КОНЦЕПТ «ГОСТЕПРИИМСТВО» В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ: СЦЕНАРИЙ ПРИЕМА ГОСТЕЙ (НА ПРИМЕРЕ ПЕСЕН КРЯШЕН)

Обложка

Цитировать

Полный текст

Аннотация

В статье на примере песенного творчества кряшен рассмотрена специфика реализации концепта «гостеприимство» в татарском языке. Изучен сценарий приема гостей. Отмечается, что в основе гостеприимства лежит почтение к гостям. Вместе с тем подразумевается и проявление уважения к хозяевам. Выявлены лексемы и фразеология, несущие особую нагрузку.

Полный текст

Билгеле булганча, җыр бүгенге көндә аралашу чарасы гына түгел, ә инде миллилекне саклау, патриотик тәрбия бирү һәм хәтта идеологик пропаганда, манипуляция мәдәни экспансия коралы буларак та бәяләнә [6, с.157]. Шул сәбәпле дә җырларны төрле яклап өйрәнү актуальлеген югалмый.

Тәкъдим ителгән мәкаләдә керәшен халык җырларында «кунакчыллык» концептының реальләшүе карала. Хәзерге лингвистикада концепт дөнья турындагы белемнәрне когнитив семантика позициясеннән репрезентацияләүнең бер формасы буларак карала [8, с.129]. Д.С. Лихачев билгеләвенчә, концепт – ул сүзлектәге мәгънәнең шәхси һәм халык тәҗрибәсе белән «бәрелешү» нәтиҗәсе [8, с.130]. Концептның эчтәлеге һәрвакыт милли үзенчәлеккә ия, ягъни ул мәдәни дөньяны танып белү үзенчәлекләрен чагылдыра [11, с.3]. Шунысы да мөһим: концепт белемнәрне саклау һәм тапшыру чарасы буларак динамик характерда, аның эчтәлеге даими үзгәреп тора [3].

Мөһим мәдәни концептларның берсе – «кунакчыллык» концепты. Ул төрле телләрнең фразеологиясе, мәкаль-әйтемнәре нигезендә тирәнтен анализлана [4; 5]. Аксиологик категория буларак каралганда, татар теле материалы да киң кулланыла [16]. «Кунакчыллык» концептын өйрәнүдә керәшен җырларына беренче тапкыр мөрә­җәгать ителә, бу фәнни тикшеренүнең яңалыгы булып тора. Тәкъдим ителә торган хезмәт татар телендә «кунакчыллык» концепты турындагы белемнәрне тулыландыру, баету һәм ныгытуга хезмәт итәчәк. Тикшерү барышында каралган лесик берәмлекләр практик лексикографиядә дә кулланыла ала. Анализ өчен материаллар «Керәшен татарларының көйләре» [10], «Народные песни кряшен Башкортостана» җыентыкларыннан [9], Ф.С. Баязитованың «Аш-су һәм халык традицияләре лексикасы» [2] китабыннан алынды. Халкыбызның «кунак алу, ашка җыю кебек көнкүреш йоласы, ата-бабадан килгән гореф-гадәте белән бәйләнгән җырлары» «Татар халык иҗаты» китабының «Дуслык, туганлык, мәҗлес җырлары» бүлекчәсенә дә җыйналган [15, б.23, 301–315]. Мәкаләдә алар да күрсәтелә. Аерым җырлар Татарстанның Алексеевск районы керә­шеннәреннән язып алынган шәхси архивтан да китерелде [7]. Мисал буларак туй җырларына да мөрәҗәгать ителә, чөнки, безнеңчә, туй – кунак итүнең классик үрнәге.

Кунакчыллык – төрле мәдәниятләр өчен хас универсаль кыйм­мәт. «Татар халык иҗаты» китабына җырларны туплаган Илбарис Надиров кунакчыллыкны татар халкының милли характерына хас бер сыйфаты дип бәяли [15, б.23]. Диалектолог Ф.С. Баязитова да татар халкында кунак чакырып мәҗлесләр үткәрүнең бай тради­цияләре барлыгын ассызыклый. «Көз көне авылда бер-берсенә кунак йөрү» һәм «көз көне авылда өйдән-өйгә кереп кунак булып йөрү» мәгънәләрендә Түбән Кама һәм Чистай керәшеннәрендә эрәт җөрү һәм әртил җөрүләр барлыгын әйтә [2, б.4, 414–415]. Кунакка йөрешүләрнең вакытына килгәндә, алар «бигрәк тә көз көне, сугымнар сугып, көзге эшләр тәмамлангач башлана. Кунаклар килеп төшкән көнне хуҗа кардәш-ыруны ашка дәшә» [2, б.418]. Башкортстан керәшеннәре җыр сәнгатен өйрәнгән галимнәр кунак итү ритуалының үз спецификасы булуына басым ясыйлар, әлеге борынгы йоланың тамырлары ыруглык строена барып тоташа торган туганлык мөнәсәбәтләрен, туганнарны олылау белән үрелүен әйтәләр. Бу йола кунаклар һәм хуҗалар арасында оештырылган җырлы диалог формасында үтәлә һәм, кагыйдә буларак, мактаулы эчтәлектә була [9, с.14].

Җыр әйтешү – аерым халыкларда борынгыдан билгеле күре­неш. Казах, кыргыз акыннары, төркмән шаирләре арасында җыр ярышлары – айтыслар хәзерге вакытка кадәр сакланып килә [15, б.24]. Мәсәлән, А.Галымова аулдың алты аузы фразеологизмына бәйле рәвештә кунак алдында җырлау традициясен искә ала: кунакчыл хуҗалар кунакның кәефен күрер өчен җырлыйлар һәм халык уен коралларында уйныйлар. Кунак та үз чиратында, хуҗаларга җыр җырларга яки толғау әйтергә, аны хуҗаларга бүләк итеп тәкъдим итәргә тиеш [4, с.63] икән.

Кунак итү иҗтимагый әһәмияткә ия. Шуңа да аның үз кагый­дәләре, нормалары, кунак итү һәм кунак булу этикеты бар. Ул фәндә җентекләп өйрәнелә. Инглиз һәм рус телләрендә «кунакчыллык» концептын чагыштырма планда өйрәнгән Г.Р. Гарипова, мәсәлән, кунак төшерүнең тасвирында каршы алу, озату, сыйлау (ашамлыклар һәм эчемлекләр белән), күңел ачу компонентларын күрсәтә [5, с.16]. Башкортстан керәшеннәре җырларын өйрәнгән галимнәр дә кунак итүнең билгеле бер сценарий буенча алып барылуын әйтәләр һәм шуңа карап җыруларның түбәндәге төрләрен аералар:

– хуҗалар һәм кунаклар очрашкандагы җырлы диалог;

– күчтәнәчләр һәм бүләкләр чыгаргандагы җырулар;

– өстәл артындагы җырулар;

– озату вакытындагы җырлы диалог [9, с.15].

Шул рәвешле каршы алу, сыйлау, күңел ачу (җырлашу), озату этапларын аерып чыгарлар. Безнеңчә, кунак итүнең калыбы туй мәҗлесләренең сценарийларында саклана. Тупланган барлык текстларга анализ керәшеннәрдә кунак итүнең катлаулырак структурага ия булуын күрсәтә. Мәсәлән, кунакка чакыру этабын билгеләп үтәргә кирәк. Ул инде кунакны озатканда ук булырга мөмкин:

Тау башында балтырган,

Яфрак ярмый калдырган шул,

Узган чакта керми калма,

Кадер итми калдырмам шул [15, б.309].

Кер фигыленең әлеге контекстта кулланылуы киләчәк кунак­ның инде үз кеше итеп кабул ителүен аңлата.

Кайбер җыр текстларында кунакны чакырудан алып кунак килгәнгә кадәр вакыт – көтү этабы да чагылыш таба. Көтүнең озак, зарыктыргыч булуы әйтелә:

Бүген ди дә пичләрем ди бикләр кызу булган.

Ай, көеп ди пешкән әле бөккәнем.

Иртән ди алып ла кичләргә хәтле,

Ай, сез булдыгыз дай минем әле көткәнем [10, с.214].

Җырларны тикшерү вакыт аралыгының төрле озынлыкта булуын күрсәтә: иртәдән алып кичкә кадәр һәм өч көн, өч төн [10, с.214] рәвешендә тасвирланган дәвамлылык кунакның хуҗа өчен бик кадерле, якын булуына ишарәли.

Кунакны ипи-тоз белән каршы алу халыкның аңына урнашып калган. Ипи-тоз белән каршы алу фразеологик әйтелмәсе татар телендә «якты йөз белән хөрмәтләп каршылау» мәгънәсендә кулланыла [12, б.576]. Түбәндәге юлларда исә әйтелмәнең, безнеңчә, «ипи-тоз китерү» мәгънәсе сакланган. Моны җырның соңгы юлы да дәлилли, анда ипи-тоз белән каршы алуның борынгыдан килгән традицион йола булуына басым ясала:

Чыдау ла, чыдау, айлар, дугалар,

Ай, килеп җиттеләр безгә әле кодалар.

Ипей-тозлар белән дәй каршылар алу –

Әй, борынгылардан калган әле җолалар [10, с.198].

Керәшен җырларын өйрәнгән галимнәр кунак каршылау җырларын аерып күрсәтәләр. Алар шулай ук кунаклар белән хуҗаларның җырлы диалогы рәвешендә башкарыла һәм ике якның бер-берсен данлавы характерында була. Макташу – кунак кабул итү һәм кунак булып бару сценариендагы мөһим структур өлеш. Җырларда, кагыйдә буларак, хуҗаларның кояштай якты йөзле [9, с.15], кунакның көтеп алынганлыгы һәм кунакларның бик теләп, яратып килүләре турында әйтелә:

Пар аткайларымны ла мин җиктердем

Туры юлкайларга ла, ай, каратып.

Көттегезме безләрне сез җан атып,

Без дә килдек сезләрне, ай, яратып [9, с.77].

Билгеле ки, хуҗа да, кунак та ике як тарафыннан да сынала. Шуңа да этикетны тоту зур әһәмияткә ия. Традицияләрне саклап аралаша белү осталыгы җыр текстларында да чагылыш таба һәм югары бәяләнә. Мәсәлән, сүз башлау, башлап сәламләү исәнләшү сүзе белән белдерелә:

Әй, кунаклар, килдегез лә,

Исәнләшә белдегез шул.

Мәкнең ал чәчкәсе кебек

Күзләргә күрендегез [9, с.69].

Кунак итүнең төп өлеше кунакларны сыйлау. Монда төп игътибар хуҗаның кунакка мөнәсәбәтенә юнәлтелә. Керәшен традицияләре буенча кунакка әйбәт шартлар тудыру фарыз. Мондый эш-гамәлләр комплексы, кунакка чакыру җырларыннан ук күренгәнчә, «кадерләү, тиешенчә карау, тиешле шартлар булдыру» мәгънәсендәге кадер итү фигыле белән белдерелә һәм кунак тарафыннан саубуллашу җырларына кереп киткән хөрмәт күрү фигыле ярдәмендә югары бәяләнә:

Без дәй урманнарны үткән чакта,

Җакты иде сезнең дәй утыгыз.

Ашадык-эчтек лә, хөрмәт күрдек,

Бай дәүләтләр булсын да йортыгыз [10, с.162].

Кадер-хөрмәт яхшы мөгамәлә, сыйлау, җырлашу кебек компонентлардан туа. Тексттагы ашау-эчү, сый [9, с.17] сүзләре гомуми мәгънәгә ия. Бөккән, бәлеш, көлчә [2, б.246], ит, бал [15, б.309] затлы ризык һәм эчемлекләрдән саналгангадыр, милли сый буларак алар җырларда аерым әйтелә. Мәсәлән, җыр сәнгатен өйрәнүче галимнәр пироглар чыккандагы җыруны, ит чыгаргандагы җыруны аерып күрсәтәләр. Бу җыруларда, кагыйдә буларак, ул ризыкларның атамалары кулланыла:

Ай-һай, бәлешләрнең лә, и, кайнары,

Кайный-кайный чыга ла майлары.

Ай, җырлыйкай, гөрлей лә аш узгара

Идәш буйларының ла байлары [9, с.15].

Табынга кайнар чәй чыгару да кунакка булган зур хөрмәтне күрсәткән булса кирәк. Мисал өчен, туй җырлары арасында кодачага аерым игътибар билгесе буларак чәй китерү турындагы шундый җыр бар:

Иртә генә тордым, кичләр утырдым,

Гарштур яулыгымны бетердем.

Кодача канатым эчсен әле,

Кайнар итеп чәйләр китердем [7].

Шул рәвешле пирог (бәлеш) чыгару, ит чыгару, чәй чыгару кунак итү сценариена кереп киткән һәм кунакны олылауны чагылдырган йолалар булып торалар. Ф.С. Баязитова, мондый йолаларның халык өчен бик әһәмиятле булуын билгеләп, түбәндәгечә әйтә: «Хикмәт шунда: аш табынында ашамлыкларның мул булуы гына җитми, ә ул ашамлыкларны матур итеп, җиренә җиткереп әзерләү дә, өстәлгә кунак табынына бирү дә йола буенча олылау, хөрмәтләү, кыстау сүзләре белән бергә башкарылган очракта гына тиешле дәрәҗәдә, күңелгә ятышлы итеп кабул ителгән» [2, б.246].

Кунакларны сыйлау өлешенең традицион компоненты – кунакларның күчтәнәчен чыгару. Күчтәнәч белән килү хуҗаларны хөрмәт итүнең бер билгесе булып тора. Әлеге мәгънә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә дә теркәлгән: күчтәнәч – хөрмәт йөзеннән бирелә торган ашамлык [13, б.630]. Күчтәнәчләрнең күплеге әһәмиятле түгел, өстәл почмагына гына сыярлык булса да [9, с.16], тәмлелекләре шикәр-балга тиңләштереп мактала:

Идәш буйкайлары ла, ай, зирәклек,

Зиреклекләр белән дә тал гына.

Безнең туганайларның күчтәнәче

Шикәрләр дә белән лә бал гына [9, с.41].

Табында күңел ачу һәм аралашуның төп формасы – җырлашу. Татар телендә җырлашу сүзе «кара-каршы җыр әйтешү» мәгънәсендә кулланыла. Бу сүз керәшен җыр текстларында еш очрый һәм, безнеңчә, символик характерда. Җырлашулар дуслар-туганнар бергә җыелганда гына мөмкин булганга, «бергәлек», «бергә булган вакыт» эчтәлегенә ия һәм аның төп билгесе булып, бер яктан, озынлык, дәвамлылык санала, чөнки халык бергә булуның, ягъни дус-тату, туганлашып яшәүнең гомер буена җитүен тели. Икенче яктан, бергә булу билгеле бер вакыт кысаларында гына мөмкин, чөнки һәрдаим җыелышып булмый:

Иртән чакта пешкән лә ашларым ла

Тәмле булмас иде лә, ай, әйрәнсез.

Җыелышкан чаклар җырлашаек,

Күрешеп булмас, ай, бәйрәмсез [9, с.77].

И, ямьле дә болытлар, ай, киләдер,

Яусын иде болыннар, ай, әле буенай.

Бергәкәй дә бергә лә йөрешергә

Язсын иде гомерләр, ай, әле буенай [9, с.61].

Кунакларны озату этабының шулай ук үз ритуаллары бар. Шундый кагыйдәләрнең берсе – тау итү. Тау сүзе күп кенә телләрдә таралган. Мәсәлән, чувашча тау, тав, таву, удмуртча тау «рәхмәт», марича тау, таво, тагу «рәхмәт, рәхмәт әйтү»; монголча тав «тынычлык, иминлек»; фарсыча даw «уенда йөреш, көрәштә бәреш чираты» [1, б.232–233]. Татар телендә аның түбәндәге мәгънәләре бар: 1) рәхмәт әйтү; 2) тәбрик; игелек теләү; 3) тост; 4) васыять [14, б.408]. Тау итү җырларында ул нәкъ менә «рәхмәт әйтү» мәгънәсендә кулланыла. Кайбыч районы керәшеннәре җырларын өйрәнгән Н.Альмеева бу сүзне [тауый] фонетик вариантында язып алган [9, с.17]. Текстта сүз кабатланып килә һәм чиксез рәхмәтне белдерә. Шулай ук итү ярдәмче фигыле белән ясалган тау итү фигыле дә җырларга кереп киткән.

Урамнардан үткән чакта

Борылып кай кердем лә өенә,

Ашап эчтек, хөрмәт күрдек,

Тауый, тауый шушы сыеңа [9, с.17].

Биеккәй тауларның, әй, башында

Ак җәймәләр кырдым дый ау итеп

Кода-кодачалар, сез тыңлагыз,

Мин җырлыем сезгә дә тау итеп [10, с.162].

Сүзлекләрдә иллюстратив матерал буларак китерелгән «Дустыкаем, әй, тау сиңа. Тустаган тулы бал сиңа!» юллары бу сүзнең «тост» мәгънәсенә туры килә [14, б.408].

Тау итү җырлары текстын анализлау барышында аларда «зур рәхмәт әйтү» мәгънәсендә аяк астына баш ору фразеологизмының кулланылуы ачыкланды. Баш ору фразеологизмының билгеле мәгънәләреннән «буйсынып, баш бөгү»; «башны бәргәләү, баш белән сугу»; «кемгә дә булса үтенеч-ялыныч белән яки ярдәм сорап бару» санала. Җырда сакланып калган мәгънә яңа, ул тискәре коннотацияле түгел.

 

Шыбырлар шыбыр лай җаңгырлар җауа,

Ай, йөгерәеккәй каен әле астына.

Ашадык-эчтек тә хүрмәтләр күрдек,

Әй, баш ораеккай аяк әле астыңа [10, с.198].

Тау итү җырлары рәхмәт әйтүне генә түгел, ә бер-береңә яхшы теләк теләүне дә үз эченә ала. Аларда күрсәткән кадер-хөрмәт өчен дәүләтле, бай йорт [10, с.162], рәхәт тормыш [9, с.63], ак исәнлек [9, с.50] кебек теләкләр яңгырый. Бу яктан «кунакчыллык» концептының «яхшылык, игелек» концепты белән бәйлелеге күренә. Байлык, зур дәүләт, рәхәт тормыш кебек теләкләрне татар дөнья­сында еш ишетергә мөмкин. Ак исәнлек фразеологизмы татар теле сүзлекләренә теркәлмәгән, татар теленең язма корпусында да аның белән мисаллар табылмый. Ак сүзенең күчерелмә мәгънәләрен һәм ак компонентлы фразеологияне истә тотканда, ак исәнлекнең мәгънәсен «һич тә зарланырлык булмаган саулык, һичкайчан авырмау» дип билгеләргә мөмкин.

Салкын урамайлары – килә буран,

Уртасыннан ага ла гөрләвек.

Җыенкай да туганнар җыелышкач,

Күгәрченнәр кебек гөрләек.

Ак исәнлек бирсен лә сезгә дә,

Сезнең белән йөргән безгә дә [9, с.67].

Әлбәттә, кунаклар үзләренең кайтыр вакытлары җитүен [2, б.246] әйткәннән соң, хуҗалар күңелләргә ямансу итәсез [9, с.53], җибәрәсем килми янымдин [15, б.312] дип кунакларның бик якын, кадерле булуларын, бергә үткән вакытның тиңсезлеген аңлаталар. Ике як та аерылып торуның читенлеген әйтә һәм кунакка чакырыша.

Җир җиләккәйләре, ай, пешкәнче,

Нинди җимеш ашап торырбыз шул?

Яңадан шушылай күрешкәнче,

Ничек итеп түзеп торырбыз шул [9, с.17]?

Шул рәвешчә карап үтелгән җырлар милли-мәдәни маркировкалы һәм татар телендә «кунакчыллык» концептына караган кызыклы мәгълүматларны саклый. Керәшен традицион культурасында кунак итүнең үз тәртибе, йолалары бар. Сценарийдагы һәр этапны җыр текстлары мисалында җентекләп тикшерү кунакчыллыкның нигезендә кунакны олылау ятуы күренә. Җырларда ул чакыру этабыннан алып озатуга кадәр эзлекле чагылыш таба. Шул ук вакытта кунакны олылау һәм хуҗаны хөрмәт итү аерылгысыз, бер-берсен тулыландыручы берәмлекләр булып торалар. Текстларда сакланган аерым сүзләрнең, фразеологизмнарның яхшы теләк формасында булуы «кунакчыллык» концептының «яхшылык, игелек» концепты белән бәйлелеген күрсәтә.

×

Об авторах

О. Н. Галимова

Институт языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова АН РТ

Автор, ответственный за переписку.
Email: Olgan_77@mail.ru
кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Казань, Россия Федерация

Список литературы

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. Т.2. Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. 567 б.
  2. Баязитова Ф.С. Аш-су һәм халык традицияләре лексикасы. Казан: «Дом печати» нәшр., 2007. 480 б.
  3. Большая Российская энциклопедия 2004–2017. URL: https://old.bigenc.ru/linguistics/text/2094246 (дата обращения: 25.04.2024).
  4. Галымова А.Ж. Концепт «гостеприимство» как отражение своеоб-разия картины мира казахов, русских и англичан // Язык, культура и литература. Вып. 3. Волгоград: Абсолют, 2021. С.59–66.
  5. Гарипова Г.Р. Концепт «гостеприимство» в русском и ангийском языках (на материале фразеологизмов): автореф. дис. ... канд. фи-лол. наук. Уфа, 2010. 23 с.
  6. Дуняшева Л.Г. Концепт «свобода» в афроамериканском песенном дискурсе // Ученые записки Казанского университета. Гуманитар-ные науки, 2011. Т.153. Кн. 6. С.157–164.
  7. Красный Баран керәшеннәре җырлары / Авторның шәхси архивы. 1997 елның июлендә Татарстан Республикасы Алексеевск районы Кр. Баран авылында Бятикова Клара Никитичнадан (1939 елгы) язып алынды.
  8. Крюкова Г.А. Концепт. Определение объема содержания понятия // Известия Российского государственного педагогического универ-ситета им. А.И. Герцена. 2008. №10(59): Общественные и гумани-тарные науки (философия, языкознание, литературоведение, куль-турология, экономика, право, история, социология, педагогика, психология). С.128–135.
  9. Народные песни кряшен Башкортостана (Бакалинский район) / под общ. ред. З.Н. Сайдашевой. Казань, 2008. 200 с.
  10. Песни татар-кряшен / сост. Н.Ю. Альмеева. СПб.; Казань, 2007. 310 с.
  11. Самситова Л. Концепт «гостеприимство» в языковой картине мира (на материале башкирского и казахского языков) // Түркология. 2011. №4. С.3–7.
  12. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 6 томда. Казан: ТӘһСИ, 2016. Т.2. 748 б.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 6 томда. Казан: ТӘһСИ, 2017. Т.3. 744 б.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 6 томда. Казан: ТӘһСИ, 2019. Т.5. 908 б.
  15. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төз.: И.Надиров. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 б.
  16. Юнусова Р.Дж. Аксиология фразеологизмов со значением «госте-приимство / кунакчыллык» в русском и татарском языках: автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2009. 23 с.

Дополнительные файлы

Доп. файлы
Действие
1. JATS XML

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».