.

Монда китерелгән барлык бу киңәшләр – ниндидер, катгый үтәлергә тиешле инструкция яки күрсәтмәләр түгел, әлбәттә. Туй барышын алдан ук уйлап, хәзерләнеп торганда, сез үзегез дә күп кенә матур йолалар уйлап таба алырсыз. “Үз эшеңнең җимеше татлырак була” ди бит халык.

  

Конфликт интересов

Автор заявляет об отсутствии конфликта интересов.

 

Conflict of interests

The author declares no relevant conflict of interests.

 

×

Об авторах

Гульнара Фаатовна Габдрахманова

Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан

Автор, ответственный за переписку.
Email: medi54375@mail.ru
ORCID iD: 0000-0002-1796-5234

доктор социологических наук, доцент, заведующая отделом этнологических исследований

Россия, 420111, ул. Батурина, 7, Казань

Список литературы

  1. Уразманова Р.К. Праздничная культура и культура праздников татар. XIX – нач. XX вв. Историко-этнографические очерки. Казань: Ихлас, 2014.
  2. Ханипова И.И. Визуальные источники о новой советской обрядности в татарской деревне 1970-х годов // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 2. С. 184–200. https://doi.org/
  3. 10.22378/he.2024-9-2.184-200

Дополнительные файлы

Доп. файлы
Действие
1. JATS XML

© Габдрахманова Г.Ф., 2025

Creative Commons License
Эта статья доступна по лицензии Creative Commons Attribution 4.0 International License.

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».