LIFE AND WORK OF THE “KRYASHEN SUZE” NEWSPAPER FIRST EDITOR ANANIY MALOV (YAMASH IGENEY) (1938–1997)
- Authors: Fadeeva N.V.1
-
Affiliations:
- Municipal Budgetary Educational Institution "Kryashen Serda Basic Secondary School"
- Issue: No 1 (2024)
- Pages: 76-85
- Section: Исторические науки
- URL: https://ogarev-online.ru/2499-9555/article/view/307231
- ID: 307231
Cite item
Full Text
Abstract
From 1993 to 2001, the private newspaper “Kryashen Suze” was published in the Tatar and Russian languages in Naberezhnye Chelny at various intervals. The organizers of the periodical are N.P. Antonov, N.K. Kolcherin. The editors over the years were A.N. Malov, L.D. Belousova. The newspaper sought to unite people and enlighten their minds, covered the life of the Kryashens of Tatarstan and Russia. She published materials about the history, customs and ethnic characteristics of the Kryashens. The newspaper introduced outstanding creative people working in the field of culture and science. However, it closes due to financial difficulties. The purpose of the article is to introduce life activities of Malov Ananiy Nesterovich (Yamash Igeney) (1938–1997), editor-in-chief of the newspaper “Kryashen Suze”.
Keywords
Full Text
Ямаш Игәнәй, чын исеме Ананий Нестер улы Малов (10.01.1938–01.03.1997) – шагыйрь, журналист, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1938 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлый. Бераз вакыт Башкортостан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958–1960 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. 1967 елда укуын тәмамлый. 1965–1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1978–1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче була. 1980–1985 елларда ул Чаллы ит комбинатында инженер булып эшли.
Ямаш Игәнәй 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1986 елда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе итеп сайлана. 1990–1991 елларда «Чулман-Идел» (хәзерге көндә «Шәһри Чаллы») газетасында эшли. 1991 елдан гомеренең соңгы көненә чаклы «Аргамак» журналында бүлек мөхәррире.
Туган авылы Ләке яныннан агып узган Иганә елгасы Ананий Маловның әдәби псевдонимына әйләнә. «Сәфәр чыгам» исемле беренче шигырьләр җыентыгы шул псевдоним белән дөньяга чыга. 1992 елда «Керәшен сүзе» газетасын оештыра. Җәмәгатьчелек нигезендә ул газетаның баш мөхәррире булып сайлана. 1997 елда «Һай бу адәмнәрнең кыйланмышы» исемле шигырьләр циклы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләккә лаек була.
Ямаш Игәнәй дистәгә якын китап авторы, әдәбиятта шигърият һәм публицистика өлкәләрендә эз калдыра. XX гасырның 70нче елларында ук ул шигырьләрен Татарстанның көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда бастыра башлый. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» дип аталган беренче җыентыгы чыга. Поэзиядә ул тормыш, яшәү турында, үзгәрүчән-катлаулы дөнья хәлләре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган лирик һәм публицистик яңгырашлы шигырьләре белән билгеле. Шагыйрь мирасында шулай ук проза әсәрләре – публицистик мәкаләләр, керәшен татарларының тормыш үзенчәлекләре, гореф-гадәт һәм йолалары турында очерк язмалары, Кырым татар халкының туган җиреннән сөрелү фаҗигасе белән бәйле драматик вакыйгаларны, тоталитар режимның вәхшәтләрен бәян иткән «Бәддога» исемле публицистик китабы да бар.
Ямаш Игәнәй балалар өчен дә шигырьләр яза. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда – «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.
Төп басма китаплары: Сәфәр чыгам: шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. 127 б.; Йолдыз булып ян!: шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. 24 б.; Хәзинәләр иле: шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 64 б.; Игелекле төбәк: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. 110 б.; Мин әтигә охшаган: шигырьләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 40 б.; Бәддога: публицистика. Чаллы: КамАЗ, 1994. 159 б.
Без Ананий Малов белән 1990 нчы елда таныштык. Минем Чаллы шәһәр Советы президиумы аппаратында эшләгән вакытым. Ул елны шәһәр Советы «Чулман-Идел» дип исемләнгән татар газетасын гамәлгә куйды. Малов шул газетада бүлек мөдире булып эшли башлады. Журналист буларак зур тәҗрибә туплаган, утны-суны кичкән публицист, танылган шагыйрь иде инде ул. Мине, беркетмәләр бүлеге җитәкчесен – әдәби татар телен яхшы белүче белгеч дип, татар газетасының «шефы» итеп билгеләделәр. Ананий Нестерович минем янга газета өчен мәгълүматлар алу, депутатларның кылган эш-гамәлләре турында хәбәрдар булып тору нияте белән, еш кына керә башлады. Ишек ачылып китеп, башта борын очына гына эленгән алагаем зур күзлек күренә. Аннары, йөзенә төшкән озын чал чәчләрен артка сирпеп, Малов үзе килеп керә. Кулында, гадәттә, заманча, квадрат формасындагы кассеталы магнитофон.
– Карале, малай, – ди бу шулай берчак. – Үзебезнең авылга атап бер җыр язган идем. Кемгә бирсәм чын керәшен көе яза алырлар икән, ә?
Читлеккәен ачып, әй, тутый кош
Очырдым ла сезнең тарафка.
Асыл җаннарымның тәрәзәсен
Ачып куяр әле, җаратса.
Эй, Игәнә буе, эй, Ләке,
Күз алдымнан китми сурәте...
– Нәрсәгә соң бу җырга яңа көй? – димен. – Авыл көенә җырлана торган бер дигән сүзләр!
Берничә минуттан булачак җыр магнитофон тасмасына яздырылган иде инде. Иң беренче тапкыр җырны Чаллы радиосыннан «Чулман-Идел» редакциясендә корректор булып эшләүче Зәллә Вәлиева җырлап күрсәтте. Аннан соң ул бар матурлыгы, бөтенлеге белән Ләке авылы хоры башкаруында яңгырады. Соңрак Чаллы җырчысы Николай Храмов репертуарына кереп, аның яраткан җырына әйләнеп китте. Хәзер бу популяр җырны балалар, фольклор коллективлар башкаруында да еш ишетеп була.
Якташлар да буларак, без аның белән бик тиз арада дуслашып киттек. Ләке белән Түбән Чыршылы арасы биш кенә чакрым, безнең авыллар Игәнә елгасының сул ярында урнашкан. Ананий Нестеровичның «Ямаш Игәнәй» дигән әдәби псевдонимы да шул елга исеме белән бәйле иде. «Ямаш» дигәненең дә үз мәгънәсе бар. Әнисе Нарат Асты авылының Ямашевлар нәселеннән булганга, аның кыз фамилиясен үзенә әдәби псевдоним итеп алган иде ул. Атасын бөтенләй белмәгәнгә, ятим сугыш баласы булганга, биш баласын ялгызы үстергән әнисенә карата хөрмәте, яратуы чиксез иде аның.
Газета укучылар хәтерлидер: 90 нчы еллар башы – реорганизация, ликвидация, кыскартулар, болганулар чоры булды. КамАЗ кичергән коточкыч пожардан соң, болай да тотрыксыз шәһәр тормышының асты өскә килде. Без дә Ананий Нестерович белән 2 ел күрешми тордык.
– Син кая югалдың? – дип «тетеп» атты ул мине урамда очратып. – Без бит монда яңа гәҗит чыгара башладык...
Үзгәртеп кору җилләре үз эшен эшләде. Мин дә, Ананий Нестерович белән бергә, «Керәшен сүзе» газетасын чыгару өстендә эшли башладым. Газета айга бер тапкыр 8 битлек булып чыга. База да, штатлар да, акча да юк. Ләкин энергия, дәрт, теләк бар. Көннән-көн күбрәк ачыла барган тарихи мәгълүматлар, шаккатарлык, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңалыклар кызыксынуны арттыра гына бара.
«Күк кабагы ачылыр»... Газета өчен бу эпиграфны Ананий Нестерович уйлап тапты. Биредә язылганнар киләчәктәге ачышларның башы гына, алга таба укучыларыбызны бихисап яңалыклар, могҗизалар көтә, моңа кадәр архив киштәләрендә, хәтер сандыкларында сакланган истәлекләр тиздән газета битләренә күчеп, сер булудан туктап, чынбарлыкка әйләнәчәк, дигән мәгънәне аңлата иде бу беренче карашка гади генә булып күренгән өч гыйбрәтле сүз...
Малов эшләгән «Аргамак» журналы редакциясе хезмәткәрләре газетаның һәр санын түземсезлек белән көтеп алалар. Җитәкчелек редакциядә керәшен гәҗите дә эшләнеп ятуга лояль карый, ә гамәли хезмәткәрләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар иде. Гомумән, Ананий Нестеровичны ихлас яраттылар, хөрмәт иттеләр. Талантлы журналист булу өстенә, кече күңелле, эчкерсез, риясыз булуы да үз ролен уйнагандыр. 60 яшенә якынлашып килүче бу кешенең балаларча беркатлы, ихлас булуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде. Шатланса – сабыйларча кул чәбәкләп, бер аягында сикерә-сикерә шатлана, ачуланса – усалланып, ярсып, дулап ачулана иде ул. Бервакытны шулай үзен дәрәҗәле генә санап йөргән бер кеше, кичен шалтыратып, иртәнгә бер материал язып бирүен үтенгән. Син – профессионал, синең өчен бу берни тормый, янәсе... Дулапмы дулады Ананий Нестерович. «Сыттым теге бәндәне. Андый чи материалны кеше түгел, син дә укымаячаксың бит, дидем...».
Эшләгән эшләренә, язылган сүзләренә үтә җаваплы карый иде шул ул. Яраткан сүзе «асыл» булды. Язганда асыл сүзләр сайларга тырышты, аралашканда асыл затларга тартылды. Керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле кешеләрнең тормышын яктыртып бару йөзеннән, «Нәселебезнең асыл затлары» дигән рубрика уйлап тапты. Матурлыкка, кешеләр арасындагы чиста, саф мөнәсәбәтләргә мәдхия укыды. Игелек кылырга, иман белән яшәргә өндәде.
Чиркәүгә йөрмәсә дә, Ходайга ышана иде ул. Шулай булмаса, мондый ихлас шигырьләр дә тумас иде. Инде 60 яшькә якынаеп килгәндә, Борды авылы чачаунигында махсус уздырылган келәүдән соң чумылган иде ул. Үзеннән ун яшькә өлкән танылган җырчы, үзе дә чыгышы белән Борды авылыннан булган Раиса Тимофееваны «Урсанасы» итеп сайлаган иде...
Ул табигать баласы иде. Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән кеше буларак, йөз төрле үлән таный, аларның шифа-сихәтләрен белә. Кошларны тавышыннан аера. Иртәләрен боздай салкын су белән коена. Коенганда әйтә торган ниндидер иманнары да бар иде аның. Ырымнарга, әйтемнәргә ышана. Күзлек атландырган борынын учына терәп, андагы сырлардан «тормыш юлын» өйрәнә. «Карале, минем гомер линиясе кая кадәр җиткән. Әни яшенә җитәм әле мин...».
Сиксәнгә кадәр яшәгән әнисе яшенә җитәргә 20 ел калды аңа. Гомер дәфтәренең соңгы бите булган 1996 нчы елда Ананий Нестерович бик күп язды. Үзенә генә хас дуамаллык белән, ярсый-ярсый язды. Дөньяның бөтен бозык төшләрен төзәтергә теләгәндәй, берсеннән-берсе саллырак шигырьләр иҗат итте.
Күңеле нәрсәдер сизенгәндәй ашыкты, кабаланды. Тагын бер елдан соң булачак 60 еллык юбилеена 2 томлык шигырьләр китабын басмага әзерләде. Һәр шигырен кечкенә язу машинкасында үзе басты. Наборга да, редакторларга да бирмәде. «Мин баскан вакытта редакцияли дә барам, кирәкмәс», – диде. Эштән соң төннәр буе утырып талчыгулар аның болай да, үзе әйтмешли, «тетелгән» йөрәгенә зур авырлык китергәндер. «Аргамак» журналы редакторы Мансур Мортазин белән кулъязмаларны Татарстан китап нәшриятына тапшырырга дип юлга чыккан җиреннән, йөрәк өянәге тотып, шагыйрьне Чаллы больницасына алып кайттылар...
Гомер дигәнең бик тиз уза. Январь аенда Ямаш Игәнәйгә 85 яшь тулган булыр иде. «Керәшен сүзе» газетасының да февральдә 30 еллыгы. Шагыйрьнең 60 еллыгы уңаеннан туган авылы Ләкедә ачылган музейга да ике дистә елдан артты... Ямаш Игәнәй хыялында йөрткән чиркәү дә менә инде берничә ел авылның күрке булып, тау башын ямьләп утыра. Замана җилләре кагылып, урта мәктәп статусыннан гомуми белем бирүче уку йортына әверелсә дә, Ләке мәктәбендә якташларын зурлыйлар, иҗатын өйрәнәләр. Хәтта рус теле укытучысы Энҗе Әгъләмова җитәкчелегендә шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итүче группа да эшләп килә. Ни кызганыч, үзе 20 ел элек басмага әзерләгән шигырьләр томы гына әле дә булса дөнья күрмәгән...
Янә күз алдыма Ананий Нестерович килеп баса. Озын чал чәчле башын чайкап, үзенә генә хас тон белән: «Эй җегетлә-ә-әр, бакчый бу дөнҗага!» дияр кебек. Мин янә кулыма «Керәшен сүзе»нең 1993 нче елның февраль аенда дөнья күргән, саргайган беренче санын алам. Редактор Ананий Маловның яңа газета чыга башлау уңаеннан кайчандыр халкыбызга, шул исәптән мөселман кардәшләребезгә дә мөрәҗәгать итеп язылган сүзләре бүген дә бик актуаль яңгырый: «...Кешеләрне диненә, теленә карап түгел, кылган гамәленең үзе һәм кешеләр өчен кирәкле, файдалы, мәгънәле икәнлегенә карап бәялик әле. Һич булмаса, шуңа омтылыйк. Бер-беребездән гаеп табып, акыл өйрәтеп азапланмасак, бүтән эшләребез беткәнмени? Кырык эшебез кырык якта кырылып ята түгелме соң? Әйдәгез, бергәләп милли мәктәпләр, мәдәният, дин мәсьәләләрен кайгыртыйк. Бергәләп, кулга-кул тотынып, иңне иңгә куеп. Үзара тату булсак кына илебез, җиребез, Ватаныбыз чәчәк атар, үзебез дә бәхетле булырбыз. Бүгенге болганчык, мәтәвекле һәм хәвефле заманда, бик аздан гына да, бер-беребезне югалтып, Сак белән Сок хәлендә калуыбыз бар. Моңа юл куймаска иде, туганнар!..» [3].
– «Бик тыйнак, хөрмәткә лаек кеше иде!» – дип искә ала Ямаш Игәнәйне Зәбир Хәлимов.
– «Безнең каләмдәшләр арасында авызы белән кош тота торган» шома телле җор кешеләр бар. Аларны тыңлагач, кемнәрдер: «Вәт бу язучыларның да язучысы, шагыйрьләрнең дә шагыйредер!» – дип уйлап та куядыр. Әмма телдә тибрәнгән сүз белән кәгазьгә төшкән сүз арасында аерма бик зур була кайчак. Әлеге ут уйнатып сөйли торган иптәшнең язганнарын укып карыйсың да еш кына аптырабрак каласың: колакка тәэсир иткән аваз фейерверклары кая да күңелләрне кузгатырлык мәгънә, фикер кая? Шөкер, безнең бәхеттән, тормышта киресенчә дә булгалый. Кешеләр белән артык сүзгә керми торган, карап торышка да юаш, йомыкый гына күренгән берәр иптәшнең язганнарын укыйсың да тагын хәйран каласың: кара, сүзе белән таулар күчерә бит бу, ташны кысып суын сыгара, чүлләрне гөлбакча итә, тираннан мәҗнүн ясый...
Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) әнә шул – карап торышка тыныч, салмак, сабыр күренеп тә, күңелендә янартаулар, бәхет кыңгыравы чыңнары, әрнүле яралар йөртә ала торган замандашларыбызның һәм каләмдәшләребезнең берсе икән ләбаса! Кеше, шәхес буларак бөтен сыйфатлары һәм нечкәлекләре белән беләм дип әйтә алмыйм, шулай да аның белән егерме елга якын танышмын. 60 нчы еллар ахырында шигырьләрен күтәреп, Язучылар союзының Әлмәт бүлегенә килеп йөри иде ул. Уртага чыгып үзен күрсәтеп, акыллы фикерләр әйтергә тырышып, тавышын җыелышка яраштырып сөйләгәнен беркайчан да хәтерләмим. Юашлыктан килгәндерме ул нәрсә, тыйнаклыктанмы, әллә тәҗрибә җитмәгәнме, ансын да кистереп әйтә алмыйм. Әмма бүлеккә калдырып киткән шигырьләренең күбесе безгә, Әлмәт язучыларына, ошый иде.
Ямаш Игәнәйнең күңелгә хуш килгән ягы – ул кыска һәм ачык итеп язарга омтыла. Фикерсез, су буе сүз уйнату, ахыр чиктә кешенең вакытын алу, минемчә, әдәбиятта үзенә күрә бер җинаять, сүзгә исрафчыллык – әдәби культура һәм укучыларны ихтирам итү билгесе. Кыскалык һәм ихласлык хакында кайчак авторның кайбер стиль кытыршылыкларын да кичерергә мөмкин хәтта. Менә автор кулъязмасыннан кайбер строфалар:
Җирне гөл итәм, дигәннәр әйләнгән гөлгә,
Җирне көл итәм, дигәннәр әйләнгән көлгә... яки;
Әти яраланган дигән хәбәр килде...
Күктә канлы болыт ага шуннан бирле...
Шулай ук шагыйрьнең халыкчанлыгын, садәлеген һәм үзен табигать белән берлектә тоеп иҗат итүен дә ассызыклап үтәргә кирәк. «Мин язам тик җан авазын...» ди ул үзенең бер шигырендә. Икенче бер шигырендә исә мондый юллар бар: «Табигатькә җан һәм тын белән кушылам. Гүя мин аның бер күзәнәге сыман». Әйе, шагыйрь табигатьнең бер күзәнәге булырга тиеш.
Ямаш Игәнәй – патетик пафослы, эпик колачлы, озын әсәрләр авторы түгел ул, ул, берече чиратта, нечкә тоемлы, хисчән лирик шагыйрь. Яктылык һәм моң, уйчанлык һәм самимилек күп аның шигырьләрендә.
Кырказ тавышы камыш булып шыткан күлдә.
Сандугачның җыры чәчәк аткан гөлдә.
Каян килә тылсымлы бер аһәң дисәм –
Сөю булып сарылгансың йөрәгемә...
Ямаш Игәнәй – халкыбызның керәшеннәр дип йөртелә торган этник группасының бер вәкиле. Сөйләш, җыр-көй ягыннан булсын, тарихи катламнарның яңарышы ягыннан булсын, бу халыкның бүгенге әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә керткән өлеше зур. Поэзиябез тарихында үткәненнән һәм бүгенгесеннән байтак абруйлы исемнәр санарга мөмкин. Ямаш Игәнәй дә шулар рәтендә. «Авыл ызбасында керәшен туе – чал тарихның нәни ярчыгы...».
Шагыйрь ил-дөнья иминлеге өчен кайгыла, ул кешеләрнең сау-таза һәм бәхетле булуын тели, киләчәкне бүгенгедән яхшырак итәр өчен хәл кадәре көчен куя...
Вакыт җиткәч, шинәр барыбыз.
Гап-гади гөл генә бары без –
Гомерегез гүзәл яагында
Такыялар үреп калыгыз! [5, 3–6 б.]
1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә Ямаш Игәнәй вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнгән.
About the authors
N. V. Fadeeva
Municipal Budgetary Educational Institution "Kryashen Serda Basic Secondary School"
Author for correspondence.
Email: 1567.67@mail.ru
Teacher of the Tatar language and literature of the highest qualification category Kryashen Serda village, Russian Federation
References
- Әдипләребез. 1 нче том / төз.: Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. 750 б.
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз.: Р.Н. Дау¬тов, Р.Ф. Рахмани. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. URL: https://matbugat.ru
- /enc/diplrebez-c3/а/ (дата обращения: 01.03.2024).
- Белоусова Л.Д. Нәселебезнең асыл заты – Ямаш Игәнәй // Туганай-лар. 2023. 10 гыйнвар.
- Татар вакытлы матбугаты: фәнни-энциклопедик басма / төз. һәм фәнни ред. Р.А. Айнетдинов, З.З. Гыйләҗев. Казан: ТР Фәннәр Ака-демиясе нәшрияты, 2017. 200 б.
- Фәйзуллин Р. Кереш сүз. Ямаш Игәнәй. Игелекле төбәк. Казан: Та-тар. кит. нәшр., 1987. 3–6 б.
Supplementary files
