«Керəшен сүзе» халыкны берлəштергəн көч булды
- Авторы: Белоусова Л.Д.1
-
Учреждения:
- Татарстан керəшен иҗтимагый оешмасы
- Выпуск: № 1 (2024)
- Страницы: 70-75
- Раздел: Исторические науки
- URL: https://ogarev-online.ru/2499-9555/article/view/307230
- ID: 307230
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Газета «Керәшен сүзе» появилась в начале 1990-х годов на волне социальных перестроек и демократических перемен и издавалась почти 9 лет (1993–2002). Энтузиаст и патриот Николай Павлович Антонов создает персональную газету «Керәшен сүзе». Главным редактором газеты назначен поэт, публицист, опытный журналист Ананий Малов. Сегодня «Керәшен сүзе» является зеркалом кряшенской жизни и этнокультурного движения со времен советской власти.
Ключевые слова
Полный текст
Аны дөнъяга китергән вакыйгаларга да тукталып үтик. 1992 елның 12 апрелендә узган конференциядә җирле керәшен оешмасы «Керәшен массакүләм пропаганда чараларын торгызу турында» резолюция кабул итә. Шул ук елның 23 маенда булган Татарстан халыклары съездында чыгыш ясаган керәшен этнографик культура-агарту җәмгыяте җитәкчесе А.Фокин бу мәсьәләне съезд карары проектына кертергә тәкъдим итә.
Шул ук съездда Яр Чаллы шәһәре керәшеннәренең этнографик җәмгыятеннән Николай Антонов та катнаша. Үз чыгышында: «Хәзерге вакытта керәшеннәр өчен бер генә газета да, бер генә журнал да чыкмый. Татар телендә чыга торган газета һәм журналлар беркайчан да керәшен мәсьәләсен күтәрмәделәр һәм соңгы елларда кайбер басмаларда күренгән берничә мәкаләне һәм язманы исәпләмәгәндә, керәшен темасына язмадылар да диярлек. Матур әдәбияттә, сынлы сәнгатьтә, радио һәм телевидениедә керәшен тормышын һәм керәшен культурасын яктыртуга урын гомумән юк».
Нәкъ менә шул вакытта Россиядә «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы закон барлыкка килә. Ул матбугатта басылып чыккан көненнән –1992 елның 14 февраленнән үз көченә керә.
Бу закон кабул ителгәнгә кадәр, Россиядә массакүләм мәгълүмат чараларын оештыру һәм аларның эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү мөмкинлеге бирә торган аерым бер хокукый акт, гомумән, булмый.
Матбугат турындагы законның принципиаль үзенчәлекәре шунда: 1 статья нигезендә, цензура бетерелеп, басмаларга «матбугат иреге» бирелә. 7нче статья нигезендә учредительлек плюрализмы кертелә. Яңа закон буенча, халык депутатлары һәм дәүләт органнары, сәяси партияләр, җәмәгать оешмалары, гражданнарның берләшмәләре, хезмәт коллективлары, шулай ук, СССРның гади гражданнары да массакүләм мәгълүмат чараларының учредительләре була алалар.
Иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза үтүче яки массакүләм мәгълүмат чараларын файдаланып эшләгән яисә экстремистлык эшчәнлеге белән бәйле җинаяте өчен җаваплылыкка тартылган гражданин һәм, шулай ук, 18 яше тулмаган, я суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип табылган гражданин; башка дәүләт гражданины яки гражданлыкка ия булмаган, Россия Федерациясендә даими яшәмәүче кеше учредитель була алмый.
Бу закон массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур этәргеч бирә. Элекке СССРның дәүләт матбугат комитеты рәсми мәгълүматы буенча, 1991 елның 15 мартына, ягъни инде бер айдан, илдә 1800дән артык газета һәм журнал теркәлә. 850ләп газета беренче мәртәбә чыга. Вакытлы матбугатның өчтән бере диярлек шәхси басмалар була.
Энтузиаст һәм патриот Николай Павлович Антонов, моннан бик оста файдаланып, шәхси «Керәшен сүзе» газетасын гамәлгә куя.
Ул озак еллар «Металлургстрой» берләшмәсендә бүлек җитәкләгән инженер, ә бу вакытта инде пенсиядә иде. Гадәттә, мондый зур эшкә материаль мөмкинлекләре зур булган кешеләр алына. Ә ул бары халык ярдәменә генә ышанды. Ул чор керәшеннәрнең генә түгел, бар халыкның үзаңы уянып, активлыгы бик нык күтәрелгән еллар иде. Һәркемне үзенең кем булуы, тамырлары, бу дөньяда ни өчен яшәве һәм кая баруы кызыксындырды. Бик күп тыюлар юкка чыгып, тарихның моңа кадәр билгесез булган яңа битләре-сәхифәләре ачылды. Нәкъ менә шуңа күрә, редактор Ананий Малов «Керәшен сүзе» газетасы өчен эпиграф итеп, «Күк кабагы ачылыр» («Да раскроются небеса») дигән халык әйтемен сайлады. Ул, үзенә күрә, һәр яшерен нәрсәнең кайчан да бер халыкка билгеле буласына, газета ачачак горизонтларның киң һәм кызыклы булачагына ишарә иде.
«Керәшен сүзе»нең беренче саны 1993 елның 4 февралендә 6000 данә тираж белән басылды. Газетада күрсәтелгәнчә, беренче санның спонсорлары – Чаллы эшмәкәрләре Виталий Агапов, Виталий Умнов һәм Анастасия Асанова. Газетада учредительнең һәм баш редакторның халыкка, спонсорларга мөрәҗәгате урын алды. Шул ук беренче санда моңа кадәр киң катлам халыкка билгесез булган керәшен шагыйре Яков Емельянов турында да зур язма бар. Газетаның максаты һәм бурычлары – туган телне һәм культураны торгызу, традицияләрне һәм бай мирасны саклау, диелә анда.
«Керәшен сүзе»н керәшен җәмәгатьчелеге һәм гади халык ничек кабул итте соң? Редакциягә хатлар яуды, телефон да туктап тормады... Барысы да үзләренең гаҗәпләнү катыш шатлануларын белдерделәр. Мисал өчен, Казаннан Максим Глухов – «Көчләр әле бетмәгән», Александр Филиппов – «Нур булып иңсен», Түбән Камадан Никифор Тукмачев – «Изге сәгатьтә», Зәйдән Юрий Москов «Халкыма киңәш кирәк» дип яздылар...
Шагыйрь, публицист, тәҗрибәле журналист Ананий Малов газетаның баш редакторы итеп билгеләнде. Газета чыга башлаганда Ананий Малов «Аргамак» журналында бүлек мөдире булып эшли иде. Журналның ул чактагы баш редакторы – танылган язучы Айдар Хәлим. Киң күңелле, яхшы кешеләрдән торган ул коллективта самими, эчкерсез, кешелекле Ананий Маловны барысы да ихтирам итте. «Керәшен сүзе»нең версткасы, эштән соң, шул «Аргамак» редакциясендә ясалды. Газетаны чыгаруда версткалаучы Илшат Фәррахов булышты. «Нур» газетасында эшләүче Чәчкә Хөснетдинова җаваплы секретарь вазифасын үтәде. Ананий Нестеровичка, шулай ук, хезмәттәшләре Әхмәт Хәмәдишин (Дусайлы), Факил Сафин (Әмәк) теләктәшлек күрсәттеләр, ярдәм иттеләр. Газетанын һәр санын редакциядә зур кызыксыну белән көтеп алалар иде.
Беренче сан чыгып бер ай үтүгә, Чаллыда бик зур янгын чыгып, тулысынча автогигантка бәйле шәһәрнең үзендә дә, республикада да тормыш туктап калгандай булды. Чөнки Камазның двигательләр заводы янып көлгә әйләнде. Халык эшсез, акчасыз калды. Камазның ведомство тармагы булган балалар бакчалары, дәваханәләр, мщдщният учреждениеләре, хәтта трамвай идарәсенә кадәр зыян күрде. Шәһәрдә көн итәр өчен акча калмады. Бу массакүләм мәгълүмат чараларын гына урап үтмәде. Чөнки типография дә кәгазь кытлыгы кичерде. Акчасызлык бартерга күчәргә этәрде. Учредительләргә, газетаны яшәтер өчен акча табу белән беррәттән, аны типографиядә бастырыр өчен кәгазь юллау мәшәкате дә өстәлде. Кәгазь таба алганнарның гына газеталары басылды. Шунлыктан графикта өзеклекләр килеп чыкты. Шуңа карамастан, газетага язылучылар, редакция хәленә кереп, газетага язылуны дәвам иттеләр.
Авыр 1994 елдан соң, газетаның үзендә кризис башланды. Яр Чаллы керәшен этнографик җәмгыяте, хәлнең яхшырачагына өметләнеп, «Керәшен хәбәре» дигән газета оештырды. Ул «Керәшен сүзе»нең яртысы кадәр, ягъни А-4 форматында чыкты. Барлыгы 4 саны дөнья күргән бу газетаның да редакторы Ананий Малов иде.
1996 елның августыннан «Керәшен сүзе» янәдән басыла башлады. Эшмәкәрләр Владимир Иванов («Бизнесцентр»), Михаил Аппаков («Строймеханизация»), Николай Логинов (радио һәм телеаппаратуралар ремонтлау заводы), Түбән Камадан Тамара Баһаветдинова һәм башкалар газетаның спонсорлары булдылар.
Газетага язмалар юллаучылар да күп иде: Василий Зингаров, А.Кузьмин, Иван Глухов (Зәй районы), Михаил Михайлов (Кукмара), Александр Филиппов, Мария Матвеева, Геннадий Макаров (Казан), Михаил Урамов, Анна Бутяева, Петр Ибаев, Фирая Моратова, Клементий Кузьмин, Анастасия Усачева, Никифор Тукмачев (Түбән Кама), Клара Булатова, Гөлчирә Рәхмәтуллина (Әлмәт), Татьяна Биканова (Минзәлә), Иван Попов, Петр Кузьмин (Тукай районы), Лидия Пасыева (Мамадыш районы), Елизавета Сидорова (Чистай шәһәре) һәм башка бик күп энтузиастлар газетаны баетып, тулыландырып, пыскып янган учагына күмерләр өстәп тордылар.
«Керәшен сүзе» редакторы Ананий Малов өчен 1996 ел бик тә нәтиҗәле еллардан булды. Ул бик күп йөрде, күп язды, күп эшләде. Татарстан язучылар союзы члены буларак, 60 яшьлек юбилеена да әзерләнде. 1997 елның январендә булачак юбилеена үзенең шигырьләр китабын чыгарып өлгерергә ашыкты. Китап өчен шигырьләрен үзе җыйды, корректоры да, редакторы да үзе булды. Казандагы китап нәшриятенә бастырырга тапшыру өчен, «Аргамак» редакторы Мансур Мортазин белән бергәләп, юлга да кузгалалар. Әмма юлда Маловка инфаркт булып, борылып Чаллыга, дәваханәгә кайталар. 1 мартта күренекле карендәшебез – әдәбият сөючеләргә, газета укучыларга Ямаш Игәнәй псевдонимы белән таныш булган Ананий Малов мәңгегә арабыздан китте. Ул үзенең туган авылы – Сарман районының Ләке зиратында җирләнде...
Ямаш Игәнәйдән соң, хезмәттәшләр һәм учредитель Николай Антонов алдында газетаны нишләтергә дигән сорау туды. Шул вакытта эшмәкәр Николай Колчерин газетанын икенче учредителе булып, үзенең иңен куйды. Газетаның берничә санын – журналистлар Илшат Фәррахов, Әхмәт Хәмәдишин һәм учредитель Николай Колчеринның өйләрендә, шулай ук, Түбән Камада да чыгарырга туры килде. Түбән Камадан споносорыбыз Тамара Баһаветдинова безгә нәшрият комплексы алып биргәннән соң, газета, айга ике тапкыр булып, минем өемдә чыга башлады. Редактор урынбасары булып, башта – яшь журналист Резеда Мөхәммәтдинова, соңыннан Эльмира Кәримова эшләделәр. Газета версткасын Илшат Фәррахов ясады.
2002 елга, халык санын алу якынлашып, баш очыбызда болытлар куера башлагач, газетада хәлләр начарланды. Әмма газетаның чыгудан тукталуына болар түгел, ә оештыручы-учредительләр һәм, шулай ук, ул чагындагы керәшен хәрәкәте лидерлары арасындагы фикер каршылыклары сәбәп булды...
Шулай да, «Керәшен сүзе» газетасы үз бурычын үтәде. Халыкны берләштергән көч булып, керәшеннәрнең үзаңын уятты. Россиядәге керәшеннәр тормышы турында хәбәр итә торган ныклы чыганак булды. «Театрыбыз да, журналыбыз да, укытучыбыз да, киңәшчебез дә» дип, шагыйрь Никифор Тукмачев ул вакытта язганча, активистлар һәм җәмәгатьчелек лидерлары өчен трибунага да әйләнде. Шул ук вакытта журналистика өлкәсендә кадрлар да әзерләде. Бу яктан да әле «Керәшен сүзе» газетасы «Туганайлар» өчен ныклы база булды.
Об авторах
Л. Д. Белоусова
Татарстан керəшен иҗтимагый оешмасы
Автор, ответственный за переписку.
Email: ccemelyanova@mail.ru
председатель исполкома, директор Культурного центра им. Я.Е. Емельянова Казан, Россия Федерациясе
Дополнительные файлы
