The problem of Tatar national identity at the beginning of the 20th century through the prism of a woman’s view

封面

如何引用文章

全文:

详细

The turn of the 19th – 20th centuries in the Tatar society is characterized by a time of comprehending the past and defining tasks for the future development of Tatar identity. At this time, a discussion about self-designation of the people is unfolding on the pages of periodicals; Tatar intellectuals share their vision of the concepts of “nation” and “national”. Along with the male part of the Tatar society, Tatar women join in the discussion of important issues.

The author of the article sets the following goal: to analyse the position of Tatar women regarding national issues and their activities in defending their own views. The novelty of the study is that it is the forst attempt to consider the issue of the national identity of the Tatars and the prospects for the Tatar nation’s development through the prism of a woman’s perspective. It is of much importance since women are directly related to the upbringing of the younger generation, which determines the nature of the development of the national community.

The study revealed that Tatar women of the early 20th century actively entered into debate about the name of the Tatar people and acted as a defender of the Tatar ethnonym. They participated in the formation of a strategy for the development of the Tatars’ national identity. Priority tasks facing the Tatars, in their opinion, include the preservation of the physical health of the people. After that spiritual development can be discussed. Tatar women call religion and the Tatar language the basis of the nation. The development strategy of the nation, according to the vision of Tatar women, should be based on education and enlightenment. Tatar women of the early 20th century took upon themselves the responsibility to realise activities for educating the younger generation, wrote books on the topic, and were actively involved in organising women's education.

The author cites sources from the Tatar periodical press of the early 20th century, which reflect Tatar women’s point of view of on the problem of the identity of the Tatar people.

全文:

XIX йөз ахыры – XX йөз башы – татар җәмгыятендә зур үзгәрешләр чоры. Халыкның үзенең үткәнен күздән кичереп, аңа бәя биреп, киләчәгенең үсеш юлларын билгеләгән вакыт. Бу чорда халык милләт булып формалаша, алга таба милләт үсеш югарылыгына – миллият дәрәҗәсенә күтәрелә. Зыялылар һәм фикер ияләре милләтнең үсеше, аның инсанияттәге үз урынын табуга шартлар булдыру хакында сүз башлый, шул чорның мәгълүмати киңлегенә чыга. Милләт ничек кенә үсмәсен, хәяте нинди шартларда булмасын, тарихның төрле чорларында аны милләт буларак саклау проблемасы килеп туачак. Бу мәсьәлә ике яссылыкта каралырга тиешле: беренчедән, милләтнең үз эчендәге бөтенлеген саклау, икенчедән, аның иҗтимагый-сәяси киңлектәге урыны, шушы шартларда яши алуы.

XX йөз башында куелган иң зур проблемаларның берсе – «без кем?» дигән сорау, чөнки халык зур тарих юлын үтеп, халык, милләт формалашуның катлаулы процессларын кичергән (Шакуров, 2002: 50–63). Тарихның төрле чорларында үзатамасын төрлечә күрсәткәне дә билгеле. XX йөз башында алар үзләрен кем буларак таныганнар, нинди исем аларның эчке халәтен күрсәтә алган? Бу вакытта халык арасында төрле караш булган кебек үк, шул чор галимнәре арасында да бердәм фикер булмый. Ш. Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (Мәрҗани, 1989) хезмәтендә халык атамасы буларак «татар» исеменен яклап чыга, әмма бәхәскә нокта куелмый, фикер алышулар озак вакытка сузыла. 1913 елда «Аң» журналында Г. Гобәйдуллин тарафыннан милләт проблемасына караган 15 сораудан гыйбарәт булган анкета басыла (Милләтне, 1913: 394). Бу анкета сорауларына бик күп кеше, шул исәптән Г. Гобәйдуллин да, үз фикерен белдереп зур мәкалә белән чыгыш ясый. Анкета игълан ителгәннән соң, журналда җавап рәвешендә тәкъдим ителгән беренче фикернең авторы Г.И. Хәнифә исемле ханым була. Ул, татар атамасын яклап, «Миңа «татар» диләр. Бервакыт бонлардан кызар идем. Ләкин хәзер бу сүзне ишетсәм, күкрәгем күтәрелә, йөрәгемдә бер горур уяна ... Хыялым Алтайларга, Чыңгыз вә Сөембикәләргә таба китә. Татар мин, дим һәм шуның белән үземә зур шәрәф (дан, шөһрәт) алгандай булам. ... Мин татар. Чыңгыз минем бабам. Шул ике дә миңа шәрик (иптәш) булганнар – минем кардәшем» (Милләтне, 1913: 394). Хәнифә ханымның татар тарихына киң карашы, татарларны Зур Төрки дөньяның бер мөһим өлеше итеп санавы күренә. Халык атамасы эчтәлегенә этнос формалашуда барган озын, катлаулы процессны сыйдыра. «Татар» атамасының мәгънәсенә карата булган тискәре карашы шул заман шартларына бәйле рәвештә үзгәреш кичергән – ул бу атаманы, горурлык белән, зур тарихны үз эченә алган атама буларак кабул итә. Хәнифә ханымның бу фикере шул чордагы җәмәгатьчелекнең зур күпчелегенең карашын белдерә, халыкның тарихи процессларга анализ аша карый алу дәрәҗәсенә күтәрелүен чагылдыра. 1913 елда «Тормыш» газетасында Сания Гыйффәт Кадрия1 язмасыннан «татар» атамасына кемнәрдер салырга теләгән тискәре эчтәлекне юк итү халыкның бары тик үз кулында булуын, моңа тырышлык аша ирешергә мөмкин икәнлеге күренә: «Бу рəвештə кайсымыз хурланып, кайсымыз зурланып, милли эшлəрдəн кул селтəп читтə торсак, тормышымыз һаман иске булып, үземез һаман надан, аңсыз, фикерсез «татарка» булырмыз шул. «Татар, татарка» исемен ишеткəндə хурланасымыз килмəсə, зурланырлык булганга кадəр миллəтемезне күтəрик, югарылатыйк. Аның бердəнбер чарасы шул гына» (XX гасыр башы, 2020: 63).

XX йөз башында татар хатын-кызы иҗтимагый һәм, хәтта, сәяси тормышта төп фигура булып җитешә. Милләт өчен борчылуы, фикерләве һәм киләчәккә булган стратегиясе аларны ирләр белән бер рәттән баручы көч буларак таныта. Хәнифә ханым да: «... тарихи татарлык, киләчәге якты булган татарлык бар ки, аның алдында мин баш иям. Хәзерге көнемез хәсрәтле, ләкин үткәндә куәт, киләчәктә нур күрәм. Шул һәм мине юата, шул һәм мине бу халыкның кызы булуым белән мактандыра», – дип яза (Милләтне, 1913: 394).

Хатын-кыз каләме белән язылган мәкаләләрдән, шулай ук хатын-кызларның эш-гамәлләрен анализлау нигезендә милләтне саклау һәм үсеш юлларын ачыклауда хатын-кызларның берничә төп юнәлешне билгеләүләре күренә. Беренчедән, хатын-кыз милләтнең яшәү шарты итеп аның физик сәламәтлеген саклауны һәм яклауны дәүләт югарылыгында куюны таләп итә. Икенчедән, әхлак һәм милли тәрбия, тел һәм дин. Болар – милләтнең нигезен билгеләүче шартлар. Өченчедән, мәгариф, уку-укыту системасы. Бары тик мәгарифле һәм мәгърифәтле халык кына милләт югарылыгын ала һәм аның киләчәккә перспективасы була.

1914 елда мөгаллимә Өммегөлсем Терешкавия нәкъ менә милләтнең физик сәламәтлеге мәсьәләсе милләтнең әхлакый сәламәтлеге белән берүк дәрәҗәдә тора торган мөһим шарт икәнлеген аңлату максатыннан «Сөембикә» журналында «Милләт вә аның тамырлары» дигән махсус мәкалә белән чыга. Аның фикеренчә, бары тик сәламәт кешеләрдән генә сәламәт бала туа һәм алар милләтнең ныклыгын билгелиләр: «Һәр милләт үсеп утыра торган агач шикелледер. Әгәр дә агач таза, нык тамырлы булса, озак яши, үзенең ямь-яшел яфраклары, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләре, татлы җимешләре белән җан ияләренә рәхәтлек, ләззәт бирәдер, әгәр дә, киресенчә, агач чери башлаган тамырлы булса, аның озак яшәвен көтми, һич тә булмаган шикелле, коруын гына көтеп торырга кирәк буладыр. Милләт тә агач шикелледер. Әгәр дә милләтнең тамырлары булган без – татарлар тән җәһәтеннән дә, әхлак җәһәтеннән дә таза, нык булсак, милләтемезнең озак яшәвенә, хәленә күрә бәни бәшәргә (кешелек дөньясына) файда китерүенә иманымыз камил булырга тиештер» (Терешкавия, 1914: 10–11). Хатын-кызлар бу мәсьәләне хәтта дәүләт югарылыгына күтәреп, 1914 елның 15–25 июнендә Санкт-Петербургта үткән мөселманнарның IV Бөтенроссия съездына мөрәҗәгать-тәкъдим белән чыгалар. Хатын-кызлар таләбе буенча, никахка керергә уйлаган кешеләрнең йогышлы авырулары булмау, сәламәтлекләре сәламәт буын калдыра ала торган дәрәҗәдә булуы турында табибтан белешмәсе булу тиеш. Әмма съезд делегатлары аларның бу тәкъдимен исәпкә алмый. Өммегөлсем Терешкавия: «Ирләремезнең бу кыйланышы чиктән тыш зур җинаятьтер. Бу җинаятьләре белән алар без – хатын-кызларны үзләренә дошман итәргә юл гына ачалар. Бу исә, ирләремез өчен дә, без – хатын-кызлар өчен дә яхшы эш түгелдер. Чөнки без – татарлар, ирләремез хатыннар белән, хатыннарымыз ирләр белән кулга-кул тотынышып барганда гына яши алачакмыз», – дип үпкә дә белдерә. Милләт киләчәге өчен көрәштә уртак уйлар, уртак максат һәм гамәл булырга тиеш. Кызганычка каршы, аларның моннан кала тагын 5 өлештән торган башка тәкъдимнәре дә исәпкә алынмый.

Халыкны милләт иткән төп нигезләр була. Җамал Вәлиди 1914 елда басылган «Милләт вә миллият» хезмәтендә шундыйлардан тел, дин, кан, ганганә (традиция) һәм ватан берлеген атый (Вәлидев, 2010: 45). Хатын-кызлар да, милләт тормышында хәлиткеч факторларны билгеләп, дин һәм туган телне аерып күрсәтәләр. Өммегөлсем Терешкавия язуынча, «безнең өчен дине ислам белән татар теле бик мөкаддәс нәрсәләрдер. Шуңа күрә дә динебез өчен никадәр тырышсак, телебез өчен дә шулкадәр үк тырышуыбызның өстемездә бик зур бурычтыр, чөнки шушы ике терәк, шушы «дин», «туган тел» исемле ике тотка исән, нык булган тәкъдирдә генә без, татарлар, исән булачакбыз» (Терешкавия, 1914: 5–7). Дин һәм телнең бердәмлеге – милләтнең аерылгысыз бердәм нигезе булуы башка гыйлем ияләре хезмәтләрендә дә ассызыклана. Шул ук Җ. Вәлиди (Вәлидев, 2010: 36–87) дә, Г. Гобәйдуллин (Сәлахова, 2022: 457–467) да бу хакта кабат-кабат белдерәләр.

Милләтнең яртысын хатын-кыз тәшкил итә, димәк дин һәм туган телне – милләт нигезен катшатмас итәрлек итеп саклау, киләсе буынга аларның мөһимлеген аңлату һәм өйрәтү, ирләргә йөкләтелгән бурыч булган кебек үк, хатын-кызның да мөһим бурычы булып та тора. Өммегөлсем Терешкавия татар хатын-кызына, гомерне буш сүзләр сөйләп уздырганчы, балаларга дин һәм туган телне өйрәтүне бурыч итеп куярга өнди, хатын-кыз авызыннан чыккан һәр сүз туган телнең матур, тәрбияви сүзләре булырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, хатын-кыз иҗтимагый җаваплы йөк алып, җәмгыятьне, милләтне камиллеккә илтүгә тырышучы булса, милләт алдындагы бурычын үтәр.

Милләтнең «рухи сәламәтлеге» – ул тәрбия. Татар хатын-кызлары әхлакый тәрбия һәм милли тәрбияне гамәлгә куючы һәм саклаучы булырга тиешле. «Ана кочагында яхшы тәрбия алмаган балалар соңыннан ничек тәрбияле булсыннар?! Болардан нинди бер милләт йитешсен?» (XX гасыр башы, 2020: 47). XX йөз башы хатын-кызлары бу проблеманы билгеләп, аны бары тик аерым кешеләр, аерым гаилә кысаларында чишү белән генә чикләнмичә, җәмгыять киңлегенә алып чыгалар. Сүз белән генә түгел, ә гамәл белән эш итәләр. 1893 елда ук Фәхрелбанат Сөләймания балалар тәрбиясе буенча хатын-кызларга адреслап махсус китап яза, хәтта аны бастыру өчен бюрократик киртәләрне узып цензор рөхсәтен алуга да ирешә, әмма кулъязма кемнеңдер кулында ятып, юкка чыга (Татар тәрбиясе, 2021: 5). Вакытлы матбугат барлыкка килгәнче үк, татар хатын-кызлары Фәхрелбанат Сөләймания (1854–1959), Галимәтелбәнат Биктимирия (1876–1906) халыкны милләт итеп үстерүдә төп көч булган тәрбия һәм хатын-кыз мәгарифе проблемалары буенча махсус китаплар язалар. Аларның хезмәтләрен хәтта милләтнең тәрәккый итүенә инструкция буларак та кабул итәргә кирәк.

Милләтнең дөньяви киңлектә лаеклы урыны булу – аның белеме, мәгърифәт югарылыгы, аның мәдәнияте белән бәяләнә. Татар хатын-кызлары бу проблеманың иң мөһим мәсьәләләрнең берсе икәнлеген аңлап, конкрет эш-гамәлләр кыла башлыйлар. Татарларда хатын-кызның икенче планда булуын алар берничек тә кабул итәргә теләмиләр, чөнки хатын-кыз, ким дигәндә, җәмгыятьнең яртысын тәшкил итә, аларны укытмау, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итмәүнең сыйфат дәрәҗәсен ике мәртәбә төшерәчәген аңлыйлар. Аңлап калу гына түгел, ә аны ирләргә дә аңлату, киртәләрне узып моны исбатлау да таләп ителә. «Берничə морза кызының алга китүе берлəн татар миллəте тəрəккый итсə иде» (XX гасыр башы, 2020: 52), дип яза Фәүзия Ибраһимова2. Беренче чиратта аерым кешеләрнең белем алулары түгел, ә гомуммилләт белеме турында уйлау тиешлегенә басым ясала. Шуңа да хатын-кызлар авылларда да мәктәпләр булдыру өчен тырышалар. Хәтимә-Нәзифә исемле автор «Шура» журналында милләтнең алгарышының белем алу белән тырышлыкның икесе бергә булуында күрә: «Нинди генə миллəтне алмыйк, аның алга китүе «белем» вə «тырышлык» аркасында гына мөмкин икəне бик ачык күренə. Шулай булгач, безгə миллəтемезне алга җибəрү бары безнең уку вə белүемез вə аңар һəр җəһəттəн мəгарифле вə мəгълүматлы хадимнәр (хезмəтче, хезмəткəр) җитештерү берлə генə булачак» (XX гасыр башы, 2020: 79), дип яза. Г. Исхакый да3 милләтнең үсешендә нәкъ менә хатын-кызның роле зур булуын ассызыклый: «Əлбəттə, миллəтнең бишеге булган хатын-кызлар галəме наданлыктан чыгарылып, мəгариф яктысы белəн яктыртылса, миллəт тəрəккый итəчəктер» (XX гасыр башы, 2020: 68). Шунысы игътибарга лаеклы, XX йөз башында милләт булу проблемасы гына түгел, ә эшлекле милләт булдыру проблемасы куела һәм моңа ирешү юлы нәкъ менә хатын-кыз мәгарифен булдыру аша күзаллана: «хəзер миллəтнең иң нык тырышкан вə иң беренче чиратта хəл ителергə тиешле булган мəсьəлəсе хатын-кызларны укыту мəсьəлəсе булырга тиеш. Шунда гына чын эшлекле миллəт җитешер. Шунда гына алдагы көнемезгə өметле күз белəн карарга ярар» (XX гасыр башы, 2020: 69).

Милләт халәтен билгеләүче тагын бер фактор – ул аның милли тарихы булу. XX йөз башында татар хатын-кызы бу проблеманы аерып күрсәтми әле. Милләт эшендә хатын-кызлар теоретик хезмәт, фикерләрдән бигрәк гамәли яктан эш итәләр. Милләт тәрбиясе һәм мәгарифе өлкәсенең дә зур өлеше татар хатын-кызы көче белән эшләнә.

XX йөз башында татар хатын-кызлары заман куйган таләп – милләт, миллият проблемасы икәнлеген тоеп, конкрет эшләре белән танылалар. Алар тарафыннан мөһим юнәлешләр билгеләнә, болар: халыкның физик сәламәтлеге, рухи халәте – дин, туган тел, тәрбия, мәгариф һәм мәдәният.

КУШЫМТАЛАР

Милләтне ничек аңлыйсыз?

Журналларның үткән номерында шул гонван (исем) белән бер анкета дәрҗ итеп (теркәп), моның эченә керәчәк мәсьәләләр 15 сөаль (сорау) рәвешендә тәфсыйль ителгән (аңлатылган), мөхтәрәм ханым вә әфәнделәрдән шул сөальләрнең һәркайсына яхуд (яки) беренә вә берничәсенә җавап язулары үтенелгән иде. Мәсьәләнең җитди рәвешендә кузгатылыр чагы тәмам җитешкән улмалы ки, төрле тарафтан озын вә кыска мәктүпләр килмәгә башлады.

Без дә илтифатларына (игътибарларына) тәшәккеремезне (рәхмәтебезне) белдереп, идарәгә алынган тәртипләр белән «Аң»да җавапларны дәрҗ итә башлыймыз.

Идарә.

Җаваплар:

I

[ханым әфәнделәрнең үз теләүләре белән бу җавабының имля (язу) вә өслүбе (стиле) үзгәртелде].

Миңа «татар» диләр. Бервакыт бонлардан кызар идем. Ләкин хәзер бу сүзне ишетсәм, күкрәгем күтәрелә, йөрәгемдә бер горур уяна... Хыялым Алтайларга, Чыңгыз вә Сөембикәләргә таба китә. Татар мин, дим. Һәм шуның белән үземә зур шәрәф (дан) алгандай булам.

Әнә теге кырган мыек Габдүһне мин сөймим, гомерен гайбәт вә чүпрәк белән уздыра торган Фәхренисаларны күрәсем дә килми. Ләкин боларның барын җыйган уртак бер сыйфат – тарихи татарлык, киләчәге якты булган татарлык бар ки, аның алдында мин баш иям. Хәзерге көнемез хәсрәтле, ләкин үткәндә куәт, киләчәктә нур күрәм. Шул һәм мине юата, шул һәм мине бу халыкның кызы булуым белән мактандыра ... Мин татар. Чыңгыз минем бабам. Шул икедә шәрик (иптәш) булганнар – минем кардәшем. Әдәбияттан, сәнгатьтән мин шул хиссиятнең ачык ифадәсен (аңлатылуын, гәүдәләнешен) телим.

Музыкамыздан үткәнгә тәхсир (хәсрәтләнү), киләчәккә өмет тоям.

Минем милләтне аңлавым – менә шул төрле.

Г. И. Хәнифә.

Дин вә туган тел

Һәр халыкта мөкаддәс ике нәрсә бардыр: аларның берсе – дин, икенчесе – туган телдер. Болар, башка халыкларда булган шикелле, Аллаһның биргәненә шөкер, без – татарларда да бардыр. Шунлыктан, мин бары дин ислам белән татар теле хакында гына язачакмын. Дөрес, мөхтәрәм укучылар, безнең өчен дине ислам белән татар теле бик мөкаддәс нәрсәләрдер. Шуңа күрә дә динебез өчен никадәр тырышсак, телебез өчен дә шулкадәр үк тырышуыбыз өстемездә бик зур бурычтыр, чөнки шушы ике терәк, шушы «дин», «туган тел» исемле ике тотка исән, нык булган тәкъдирдә генә без татарлар исән булачакбыз. Инде киресенчә исә, безне киләчәктә «бетү» исемле аҗдаһа, йөрәк яргыч авызын ачып, йотарга дип торадыр. Моны ирләребезгә белү күпме тиеш булса, шулкадәр үк белүебезгә хәзерге аналарга вә киләчәктә алар булачак кызларга да ляземдер (тиештер). Чөнки ислам дине, татар теле ирләребезнеке булган шикелле, без – хатын-кызларныкы да дыр. Шунлыктан да динемез белән телемез өчен ирләремез ни тикле тырышсалар, шулкадәр үк без хатын-кызларга да тырышу зур бурычтыр.

Динемезнең исән яшәвен теләсәң, яшьтән үк балаларымызны ислам рухы белән тәрбияләргә кирәк булган шикелле, телемезне яшәтер, җир йөзендә аның исемен югалтмас өчен, балаларымыздан телемезне сөйдерергә тырышырга кирәк. Әгәр дә тырышмый, «Алма пеш – авызыма төш!», дия авызын ачып, агач башындагы алманың төшүен көтеп яткан ахмак шикелле, динемез яшәсен, туган телемезнең җир йөзендә шөһрәте таралсын дия, сәбәбенә керешми тик кенә ятсак, телемез дә бетәчәк, динемез дә бетәчәк, алар белән үк бергә, безнең өчен иң кыйммәтле булган нәрсә – милләтемез дә, җәйге эссе кояшның кызуы белән эрегән боз шикелле, «инкыйраз уты»ның кызуы белән эреп бетәчәктер. Бу – сукырның күрмәве, саңгырауның ишетмәве шикелле үк зур бер хакыйкатьтер.

Югарыда әйтелгән, күрсәтелгән куркынычларның барчасын да аңлатып, сызганып эшкә керешә башларга күптән үк вакыт килеп җиткән булса да, без – бичара хатын-кызлардан күбемез, бик күбемез милләтемез яшәде ни, яшәмәде ни – хәбәрләнми, йоклап кына ятмактамыз. Бу исә канлы яшьләремезне агызырлык, үзләремездән ялкынлы «аһ»ларымызны чыгарырлык бер эштер. Чөнки милләтемезнең яртысын ирләремез тәшкил итсә, калган яртысын без – хатын-кызлар тәшкил итәмез. Шуңа күрә ирләремез милләтемезне яшәтер өчен тырышканда, без «так-так» гайбәт җыеп, бер-беремезнең итен ашап йөрсәк, милләтемезнең киләчәк хәле бик куркынычлыдыр.

Телемезне, башка халыкларымызның телләре шикелле, җир йөзендә яшәтергә, гомуми тарих битләрендә мәдәни тел итеп калдырырга кирәк урында, без – надан аналар телемезне, бер вакытта булган шикелле итеп калдырырга тырышкандай кыйланамыз, шулай булмаганда, без – аналар, киләчәктә аталар булачак угылларымызны, аналар булачак кызларымызны, ачуымыз килгән саен, «чәнчелгере!», «тончыккыры!», «чәчрәп киткере!», «марҗа!», «әрәм тамак!», «дөмеккере!» шикелле былчырак, җирәнгеч, язган вакытта кулларны калтыратырлык сүзләр белән балаларыбызны тәрбияләми, тәмле, әхлакый сүзләр белән тәрбияләр идек.

Бөтен тормышыбыздан кыйммәтлерәк булган балаларыбызны тиргәп, ачуымызны баскан буламыз. Әмма бу исә кайгысын бетерер өчен аракы шикелле агуны эчеп, кыйммәтле сәламәтлегенә Каф тавы шикелле зарар китергән адәмнең ахмаклыгы шикелле, тәмсез сүзләр белән балаларымызны ачуланып, каргап ачуымызны басу да бик зур ахмаклыктыр; ахмак адәм ачуын, кайгысын басар өчен аракы эчеп сәламәтлегенә зарар китерсә, без – надан, тәрбиясез аналар (дөрес, башка халыкларда булган шикелле, бездә дә тәрбияле әхлаклы аналар бардыр, ләкин алар бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә аздыр) ачуымызны басар өчен балаларымызны начар сүзләр белән тиргәп, татлы газиз телемезгә зарар, бик зур зарар китерәмез: безнең авыздан чыккан кабахәт сүзләр балаларымызның рухларын җәзалыйлар, аларның, балаларымызның телемезгә нәфрәтләрен генә арттыралар. Инде шуның өчен без – аналарының, әгәр дә үземезне яхшы юлга салырга, үземезне төзәтергә тырышмасак, ахирәт көнендә Аллаһның иң бәхетсез коллары булып калачагы көн шикелле ачыктыр.

Аллаһ башка мәдәни халыкларның хатын-кызларын аң, гакыл, тәрбия, әхлак, гыйлем, һөнәр белән белән зиннәтләгән шикелле, без – бичара татар хатын-кызларын да, шул күркәм сыйфатлар белән зиннәтләгән иде!!

Мөгаллимә: Өммегөлсем Терешкавия, 1914 нче сәнә 25 июль.

Милләт вә аның тамырлары

Һәр милләт үсеп утыра торган агач шикелледер. Әгәр дә агач таза, нык тамырлы булса, озак яши, үзенең ямь-яшел яфраклары, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләре, татлы җимешләре белән җан ияләренә рәхәтлек, ләззәт бирәдер, әгәр дә, киресенчә, агач чери башлаган тамырлы булса, аның озак яшәвен көтми, һич тә булмаган шикелле, коруын гына көтеп торырга кирәк буладыр.

Милләт тә агач шикелледер. Әгәр дә милләтнең тамырлары булган без – татарлар тән җәһәтеннән дә, әхлак җәһәтеннән дә таза, нык булсак, милләтемезнең озак яшәвенә, хәленә күрә бәни бәшәргә (кешелек дөньясына) файда китерүенә иманымыз камил булырга тиештер.

Әгәр дә без чире-чирли башласак, «милләтемез бетте, югалды» дип «Калү инна»ны4 укырга гына каладыр, чөнки тамыры черегән агач, никадәр тәрбияләсәң дә, яхшырмый, бәлки көннән-көн корый. Көннән-көн «әҗәл» җыланының үзенә таба бара гына бирәдер. Шушының шикелле үк, милләтемез дә, без – татарлар корый башласак, никадәр тырышсак та, яши алмаячак, бәлки бетүгә йөз генә тотачактыр.

«Атны урлатканчы абзарыңызны ныгыт!» дигән мәкаль буенча нәселемез чери, бозыла башлаганга тикле, безгә милләтемез өчен тырышырга кирәктер. Югыйсә, төрле-төрле йогымлы, былчырак авырулар белән нәселебез череп, әгъза җәһәтеннән дә, әхлак җәһәтеннән дә артта калсак, тырышуымыз белән күп файда чыгара алмыйбыз.

Югардагы сүзләрне язарга мине мәҗбүрә иткән нәрсә – Петербургта киңәш мәҗлесенә җыйналган ирләремезнең хатын-кызлар тарафыннан гарыз ителгән файдалы теләкләргә игътибар салмауларыдыр. Ирләремезнең бу кыйланышы чиктән тыш зур җинаятьтер. Бу җинаятьләре белән алар без – хатын-кызларны үзләренә дошман итәргә юл гына ачалар. Бу исә, ирләремез өчен дә, без – хатын-кызлар өчен дә яхшы эш түгелдер. Чөнки без – татарлар, ирләремез хатыннар белән, хатыннарымыз ирләр белән кулга-кул тотынышып барганда гына яши алачакмыз.

Әгәр дә эш эт белән мачы шикелле яшәргә калса, берни барып чыгачак түгел. Бу, ирләр безнең ничек кенә булса да, без – хатын-кызларны бөтен дәрәҗәдә калдырырыга тырышулары, ә без – хатын-кызларның бар көчемез белән үземезнең адәм икәнлегемезне дөньяга аңлатырга тырышуымыз шикелле үк бер хакыйкатьтер.

Мин бу мәкаләдә ханымнар тарафыннан съездга5 гарыз ителгән (җиткерелгән) биш таләптән тик берсен генә язамын, ул исә: «өйләнәчәк кыз белән егетнең кулларында сәламәтлекләренә, йогышлы авыру юклыкка даир (нигез, аңлатма) никахтан унбиш көн әүвәл духтырдан алган шәһадәтнамәләре булырга тиеш! Әгәр дә никах укучы имам бу хосуста шөбһәгә төшсә, никах укыячак кешеләрне табиб хозурына мөгайинә иттерә белү хакына малик булсын (Белгертүче җаваплы кеше булсын). Шәһадәтнамәләре булмаганлык белән егеткә имам никах укымасын» дигән таләптер. Әгәр дә бу таләп съезд тарафыннан эшкә куелган булса, милләтемезнең киләчәге өчен бик зур файдалы бер эш кыйлынып калган булыр иде. Ләкин, ни өчендер, «озын акыллы» ирләремез бу таләпнең әһәмиятен аңламастай булып калганнар.

Бу таләпне укыгач, съездагы «озын колакларымыз»ның котлары очкандыр. «Яраб! Бу нинди эш!» дия һәркайсы күңеленнән әйткән булса кирәк, ничек тә булса, тизрәк бу мәсьәләне бетерергә, тизрәк аны теткәләп җиде диңгез артына ыргытып ташларга булса кирәк. Әмма бу эш исә, тагы бер кат әйтәм, һич тә гафу ителмәслек бер җинаятьтер. Чөнки алар шул киңәш мәҗлесендә булган ирләремез бу таләпкә игътибар салмаулары белән милләтемезгә, милләтемезнең тамырлары булган – татарларга зур, бик зур зарар китергәннәр. Моның өчен алар милләтемез алдында мәсьүл (җаваплы) булырга теләмиләр икән, вөҗданнары алдында мәсьүл булырга мәхкүмләрдер (тиешләрдер). Аларның доктордан шәһадәтнамә алмый өйләнгән, доктордан шәһадәтнамә алмый кияүгә барган йогымлы авырулы ата-аналардан туган йогымлы авырулы балалардан миллионнарча ләгънәт алачаклары, кояшның мәшрикътән (көнчыгыштан) чыгып, мәгърибтә (көнбатышта) баюы шикелледер.

Әгәр дә бу гарибтә әйтелгән таләп игътибарга алынып, өйләнер вә кияүгә барыр өчен доктор тарафыннан шәһадәтнамәнең булынуы канунга кертелсә, һәркем үзенең сәламәтлеген сакларга, бар көче белән фәкать әс-сыйхәт буенча яшәргә тырышыр иде. Моның саен табигый милләтемезнең тамырлары тазарыр, моның саен киләчәктә көчле, сәламәт бер милләт булып яшәребезгә өметебез артыр, моның саен «безнең милләт җир йөзендә озак еллар яшәргә мәхкүм (тиешле) милләттер», дия күкрәгебезне киерер идек. Ләкин нихәл итмәк кирәк, эш бары шул бары мәгънәсез, хыялый «идек» белән үз-үземезне юатырлык булып торганда калгандыр.

Шулай, Аллаһ безне «идек», «итәрбез» белән гомер сөрергә генә яраткан инде! Шушы сүзләр белән без үзебезне, «бәү, бәү итсен бу бала, бәү, бәү итсен бу бала!» дия баласын йоклаткан ана сымак, йоклатабыз, йоклаганда авызына әфьюн кабып хыялый күренешләр белән рәхәтләнгән бохаравый шәриф сарты төсле, матур-матур төшләр күреп ләззәтләнәмез. Ләкин сак булырга кирәк, бу мәгънәсез, ялган төшләрнең «ләззәте» озакламый безне эштән чыгарып, харап итеп ташлаячактыр!

Мөгаллимә: Өммегөлсем Терешкавия.

1914 сәнә, 5 август.

ЧЫГАНАКЛАР

XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020.

Вәлидев Җамалетдин. Милләт вә миллият // Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык / төз Д.Абдуллина, Җ.Миңнуллин. Казан: Җыен, 2010.

Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.

Милләтне ничек аңлыйсыз? // Аң. 1913. № 22. Б. 394.

Татар тәрбиясе: Г Биктимирия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2021.

Терешкавия Өммегөлсем. Дин вә туган тел // Сөембикә. 1914. № 19. Б. 5–7.

Терешкавия Өммегөлсем. Милләт вә аның тамырлары // Сөембикә. 1914. № 20. Б. 10–11.

1 Сания Хəбирҗан кызы Кадыйрова (Гыйффəт) (1899–1957) – шагыйрə, мөгаллимə, дəреслеклекләр авторы.

2 Фəүзия Габдерəшит кызы Ибраһимова (1887–1985) – галим Габдерәшит Ибраһимов кызы. Берничә хезмәт авторы.

3 Гаяз Исхакый (1878–1954) – мəгърифəтче һəм язучы, татар милли хəрəкəте əгъзасы.

[4] Калү инна – Коръәннән Бәкарә сүрәсенең 155 нче аятеннән. Тулырак гыйбарәсе: Иннә лилләһи вә инна иләйһи раҗигун (барыбыз да Аллаһы тарафыннан яратылганбыз һәм аның хозурына кайтачакбыз). Кеше үлгәнен ишеткәч укыйлар.

5 1914 елның 15–25 июнендә Санкт-Петербургта үткән мөселманнарның IV Бөтенроссия съезды турында сүз бара.

×

作者简介

Elmira Salakhova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

编辑信件的主要联系方式.
Email: ilsalah@mail.ru

Cand. Sc. (History), Senior Researcher at the Department of New History

俄罗斯联邦, Kazan

参考

  1. Salakhova E.K. (2022) The concepts of “People”, “Nation” in the works of G. Gubaydullin. Istoricheskaya etnologiya [Historical Ethnology]. Vol. 7. No. 3: 457–467. doi: 10.22378/he.2022-7-3.457-467 (In Tat.)
  2. Shakurov F.N. (2002) The development of historical knowledge among the Tatars before February 1917. Kazan: Kazan University Publ. (In Russ.)

补充文件

附件文件
动作
1. JATS XML

版权所有 © Салахова Э.K., 2024

Creative Commons License
此作品已接受知识共享署名 4.0国际许可协议的许可

Согласие на обработку персональных данных с помощью сервиса «Яндекс.Метрика»

1. Я (далее – «Пользователь» или «Субъект персональных данных»), осуществляя использование сайта https://journals.rcsi.science/ (далее – «Сайт»), подтверждая свою полную дееспособность даю согласие на обработку персональных данных с использованием средств автоматизации Оператору - федеральному государственному бюджетному учреждению «Российский центр научной информации» (РЦНИ), далее – «Оператор», расположенному по адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А, со следующими условиями.

2. Категории обрабатываемых данных: файлы «cookies» (куки-файлы). Файлы «cookie» – это небольшой текстовый файл, который веб-сервер может хранить в браузере Пользователя. Данные файлы веб-сервер загружает на устройство Пользователя при посещении им Сайта. При каждом следующем посещении Пользователем Сайта «cookie» файлы отправляются на Сайт Оператора. Данные файлы позволяют Сайту распознавать устройство Пользователя. Содержимое такого файла может как относиться, так и не относиться к персональным данным, в зависимости от того, содержит ли такой файл персональные данные или содержит обезличенные технические данные.

3. Цель обработки персональных данных: анализ пользовательской активности с помощью сервиса «Яндекс.Метрика».

4. Категории субъектов персональных данных: все Пользователи Сайта, которые дали согласие на обработку файлов «cookie».

5. Способы обработки: сбор, запись, систематизация, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передача (доступ, предоставление), блокирование, удаление, уничтожение персональных данных.

6. Срок обработки и хранения: до получения от Субъекта персональных данных требования о прекращении обработки/отзыва согласия.

7. Способ отзыва: заявление об отзыве в письменном виде путём его направления на адрес электронной почты Оператора: info@rcsi.science или путем письменного обращения по юридическому адресу: 119991, г. Москва, Ленинский просп., д.32А

8. Субъект персональных данных вправе запретить своему оборудованию прием этих данных или ограничить прием этих данных. При отказе от получения таких данных или при ограничении приема данных некоторые функции Сайта могут работать некорректно. Субъект персональных данных обязуется сам настроить свое оборудование таким способом, чтобы оно обеспечивало адекватный его желаниям режим работы и уровень защиты данных файлов «cookie», Оператор не предоставляет технологических и правовых консультаций на темы подобного характера.

9. Порядок уничтожения персональных данных при достижении цели их обработки или при наступлении иных законных оснований определяется Оператором в соответствии с законодательством Российской Федерации.

10. Я согласен/согласна квалифицировать в качестве своей простой электронной подписи под настоящим Согласием и под Политикой обработки персональных данных выполнение мною следующего действия на сайте: https://journals.rcsi.science/ нажатие мною на интерфейсе с текстом: «Сайт использует сервис «Яндекс.Метрика» (который использует файлы «cookie») на элемент с текстом «Принять и продолжить».