Spiritual Life of Kryashen Settlements: Past and Present

封面

如何引用文章

全文:

详细

The article tells about the spiritual life of rural settlements of the Kryashen population in the past and present. The example shows that the spiritual life of Kryashen villages underwent changes in different periods. However, despite everything, the author proves that spiritual value remains an important part of the life of the Kryashens.

全文:

Бар да яхшы булганда кеше рухи яктан йомшара бара. Узган гасырда дөньяны шаулаткан Бөек Ватан сугышы елларында илебезгә төшкән авырлыкны күз алдына китерүе дә кыен. Шул авыр елларда да сынмый, сыгылмый кала алган халкым белән горурланмый мөмкин түгел. Әлеге көчлелекнең асылында ни ята соң? Беләктә җыелган көчме, яисә кешеләрнең көтү-көтү йөрүләреме? Юк, алай түгел. Илебез яулаган җиңүнең асылында, кешеләрдә калган бердәнбер байлык – рухи халәт ята. Әгәр дә шул вакытта кешеләрдә ышану, рухи көч булмаса, илебез һәм кешеләр белән ни буласын күз алдына да китереп булмас иде.

Безнең Балык бистәсе районы Казак Чаллысы авылында да тирән эз калдырган сугыш чоры. 400 гә якын улын озаткан авыл халкы, ә шуларның санаулысы гына кире әйләнеп кайта алган. Кайтмый калганнарның гаиләләренә нинди авырлык, кайгы төшкәнен уйлавы да авыр... Шундыйлар арасында үземнең әбием дә бар. Авыр сугыш нәни кызны әтисез, дәдәйләрсез калдыра. Сугыш беткәч тә озак еллар ул әтисен көтеп, аның кайтувына ышанып яши.

Ышану – нинди көчле хис! Кечкенә баланы – тиз генә үстергән, елаган кешене – тиз генә тынычландырган, исерек кешене минутында айныткан көч – ышану! Белгәнебезчә, безне бу тормышта ышану яшәтә дә инде. Без көн саен: матур көн туачагына, көннең матур узачагына, тыныч төн киләчәгенә ышану белән карыйбыз. Кая барсак та, ни эшләсәк тә бары тик яхшыга ышанып атлыйбыз. Һәм бу ышануның башында, әлбәттә, Ходай тора. Ходайга ышануыбыз безне көчле итә, Ул булганга без үзебезне кеше итеп тоя алабыз.

Нәкъ ышану безне рухи яктан көчлелеккә китерә дә инде. Ышанган һәм ышана белгән кешеләр генә рухи көчкә ия дип саныйм мин. Үз тормышымда күпме күзәткән булды: Ходай белән бергә атлаган кешеләр төпле фикерле, ни теләсә шуны кычкырмыйлар, авыр сүзгә каршы җавап бирмиләр, яисә төпле җавап кайтаралар. Ә бу, үз чиратында, зур көч һәм түземлек сорый...

Безнең авылдагы кешеләрне 3 төркемгә бүләр идем:

  1. Ходайга ышанучы кешеләр;
  2. Ходайга ышанам дип кычкырып йөрүчеләр;
  3. Үз-үзләренә генә ышанучылар.

Беренче төркем кешеләре Ходайны чын-чынлап якын итәләр, аның барлыгына ышаналар һәм тормышларын Аннан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Иң мөһиме, «Ышанам!», – дип кычкырып йөрмиләр. Андый кешеләрне болай да әллә каян танып була.

Икенче төркем кешеләре бик кызык. Алар Ходай барлыгын да, чын күңелдән ышану булырга тиешлеген дә беләләр, ышанган кеше чиркәү белән бергә яшәргә һәм атларга тиешлеген дә аңлыйлар, ләкин... Алар тормыш мәшәкатьләре белән шулкадәр тыгыз элемтәдә, шул сәбәпле аларның Ходайга барып җитергә вакытлары тими, ни кызганыч. Шулай булуга да карамастан алар: «Мин беләм, мин Ходайга ышанам!» – дип әллә каян кычкыралар.

Өченче төркем кешеләре үзләрен беркемгә дә бәйләми, бар булганы өчен алар үзләренә генә рәхмәт укый. Ходай юлында йөргән кешеләрдән көлергә дә булдыралар әле.

Күпме керәшен авылында булган, күргән, сораштырган бар һәм һәрберсендә дә халык шушы 3 төркемгә бүленә.

 

Үткәнгә күз салыйк

Казаклар Чаллысы авылы язма чыганакларда 1646 елдан искә алына. Революциягә кадәр Түбән Казаклар исеме белән дә йөртелә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына кергән. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек булган. Шулай ук тире-күн эшкәртү, тегүчелек һәм утын әзерләү белән дә шөгелләнгәннәр.

XX йөз башында бер сыйныфлы ике бүлекле изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1875 елда ачыла, үз бинасында һәм яллы фатирда урнаша. 1911 елда 48 ир бала һәм 20 кыз бала укый), кирпеч һәм май заводлары, ярма яргыч, тимерче алачыгы, мануфактура товарлары һәм 5 вак-төякләр сату итә торган кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 672 дисәтинә тәшкил итә. 2015 елга кадәр урта мәктәп эшләп килә (башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1979 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә).

Мәдәният йорты (бинасы 1987 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Ходай бәндәсе Алексий чиркәве (2013 елдан эшли) бар.

Безнең гаиләдә XIX йөздәге иман китабы саклана. Ул борынгы, аны ачуга күп укылганы күренеп тора. Әбиемә ул китап бабасыннан калган. Алган саен аны искә алып сөйли иде, бабай китабы дип кадерләп тотар иде. Ул вакытта чиркәүгә йөрү булмаган, чөнки безнең авылда чиркәү юк. Олы бәйрәмнәрдә: я күрше урыс авылы Кадрәккә, ә Үри чиркәвенә бара торган булганнар. Җәйге бәйрәм­нәрдә чишмә яннарына барып келәү иткәннәр. Калган бәйрәмнәрне һәр гаилә үз йортында, якыннары белән җыелып уздырган.

Тора-бара динне кысу чоры башлана. Ходайга ышанган кеше­ләргә бигрәк тә кыенга туры килә. Сөргенгә сөрелмәс өчен авыл халкы Ходайга ышанганын яшерергә, үз эченә кереп бик­ләнергә мәҗбүр була. Авыр заманнар башлана: берсе өстеннән берсе шикаятьләр яза башлыйлар, үч итеп, көнләшеп әләкләүләр арка­сында күпме кеше сөргенгә сөрелә. Ә авылда калган шул әләкчеләргә, гаепсез кешеләргә яла якканнар тормыштан нинди тәм таба алды икән? Миңа калса, алар үзләрен-үзләре җәзага тарткан да инде. Нәкъ шундый кешеләр рухи көчсезлеккә мисал булып торалар. Ходайдан куркуларын югалтканга, оятлары кача, рухлары көчсезләнә. Андый кешеләр әз булмаган ул чорда, ләкин рухи яктан көчле кешеләр барыбер дә күбрәк очраган.

Дини яктан кысулар булуга да карамастан кешеләр ышаныч­ларын югалтмаганнар. Шул ышану яшәткән дә инде аларны, бигрәк тә авыр сугыш елларында.

 

Бүгенге хәл

ХХ гасыр башында авыл әбиләре өйдән-өйгә йөреп кенә иман укудан туеп, ә иман урыны аерым булырга тиеш дип, келәү йортын булдырдылар. Шулай итеп һәр бәйрәм келәвен уздырыр, җанына тынычлык эзләгән кешеләргә килер урын, елга 2–3 тапкыр булса да, руханилар чакырып өлеш алыр мөмкинлек туды. Әлеге эшне башлап йөрүче әлбәттә минем Үз әбием булды. Ул Казанга китеп, Казан Тихвин чиркәве монастырь башлыгы отец Павелның әнисе Татьяна әбидән, керәшенчәгә күчерелгән келәү рәтләрен барысын да кулдан язып алып кайтты. Шул язмаларны аннан башкалар да күчереп ала башлады. Безнең авылга гына түгел, Үз әбием язмалары күрше авылларга да таралды.

2013 елда Алексей Боже исемендәге чиркәү җиткерелде. Шул вакыттан бирле анда келәүләр уза. Әлеге чиркәне дә күрү бәхетенә иреште Үз әбием. Андагы келәүләрне дә ул башлап йөрде.

Бүгенге көндә чиркәүнең үз башлыгы дә бар. Ул – отец Илья. Ачылган чорда чиркәүдәге литургияләрне бертуган Сизовлар уздыра иде.

Атна саен диярлек келәүләр уздырыла, ләкин гыйбадәтханәгә йөрүчеләр саны гына аз. Әлеге дә баягы 4–5 әби килә.

Алдан авылның үз чиркәве дә юк дип зарланды авыл халкы, ә хәзер йөрергә кеше юк.

Ни кызганыч, күрше авылларда да шул ук күренеш.

Әлеге эшемә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: мөмкинлекләр аз булган, кысу эшләре алып барылган заманнарда да кеше ышанудан туктамаган. Куркытып та туктата алмаганнар. Барырга чиркәүләр булмаганга яңа туган балаларны өйдә чумылдырып, иманлы итергә тырышканнар. Шул тырышулар нәтиҗәсендә халык ачлыкны, авыр сугыш елларын, сөргеннәрне җиңеп чыга алган. Чөнки Ходай белән яшәгән кеше бервакытта да ялгыз түгел. Ходай үз мәндәләрен беркайчан да ташламый. Шуны аңлаган кеше – бәхетле!

Бүгенге көндә кешеләр күпкә ия: ни теләсәк шул бар, кая теләсәк шунда бара алабыз. Ә бу дәүләтләрне безгә биргән Ходайдан читләшкән саен читләшә барабыз. Чынлыкта исә, киресенчә булырга тиеш. Димәк, чиркәве булган авылда, чиркәүгә йөрергә кеше булмау, авылның рухи хәле сөенечле түгел дигәнне аңлата, минемчә.

Игътибар итсәк, үткәндә авыл рухи яктан көчлерәк булган. Шул заманнардагы кешеләр бүгенге көннең дә рухын күтәрергә тырыштылар. Ни кызганыч, әбиләребезнең бик азы гына исән, бүгенге көндә. Әле һаман да алар өстери иман юлын. Алар да китеп барса, кем кулына калыр авыл чиркәве һәм авылның рухи хәле ни дәрәҗәгә төшәр? Авыр вакытларда гына Ходайны искә төшермәсәк иде.

×

作者简介

N. Tokranova

Municipal Budget General Education Institution 'Lyceum named after V.V. Karpov'

编辑信件的主要联系方式.
Email: Candy.nadya@mail.ru
Teacher of the Tatar language and literature Osinovo, Russian Federation

参考

  1. Казак Чаллысы // Онлайн-энциклопедия Тatarica. URL: https://tatarica.org/tat/razdely/municipalnye-obrazovaniya/municipalnye-rajony
  2. /rybno-slobodskij-rajon-1/kozyakovo-chelny (дата обращения: 12.07.2024).
  3. Токрановларнын шәхси архивы.
  4. Социаль челтәрдә ВКонтакте «Козяково-Челны» группасы. URL: https://vk.com/club211358487

补充文件

附件文件
动作
1. JATS XML

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».