«ОТ НАСЛЕДНИКОВ К НАСЛЕДНИКАМ»
- Авторы: Муллахмəтова Р.А.1
-
Учреждения:
- район иҗтимагый оешмасы «Нократ»
- Выпуск: № 1 (2024)
- Страницы: 24-30
- Раздел: Исторические науки
- URL: https://ogarev-online.ru/2499-9555/article/view/307224
- ID: 307224
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Передать детям накопленное веками наследие нашего народа, привить в их сердцах любовь к национальной культуре – священная задача. Наши историки изучают династии и зафиксировали несколько интересных фактов из истории некоторых родов. Каждый человек склонен оставаться на связи с прошлым, потому что без прошлого нет будущего. Социальные, экономические и политические изменения коренным образом меняют отношение каждого человека к истории прошлого и настоящему. Речь идет о стабильном роде Чебышевых.
Ключевые слова
Полный текст
Варислардан варисларга күчсен...
Гасырлардан күчсен гасырга.
Изге мирас – туган җирне, илне
Без сакларга тиеш, сакларга.
А.Маликова
«Нәсел-нәселгә, тилчә-тамырга», – дигәннәр борынгылар. Чынлап та, ырулары белән кешелекле, ярдәмчел яисә бик булдыклы осталар, инде килеп, киресенчә, бөтен затлары белән ялкау, көнчел, явыз ырулар дә була бит. Бүгенге язмабыз белемгә омтылучан, күпчелеге укытучылар булган Чебышевлар нәселе турында. Мамадыш районында бердәнбер мөһергә (печать) ия шәхесләр алар.
Тормыш һәр нәрсәне үз урынына куя. Кайчандыр нахакка рәнҗетелгән тәртипле, хезмәт сөючән гаилә вәкилләре вакытлар узу белән яңадан танылу алалар.
Егор Федорович Чебышев Колышчы авылында хөрмәткә лаеклы кеше була. Аны Казан губерниясенең күп кенә авылларында яхшы белгәннәр. Ул патша армиясендә 25 ел хезмәт иткән. Шуның өчен аңа Мамадыш өязе Карамалка елгасы тирәсендә урман биләмәләре бирәләр. Указ белән бергә Егор Федоровичның хокукларын билгеләүче исемле мөһере дә (печать) була. Урман биләмәләрен ул уллары белән карап торган, агач кискән, яңаларын утырткан, урманнарны чистарткан. Биләмәләрендә көтүләре йөргән. Колышчыда ул кибет тә тоткан. Бер сүз белән әйткәндә хәлле крестьян булган. Егор Федоровичның алты улы була. Өченче уллары Илья кечкенә чагында ук дөнья куя. Иң зурысы Василий, аннан соң Николай, Егор, Иван, Алексей, Матвей Егоровичлар.
Патша заманында уллары булган гаиләләргә имана җире бирелә торган була. Егор Федоровичка да ул җирләр бирелә. Колышчы басуында гына җир җитмәгәч, аңа Яңа Сон басуыннан да җир бүлеп бирелә. Хәлле гаилә булганлыктан, Яңа Сон басуына, уллары атлар белән барып, җирне эшкәртә торган булганнар.
Революциядән соң илебездә зур үзгәрешләр була. Репрессияләр башлангач бер гаепләре булмаса да, имана җирләре күп булган, яхшы хәлле крестьяннарны кулакларга кертеп, тормышларын таркатырга теләүчеләр шактый табыла. Революция мәхшәре Урманчы Җәгүрнең (Егорның) алты малаеның дүртесен дә «өлешсез» калдырмый. (Бәлки, мөһер дә шул вакытларда яшерелгән булгандыр дип фаразлана).
Егорның бишенче улы – Кукмара районының Танькино авылының побы Матвей репрессия тегермәненә беренче эләгә. Ул патша рухи семинариясен бетереп, патша заманасында чиркәү рухание. Олы малае Валентин ракета гаскәрләре полковнигы, озак еллар Германия Демократик Республикасында хезмәт иткән. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, кунакка кайтып йөри.
Дүртенче улы – Иван да кулак дип Себер якларына сөрелә. 1954 елда Себер якларыннан туган җиренә, «Берсут» җәнлек совхозына күченеп кайта. Гомере буе шунда эшлиләр алар. Мәктәптә укыткан улы Федор Иванович Чебышев лаеклы ялда. Улы югары белемле врач, Түбән Камада хезмәт куя. Бабалары тарихы турында мәкаләләрне газеталарда бастырып торалар.
Өченче улы – патша армиясе офицеры Николай Чебышев. Егорның 1891 нче елда туган малае Николай юнкерлар мәктәбен тәмамлый. Патша армиясе офицеры буларак, гражданнар сугышы чорында акларның Кронштад бунтында катнаша. Соңыннан кызыллар ягына күчә. Тынычлык урнашкач, төрле районнарда мөгаллимлек итә. Ул һәрдаим күзәтү астында була.
Аның оныгы – кызы Тамараның улы Бекасов Владимир Георгиевич бүген Ижау каласында яши. Алтмыш яшен тутырган генерал-лейтенант бүгенге көндә Россия Федерациясе Президенты каршында икенче ранг федераль советнигы булып тора.
Урманчы Җәгүрнең икенче улы Җәгүркәйне (Егорны) дә кулак, алты балалы гаиләне Себергә сөрәләр. Красноярск краеның Тайшет станциясендә Егор Чебышев авырып китә. Аны җирле хастаханәгә салалар. Ул вафат була. Хатыны балалары белән туган авыллары Колышчыга кайтып төшә. Ләкин биредә аларга озак яшәргә ирек куймыйлар. Башка кулак гаиләләре белән төзелеп килүче Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр.
Аның улы Николай Егорович ничек итсә итеп, югары белем ала. Чиләбедә зур завод директоры булып эшли. Олы кызлары гына, кияүдә булу сәбәпле, авылда кала. Икенче кызлары урта мәктәпне һәм педогогик училищены тәмамлаганнан соң, бөтен гомерен Урманчы авылы балаларына белем бирүгә багышлады. Ире белән биш бала үстерделәр.
Егор Федоровичның репрессия тегермәненә өлкән улы Василий (1919 елда үлгән) һәм Гражданнар сугышыннан яраланып кайткан улы Әләксей (Алексей) генә эләкми калганнар.
Олы улы Василийның тугыз баласы: алты ул һәм өч кыз әтисе була.
- Петр – 1898 елгы – профессор Кырымда яши. Авыл хуҗалыгы академиясендә экономика-организатор бүлегендә кафедра мөдире.
- Андрей – Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә тифтан үлә (Астраханда).
- Илья – тугач озак яшәми, дөнья куя.
- Матвей – 1900 елгы. Петр белән бергә «Казан укытучылар семинария»сен тәмамлыйлар.
- Лука – 1903 елгы. Бик яхшы укый. 2нче класстан 4 класска күчерәләр.
- Евдокия – 1904 елгы. Урсай авылында хезмәт итә. Ире Роман укыта. Пленда үлә.
- Мария – Николай исемле малае конструктор булып эшли.
- Варфоламей – физмат бетерә. Читага комсомол путевкасы белән китеп, гомер буе мәктәп директоры булып хезмәт итә.
- Николай – дифтерия белән чирләп кечкенә чагында ук дөнья куя.
Матвей керәшен мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, югары белем ала дигән идек. Ул 1929 елга хәтле Мәскәүдә Наркомземда эшли. 1929 елда аны партия кушуы буенча Казахстанга җибәрәләр. Алма-Ата шәһәрендә зооветеринария институтында укыта. Биредәге зооветеринария институтында ул профессор дәрәҗәсенә күтәрелә, авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасын җитәкли. Матвей һәм Зинаида Чебышевлар үзләре кебек үк укымышлы ике бала үстергәннәр. Олы кызлары Светлана да эзәрлекләүләрдән качып, Киров өлкәсенең Сосновка бистәсенә барып урнаша. Аның олы улы Серафим Казан авиация институтын тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый, доцент-педагог буларак озак еллар студентларны авиация нечкәлекләренә өйрәтә.
Матвей проекты һәм күрсәтмәләре буенча Казахстанның Капчагай ГЭСе төзелә. Матвей Васильевичның хатыны Зинаида Гавриловна Колышчы авылында җиде тегермән тоткан, атаклы Тегермәнче Гәверлә кызы була. Зинаида Гавриловна Алма-Ата шәһәрендә югары партия мәктәбендә рус теле укыта.
Бу чорда Василий Егорович гаиләсендә, яки төп нигездә кемне калдыру турында уйлыйлар. Сөйләшә торгач бишенче бала Луканы калдырырга карар кылалар. Лука уртача зурлыкта, бик белемле, тыныч характерлы була. Ул 1928–1929 елларда Кронштадта хезмәт итә. Фин-герман сугышларында катнаша. Укый, әмма укуын ташлатып авылда калдыралар. Башлангычта укыганда ук инде 2 класстан 4 класска күчергән булалар. 6 класстан Рус Омарында укый. Авылда яшәгәндә дә кулак баласы дип тилмертәләр. Төрле эшләр башкара, хисапчы да, бригадир да булып эшли. Өйләнә, 11 баласы була. Шуның 4 үлә. 6 исән:
- Семен Лукич 1928 елгы. Алма-Атада укып югары белем ала. Түбән Кама районында гомере буе механик булып эшли.
- Надя 1936 елгы. Вафат. Авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген бетерә. Чирәм җирләргә эшкә китә, шунда тормышка чыга. 73 яшендә вафат була. Хмельницкий шәһәрендә җирләнгән.
- Василий 1939 елгы. Авыл хуҗалыгы институтының зоотехника бүлеген бетерә. Күп еллар зоотехник булып эшли. Аннан соң Кемеровага китеп яши. Столяр цехында участок мастеры булып эшли. 5–6 ел элек вафат булды.
- Борис төп нигездә яши.
- Анна яки аны Аня гына дип йөриләр. 1950 елгы. Болгар шәһәрендә хисапчылар техникумын бетерә. Зверосовхозда баш хисапчы ярдәмчесе булып эшли. Чаллыга күчеп киткәч, кошчылык фабрикасында хисапчы була. Соңгы елларда алтынчы шәһәр больницасында баш хисапчы булып эшли. Шуннан лаеклы ялга чыга.
- Галина. Целиноградта апасы янында торганда югары белем ала. Институтның экономика бүлеген бетерә. Тургай өлкәсенең Аркалык шәһәрендә өлкә Советында 15 ел депутат булып тора. Кабат космонавтларга хезмәт күрсәтә торган фотоательеның мөдире була. Казанга кайтып «Тасма» заводыннан фотопленкалар җибәрә торган булган. Хәзер пенсиядә.
Чебышев Борис Лукич, хәзерге вакытта төп нигезне дәвам итүче, табигать кочагында урнашкан Колышчы авылында 1947 елның 8 маенда дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аның күп билгеләре «5»ле була. Чебышев Борис Лукич, Үсәлидә укып 1965 елда 11 классны тәмамлый. Аның алдында «Кая барырга соң?» дигән сорау туа. Төп йортта калу аркасында, белемле булып та белем ала алмаган әтисе өчен дә укып белем алырга кирәклеген аңлый ул.
Ә 1972 елны Алма-Ата шәһәрендә югары белем алып, Мамадыш районына беренче югары белемле экономист булып кайта. Андый «дефицит»ны булыр-булмас җиргә «әрәм итеп булмас» дип, районның миллионер колхозы булган Шәдче авылына җибәрәләр. «Мине шулай хөрмәтләп, миллионер колхозга җибәрүләре белән мин хәзер дә горурланам», – ди ул әңгәмә корып утырган вакытларында. Ул вакытта «Ямаш» колхозының колхоз председателе Мирзаянов Мөхәммәтша Мирзаян улы була. Ул чыннан да, үз чорында экономисттан уңа.
«Ямаш» колхозында 1972–1983 елларда хезмәт куя ул. Шушы колхозда үз кул астында практика узып, инде колхоз рәисе булган Низамиев Рамзил аны үз ягына, «Красная звезда» колхозы үзәге Албайга баш экономист булып кайтырга чакыра. Полинасы ирен яраткан һәм хөрмәт иткәнлектән, туган авылын ташлап китәргә туры килсә дә (ул Юкәче кызы), сүз әйтми – ризалаша. Ул вакытта колхоз бозауларны үстерү һәм симертү белән шөгыльләнә. Бу колхозда да Борис Лукичны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Б.Л. Чебышев баш экономист булып 1995 елга кадәр эшли.
Мәҗлесләрдә генә түгел, Албай авылында ансамбльдә дә гармунда уйнап, парлап җырлап яшәгәннәр алар Палые белән бергә. Билгеле, тормыш җырлап кына бармаган, хәсрәтләр дә читләтеп узмаган, шатлык сөенечләре дә күп булган. 37 ел гомер, үзләре әйтмешли, өч ел ярым кебек кенә узган да киткән.
1995 елдан аны туган авылына тагын да якынрак җиргә, «Уңыш» колхозы булган Түбән Сон авылына председатель итеп чакыралар. Шул ук елны яңа өйгә нигез салына. Нигез салган вакытта мөһер дә табыла. Ул бу вазифасында 2000 елга кадәр, ә 2000–2003 елларда хисапчы булып эшли.
2003 елда «Уңыш» белән «Вахитов» колхозларын берләштереп «ООО Мамадыш азык-төлек корпорациясе» оеша. Бу оешмада ул производство буенча директор ярдәмчесе вазыйфасын башкарып, лаеклы ялгача эшләде. Лаеклы ялда да әле, 2007 елга кадәр, яңадан 3 ел шушы хезмәтне башкарды.
Быел бергә 37 нче Питрауларын бәйрәм итүче Чебышевлар хәзерге көндә Борис дәдәйнең туган җире Мамадыш районы Колышчы авылында матур гына яшәп яталар. Колышчыда бәйрәм ителмәсә дә, алар ел саен Албай, Җөри Питрауларында яшьлекләрен искә төшереп, бәйрәм итеп кайталар. Аларның гаиләсе районда уздырылган бәйрәмнәргә, кичәләргә чакырыла. Борис Лукичны хәзер дә хөрмәт итеп, хәлен белеп, хезмәттәшләре белеп һәрдаим хәбәрләшеп торалар.
Ә Чебышнекеләр нәселен Колышчыда бүген Василий һәм Алексей Егоровичлар тармаклары дәвам итә. Иң өлкәне Чебышева Анастасия Алексеевна 90 яшен тутырып килә, иң яше – Чебышева Людмила Борисовна – авыл балаларына инглиз телен өйрәтә.
Борынгылар, «агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә», – дигәннәр. Язмыш Чебышевларны айкап-чайкап сипсә дә, алар югалмаганнар, исемнәрен җуймаганнар (югалтмаганнар), нәселләренә тап төшермәгәннәр.
Об авторах
Р. А. Муллахмəтова
район иҗтимагый оешмасы «Нократ»
Автор, ответственный за переписку.
Email: raisamull@mail.ru
төбәк тарихчысы, җитәкче Мамадыш, Россия Федерациясе
Список литературы
- Информатор Чебышев Борис Лукич.
Дополнительные файлы
