Rabiga Arat – “a dedicated doctor with a subtle soul”
- Autores: Gaynanova M.R.1
-
Afiliações:
- Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
- Edição: Volume 9, Nº 1 (2024)
- Páginas: 112-121
- Seção: Tatar women away from their historical homeland
- URL: https://ogarev-online.ru/2619-1636/article/view/265683
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2024-9-1.112-121
- ID: 265683
Citar
Texto integral
Resumo
The article analyses a letter by Rabiga Arat addressed to her husband, the famous scholar, Turkologist, Rashit Rahmati Arat. In the submitted document, Rabiga khanum writes about family news and the life of the Tatar emigrant community. This document of personal origin allows us to recreate a picture of the life of Tatar emigrants abroad. Rabiga Arat's letter contains information about daily life, relationships in the family and with friends. Information is also provided showing the place of the Tatar woman in the social life of Turkey. The leitmotif of the text is Rabiga khanum’s experiences about her professional activities in exile. Having received higher education in a European country, her knowledge and professional experience in Turkey were not in demand. Brought up in a Tatar-Muslim environment, Rabiga khanum chooses family values.
The purpose of the article is to show the result of the analysis of Rabiga Arat’s letter, which describes her daily life in the new country and her attitude to current problems and various events.
The work presents the original letter of Rabiga khanum with a translation into the modern Tatar language, which presents the woman’s personal life, experiences and mental wanderings about her career, relationships with Tatar figures and her personal perception of everything that happens. Encounter with this archive material allows to reveal unknown facts about the life of Rashit Rahmati Arat’s family. The letter is being introduced into scientific circulation for the first time.
Palavras-chave
Texto integral
КЫСКАРТЫЛМАЛАР
TTK – Türk Tarih Kurumu Arşivi (Төрек тарих җәмгыяте архивы)
ХХ гасыр татар мөһаҗирләренең күренекле вәкилләре арасында үрнәк татар гаиләсе булып Аратлар санала. Төркиядә мәшһүр галим, профессор булып танылган, тюркология фәнендә тирән эз калдырган Рәшит Рәхмәти Аратның (1900–1964) һөнәри уңышларында хәләл җефете Рабига ханымның да роле зур. Ул иренең чын мәгънәсендә фикердәше, киңәшчесе һәм алыштыргысыз ярдәмчесе була.
Рабига Рәхмәти Арат (кыз фамилиясе Ибраһим) 1901 елда Пермь шәһәрендә татар сәүдәгәрләре гаиләсендә дөньяга килә. Рус гимназиясен тәмамлап, Томск университетының медицина бүлегенә укырга керә, тик совет хакимиятен кабул итмичә, 1919 елда башка татар яшьләре белән Харбинга китә (Çağatay, 1965: 180).
Биредә яшь кыз Рәшит Рәхмәти белән таныша һәм аның кәләше буларак, әти-әнисенең ризалыгы белән, 1922 елда Германиягә укырга китә. 1927 елда Берлин университетының медицина бүлеген тәмамлый һәм Рәхмәти белән гаилә кора. Кызлары Сөем (1931) белән Айсу (1935) туа (Аrslan, 1974: 42).
Рабига ханым Берлинда авыруларны кабул итү бүлмәсен ача, табибә булып эшли. 1933 елда Рәшит Рәхмәти Арат Истанбул университетыннан эшкә чакыру алгач, яшь гаилә Төркиягә күченә. Истанбулда Рабига Арат «хастаханәләрдә, фабрикаларда, уку йортларында табибә булып эшли. [...] шул ук вакытта тормыш иптәше Рәшит бәйгә зур терәк була» (Аrslan, 1974: 42).
2019 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедиция вакытында Әнкарадагы Төрек тарих җәмгыяте архивында Рабига Аратның иренә адресланган сигез хаты ачыкланды. Әлеге хатлар 1933–1935 елларга карыйлар һәм иске татар телендә гарәп шрифтында язылганнар. Текстларда шулай ук гарәп һәм төрек сүзләре дә очрый. Мәкаләдә бирелгән хатны хәзерге татар теленә күчергәндә, мөмкин кадәр авторның язма стилен һәм лексикасын сакларга тырыштык.
Мәкаләдә тәкъдим ителгән хат (TTK_Fi_2_6_6) Рәшит әфәндегә Берлинга языла. 1935–1936 елларда ул фәнни эш буенча Германиядә командировкада була. Барлык гаилә мәшәкатьләрен үз өстенә Рабига ханым ала. Хаттан күренгәнчә, ул Төркиядә яшәгән татар зыялылары белән якын элемтәдә була. Һәрдаим алар белән күрешеп, ярдәмләшеп тора. Татар җәмгыятендә булган барлык яңалыклар белән ирен һәрвакыт хәбәрдәр тота.
Төркия чорында Рабига ханымның табиблек эше җиңел генә бармый. Ул даими бер эшкә урнаша алмый, аңа татар зыялылары ярдәм итәргә тырышсалар да, төрле сәбәпләр аркасында эш табу уңышсызлыклар белән тәмамлана. Рабига Арат эчке кичерешләре, борчулары белән бары тик тормыш иптәше белән генә уртаклаша ала, шул ук вакытта борчыганы өчен аннан гафу дә үтенә.
Ислам дине һәм халыкның милли-мәдәни традицияләре, гореф-гадәтләре мохитендә тәрбияләнгән татар хатын-кызы өчен беренче урында, әлбәттә, гаилә тора. Нәтиҗәдә ул авыруларны кабул итүдән туктый һәм тормыш иптәше Рәшит Рәхмәти Аратка ныклы терәк, кызларына кадерле әни була, үзенең барлыгын гаиләсенә багышлый.
Рабига Арат 1974 елда бакыйлыкка күчә. Аның истәлегенә багышлап, «Kazan» журналында мәкалә басылып чыга. Автор аны «фидакарь һәм нечкә күңелле табибә» дип атый һәм җылы сүзләр белән искә ала: «Балаларга һәм олыларга ярдәмче булган, һәммәбезнең дәртенә, мәсьәләсенә чара тапкан, ярдәмен кызганмаган, игелекле, белемле ханымдыр. Ул эмиграциядә югары белем алып, табибә булган ике хатын-кызның берседер. Табибә Рабига ханым кебек мөһаҗирлектә авыр тормышта җитешкән, белем алган башка ханым докторлар юктыр. Без аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алачакбыз» (Аrslan, 1974: 42).
Замандашлары тарафыннан язылган әлеге сүзләр Рабига Аратның шәхесенә карата әйтелгән иң югары бәядер.
Рабига Аратның тормыш иптəше Р.Р. Аратка язган хаты (TTK_Fi_2_6_6)
Мәкаләдә күрсәтелгән әлеге хат татар мөһаҗирләренең көнкүреш тормышын, эшчәнлеген ачыкларга ярдәм итә, авторның хисләре турында мәгълүмат бирә. Рабига Аратның сөйгәненә ихтирамын, тулаем ышанычын, якты киләчәккә өметен чагылдыра. Татар хатын-кызының гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтә, ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган ханымнарның тормышындагы һәм һөнәри эшчәнлекләрендәге авырлыкларны ачып сала. Рабига ханымның үз кулы белән язган әлеге хаты зыялы Арат гаиләсенең шәхси тормышының кайбер мизгелләре белән дә танышырга мөмкинлек бирә.
КУШЫМТА
Хат
Доктор Истанбул: 20.VIII.1935
Рабига Рәхмәти Арат
Диплом номеры: 753/3170
Чагалоглу, Нуруосманийе урамы, № 30
(Капалы фырын каршысында)
Тел: 21614
Рәшиткәем!
Кичә синең озын хатыңны алдым. Бу көннәрдә инде көтә идем. Исән хәбәреңне белеп бик шатландым. Сөем дә рәсемнәргә бик сөенде. Кичә аны беренче мәртәбә буларак монда яңа өйгә алып килгән идем. Бик яратты. Үзенә монда иптәшләр дә тапты. Шуның өчен без монда гына калыйк дигән була. Өй, җыештыргач, ярыйсы гына булды. Монда үзем генә булганга, эш күп булды. Бик акрын-акрын гына урнаштырдым әйберләрне. Инде эш бетте.
Минем урнашуыма килгәндә, әле мин һаман урнашканым юк. Минем сиңа сирәк язуымның сәбәбе дә шуның өчен. Менә урнашам, менә урнашам, урнашкач Рәшитне шатландырып язармын дип торып, вакыт үтә дә үтә. Нәшәт Өмәр1 кайтты һәм менә бүгенгә күрешергә килергә кушкан иде. Бардым, деканнан хатны бирдем, укыды. «Сез төрек ватандашымы», ди, мин әйтәм «әйе», «фәкать сез кияүдә» ди. «Ярый, мин декан белән күрешим дә, сезгә җавап бирермен. Шимбә көн шалтыратыгыз», ди. Димәк тагын дүрт көннән. Тагын озын дүрт көнне билгесезлек эчендә үткәрергә кирәк.
Белсәң иде, Рәшиткәем, бу көтүдән, бөкләнүдән ни кадәр туйганымны. Кайвакыт докторлыгымнан бөтенләй ваз кичү дәрәҗәсенә җитәм. Сине мондый күңелсез нәрсә язып борчуыма гафу ит. Язмыйчы булмый. Тик бүген Нәшәт Өмәрдән тагын бик нервыланып кайттым. Димәк, бу юлы да, бәлки минем гаиләле булуымны сәбәп итеп алачаклар.
Юкса вакыт күңелле генә үтә. Гөзтәпәдән Истанбулга килүдә юлда вакыт күңелле үтә. Танышлар күп. Кичә кайтканда декан Аллаһяр бәй белән танышып, сөйләшеп кайттым. Самими (ихлас) сөйләште.
Пароходка кергәндә Ниязины очраттым. Сиңа хат язып салдым диде. Имтиханнарның унбишенче сентябрьдә башлану ихтималлары бар икән. Сиңа имтиханнарда булырга кирәкме? Кайчан кайтырга уйлыйсың? Без дә сине бик сагынабыз, ләкин әлбәттә, үзең әйтмешли, хискә бирелергә ярамый, бу кадәр чыгымлы юлга киткәч, файдалы да булуы кирәк.
Кичә Нури Зыя бәйне күрдем. Алар бүген лагерьдан кайтырга уйлыйлар икән инде. Чөнки бу ай ахырында Һәдия ханым2 сәфәрдән кайта ди. Ул кайткан төшкә Әкъдәс бәй3 өйдә булырга тели ди. Аларның лагерьларын барып күрергә бер төрле вакыт булмады. Әкъдәсне бер күргәннән бирле һич күргәнем юк. Бәлки хәзер лагерьдан кайткач керер.
[...] Ничек тә син кайтканчы урнашып куйган булсам яхшы була иде. Ничек булып кала инде.
[...] Шуның белән бүгенгә тәмам итәм. Пароходка китәргә вакыт җитеп бара. Һәр көн өйдә дүрт-биш сәгать булам. Авырулар бик күп түгел әле, алай да бераз бар.
Балалар кулларыңнан үбәрләр.
Сине бик сагынып, сәламәтлек теләп, Рабигаң.
Әминә ханымнарга күп сәлам. Шулай ук башка бөтен таныш-белешләргә дә.
Син кичләрне бик ялгыз калмас өчен бераз танышларга, киноларга баргала. Көне буе эшләгәч, акшамларын (кичләрен) ял итәргә кирәк.
ЧЫГАНАКЛАР
TTK_Fi_2_6_6 (Türk Tarih Kurumu Arşivi (Төрек тарих җәмгыяте архивы)).
1 Нәшәт Өмәр Ирдәлп (1882–1948) – табиб, Төркия Җөмһүриятенең беренче президенты Ататөрекнең табибы, профессор, Истанбул университеты ректоры (1927–1934).
[2] Һәдия ханым – Әкъдәс Нигъмәт Куратның тормыш иптәше.
[3] Әкъдәс Нигъмәт Курат (1903–1971) – татар чыгышлы төрек тарихчысы, профессор.
Sobre autores
Milyausha Gaynanova
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
Autor responsável pela correspondência
Email: mgaynanova@gmail.com
Cand. Sc. (History), Senior Research Fellow at the Department of the History of Religions and Public Thought
Rússia, KazanBibliografia
- Аrslan R. (1974) A brief biography of Dr. Rabiga Arat. Kazan [Kazan]. No. 13: 41–42. (In Turk.)
- Çağatay S. (1965) Rashid Rahmeti Arat. Türk Tarih Kurumu Belleten [Bulletin of the Turkish Historical Society]. Series 29. No. 113: 177–193. (In Turk.)
Arquivos suplementares
